Урамнар концерт куйды

Урамнар концерт куйды

Көннәр матур, тормыш яхшы

Гомер аты чаба туктамый

Еллары да сизелми һич

Мизгел кебек үтә аямый.

Арча районы Яңа Кенәр авылы сәхнәсендә 9 нчы январь көнне яңгыраган шушы шигырь юллары үткәнгә – 90 нчы елларга алып кайтты.

Зур үзгәрешләр чоры, өлкәннәр генә түгел, без – мәктәп укучылары да илдә барган вакыйгалар белән кызыксынып яшибез. Халык ул заманның тискәре күренешләреннән – тауар кытлыгы, акчасызлыктан газапланса да, проблемаларга ничектер өстән, көлеп карый: үтәчәк бу әйбер. Безне бит якты киләчәк көтә, менә Татарстан бәйсезлеккә ирешер дә, рәхәт яшәп китәчәкбез! Заманалар авыр, юллар ябык, әмма халык, үз күңелен үзе күреп, урам концертлары дигән программа башлап җибәрде. 1646 нчы елда нигез салынган Яңа Кенәр Арча районының гына түгел, Татарстанның да зур авылларының берсе. Өч меңгә якын халкы бар, урамнары күп. Өч-дүрт урамлап авылны алты кисәккә бүлделәр дә, һәрберсе концерт әзерләргә тиеш булды. Шул заманда халык аһ иткән иде – нинди генә талантлар юк икән авылда, белми ятканбыз! Өйләрдә, кибеттә, урамда халык телендә гел шул концерт иде – кем ничек җырлаган да, кем ничек биегән. Күршедә яшәүче шыпырт кына Шәйдулла бабайның – урыны җәннәттә булсын – скрипка уйнаганын күргәч, күршеләре дә шаккатты. Каян килгән авылда яшәгән, тавышы-тыны чыкмаган, алдына карап кына йөргән бер агайга шундый зәвыклы уен коралында уйнау сәләте, нигә яшереп саклаган ул аны?

1992 нче елның кышында авыл шулай урам концертлары белән яшәде. Яраткан укытучыларыбызның берсе, хәзер инде лаеклы ялдагы Әлфинур апа Садыйкованың сәхнәдән укыган шигырь юллары менә шундый хатирәләр дөньясына бөтереп алып кереп китте…

Нишләдең син минем Кенәр?

Кая китте данлы чакларың?

Кемнең зәһәр кулы сине

Як якларга таратып ташлады?

Әйе, шулай булды шул. Кеше күңелен яхшы аңлый белгән педагог Әлфинур апа ул замандагы кичерешләрне шигырь юллары итеп тарих битенә кертеп калдырган. Кызганыч, халыкның ул чактагы якты өметләре акланмады. Заманында Кызыл Юл районы үзәге булгач, Яңа Кенәр Кайбыч, Яңа Чишмәләр кебек кабат элекке статусын кире кайтарыр дигән өметләр дә акланмады. Кайбер кешеләрнең “тырышлыгы” аркасында (аларның исемнәре газетага язарга лаек түгел) Кызыл Юл районын кабат тергезә алмадылар. Кая ул район үзәге! Утыз өч оешма бар иде Яңа Кенәрдә -барысының да көле күккә очты болганчык елларда! Продукциясен бөтен ил буйлап сата алган яшелчә киптерү заводы, пищепром, агач эшкәртү комбинаты, “меховой” дип аталган кием тегү цехы, сельхозтехника, сельхозхимия, совхоз, кирпеч заводы – бөтенесе юкка чыкты. Эш булмагач, яшьләр дә күпләп читкә агыла башлады, калганнары да читкә йөреп эшләү хәстәренә кереште… Тормышлар кыен булгач, халыкның рухи азыкка ихтыяҗы кимеде кебек, мәсәлән, клубтагы урам концерты дигән әйбер шул заман турында сөйләгәндә сагынып искә алырлык бер хатирә генә булып калды. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, үткәнне онытырга хакыбыз юк диде Әлфинур апа. Тикмәгә генә укытучы түгел бит – шуларны искә төшереп моңсуланган халыкның күз яшьләрен сөртеп, киләчәккә дәрт бирергә дә онытмады:

Уяныгыз данлы Кенәр халкы

Баш имәгез салкын җилләргә

Киләчәккә горур карап

Сез барыгыз алгы көннәргә!

Яшибез икән әле! Авыл күпне күрсә дә, рухы сынмаган. Авыл клубына кабат әйләнеп кайткан урам концертлары программасы моның ачык мисалы. 3 сәгать барган концертны халык тын да алмыйча карады, залда басып торырлык та урын юк иде. Бүген кайсы җырчы шушындый сәхнә җыя ала? Ә менә бернинди атказанган исемнәре булмаган авыл җәүһәрләре ике көн рәттән шушындый концерт куя ала. Әле бу бит 21 урамның дүртесендә яшәүчеләр генә!

Урам концертларын кайтару идеясен күтәреп чыккан Иван Иванов бу концертларның беренчесен оештырган кешеләрнең берсе. Үзе ноябрь аенда булган Ямашев, Киров, Стелла Габдрахманова исемендәге урамнарның тамашасын алып барган.

– Бер дигән инде бу! – ди Иван Игнатьевич. – Яратып карый бит халык, күрәсезме. Артистлар килә, моның кадәр зал җыя алмый. Халык шыгрым. Бу бит халыкның мәхәббәте дигән сүз. Димәк, үз арасыннан чыккан кеше халык өчен кадерле, кыйммәт.

Урам концертында чыгыш ясаучыларның барысын да үзешчәннәр генә дип әйтергә тел дә әйләнми. Алып баручы Рамил Шәрәфиевне киң катлам татарга таныш шәхес, ул “Татар радиосы”нда тапшырулар алып бара. Залдагы халыкның игътибарын бер мизгел дә читкә җибәрми, күңелсезләнергә ирек бирми, уйнатырга да, кәефләндерергә дә өлгерә. Безнең авыл егетен яратып килгәч, килгән киленнәре дә автомат рәвештә үзебезнекенә әйләнә, шуңа да Чаллы кызы Алсу Сәмигуллинаны да бары тик Кенәрнеке генә дип кабул итәбез. Музыкаль белем алган Алсу күпкырлы талант иясе – җырлый да, бии дә, аккордеонда да уйный, сәхнәгә биюләр дә куя. “Милләтем хәзинәсе” конкурсында җыр авторы буларак җиңеп чыккан музыкант та Алсу. Рамил белән башкарган дуэтлары да үзе бер концерт номеры. Рамилнең дә, Алсуның да зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганы бар, алар нинди генә залларны, нинди генә тамашачыларны күрмәгән инде. Әмма икесе дә авыл сәхнәсендә чыгыш ясавы күпкә катлаулырак диделәр.

– Бу концертны куючыларга артистларга караганда да авыррак, – ди Рамил. – Артистның бит ул төп эше. Ә мондагылар – кайсы табиб, кайсы кул остасы, кайсы укытучы. Үзем дә бик дулкынландым. Бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Башка җирдә чыгыш ясаганда синең кем улы икәнлегеңне белмиләр. Ә мондагы 300 кешенең һәрберсе бу бит фәләннең улы, бу бит минем күрше дип бәяләп утыра.

Алсу да шул ук фикердә:

– Таныш кешеләр булганда, җаваплылык күбрәк. Менә минем кайнанам килде, апалар, сеңлекәшләр… Мин тырыштым, менә кайнана, синең киленең шундый, менә апа синең сеңелең шундый дип күрсәтәсем килде. Жюри да көчле – Иван Игнатьевич, Диләрә Әсәтовналар үзләре легендар шәхесләр. Безгә бик тәнкыйть белән карамасыннар иде, без бит әле яшьләр, башлап килүчеләр бит. Алар беренче концертны башлап җибәрде, ничек кирәген күрсәтте, без алар артыннан барабыз.

Рамилнең әнисе Фәния апа Шәрәфиеваны сәхнәдә күргәч, бу егеткә тамашачының күңелен күрү сәләте каян килгән дип гаҗәпләнәсе юк. Оныклары белән “Баламның балалары” җырын башкарган Фәния апа авылдашларына матур тавышы белән дә, зәвыклы киеме белән дә, үзен сәхнәдә тота белүе белән дә бик ошады. Бу анадан шундый егет тууы бер дә гаҗәп түгел. Афәрин Шәрәфиевләргә!

“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге өзектә Әлмәндәр бабайның энесе Искәндәр ролен башкарган ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабировны да аерым мактап китәсе килә. Сәхнә өчен коеп куйган. Роленә тәмам кереп китеп, дәһшәтле сугышны үткән агайның кичерешләрен шулкадәр оста итеп күрсәтте, мин ирексездән аны бу рольне башкарган Ирек Баһман белән чагыштырып утыруымны сизми дә калдым – кайсыныкы шәбрәк чыга? Тамашачыда мондый чагыштыру барлыкка килгән икән, димәк, бу бит үзе зур бәя дигән сүз! Ә бит ул гомерен сәхнәгә багышлаган профессиональ түгел.

– Кенәрләр дә Камал театрында уйналган әйберне куя ала икән дип күрсәтергә теләгән идек, – ди Габделбәр абый үзе. – Ничек итеп күзләреннән яшьләр чыга икән дип артистларга аптырый идем. Үләсе бар дипләр әйткәч, рольгә кереп киттем дә чын чынлап күземнән яшь агып чыгып китте ,үзе ага башлады… Ярый әле кулъяулыгым бар иде, сөртеп-сөртеп куярга… Спектакль уйнарга бер рольгә икешәр кеше теләк белдерде. Бездә талантлар күп, теләк кенә булсын, монда барысын да оештырырга була.

Рамил Галәвиев, Эдуард Комаров исемнәре клуб сәхнәсендә күптәннән, бу егетләр мәктәптә укыган вакытлардан ук клуб сәхнәсендә яңгырый инде. Шуңа да сәхнәдә тотышлары ук икенче. Бу концертта алар үзләренең яңа җырларын тамашачыга бүләк иттеләр. Эниста Мифтахованың һәм гитарада уйнап җырлаган Булат Галиевның тавышлары гына түгел, башкарулары да үзенчәлекле, без күреп гадәтләнгән татар җырчылары кебек түгел, үзенчәлекле стильдә.

Концерт башланганчы сәхнә артында җил-җил килеп йөргән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдиновны күргәч, “Сине дә җиктеләрме?” дип сораган идем. “Кая барасың”, – дип көлде генә Наил. Үзенең авызы колагына җиткән. Авыл халкы өчен генә түгел, чыгыш ясаучылар өчен дә бәхет бит ул талантыңны халыкка җиткерү. Авыл җирлеге башлыгы урынбасарының җырларын алкышларга күмде тамашачы.

88 нче яше белән киткән Әхәт бабай да, 6 яшьлек Рафил дә сәхнәдә.

– 1944 нче елда 16 яшемдә педагог булып эшли башладым да, гомерем буе укыттым, 15 яшемдә гармун алган идем, кулдан төшергән юк, – ди Әхәт абый Сәфәров. – Яңа елда яңа шатлык булды бу. Туган җиреңне яратырга кирәк, шуңа мин дә, үз урамымның патриоты буларак, кулдан килгәнчә өлешемне кертергә булдым. Яшьләргә борынгы җырларны җиткерәсе килә, онытып бетермәсеннәр!

Бабай янәшәсендә утырган Рафил Абдулзалиевне 6 яшьлек димәссең, олы кешеләр кебек акыллы сөйләшә. Әнисе Алсу белән дуэт җырлаган һәм татар халык биюен башкарган Рафил киләчәктә Кенәрне таныткан бер артист булыр әле!

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Апалы-сеңелле Фәридә һәм Гөлчәчәк җырларын бер сулышта башкардылар. Артист кеше шулай җырлар өчен профессионаллардан еллар буе белем ала. Хезмәттән бушамаган авыл апалары җырны шулай тигез башкарыр өчен кайчан вакыт тапкан диген. Авыл талантлары куйган “Шахматчы” скетчында барысы да Нияз Төхфәтуллин роленә сокландылар. “Мунча ташы” бер якта торсын Нияз барында!

Озак еллар чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булган Илшат Салиховның туган якка багышлап язган шигырен Айгөл Әхмәтҗанова укыды. Эльвира Ермакова уйнаган фортепиано моңнары белән бергә Илшатның шигырь юллары күңелләргә үтеп керде – югалткач кына, булганның кадерен белә башлыйбыз шул.

Сәхнәдәге җырлар биюләргә үрелеп бара, тамашачы җырчыларны гына түгел, биюче кызларны да карап хушланды. Егетләр-кызларның татар халык, кызларның рус халык биюен башкаруы, Венера Гарифҗанованың үзбәк биюен башкаруы да бик матур. Бернәрсә дә юктан барлыкка килми, Кенәр клубындагы биюләрнең югары дәрәҗәдә булуының сәбәбе бар. Мәктәптә тарих укытучысы гына түгел гомере буе хореограф та булып эшләгән Диләрә Әсәтовна  ничә буын яшьләрне биергә өйрәтте. Хәзер инде ул мәктәп укучылары үзләре урта буын вәкилләре, сәхнәдә аларның оныклары бии, алары да Диләрә апа мәктәбенең җимешләре. Жюрида утырган Диләрә апа авыл талантларына бәя биргәндә үз хезмәт җимешләрен күреп куангандыр.  Сөенеп утырырга шәхси сәбәбем дә бар булып чыкты -үземнең энем Ирек Яппаровның татар халык җырларына тезмәсен карап бик горурланып утырдым.

Концерт бик матур, бер дә көчләрен кызганмаганнар, – дип бәяләде авыл башлыгы Рафаиль Фәхретдинов. – Беренче урам концертында катнашучылар бик күп көч куйдылар, аннан соңгылары беренчесеннән яхшырак булсын дип тырыштылар, болары барысын да уздырабыз дигәннәр. Алып баручылары да бик шәп, скетч уйнаучылары да бер дигән, “Мунча ташы”ндагылары караса, көнләшеп тә куярлар иде “шахматчыга”… Киләчәктә булачак концертлар боларын да уздырыйк диярлек булсын. Онытылган концертларны безнең мәдәният йортындагы егетләр-кызлар кире кайтарды. Бу халыкны мәдәнияткә тарту, яңа талантлар ачу дигән сүз, алайса соңгы елларда халык клубка азрак йөри башлаган иде. Шушындый концертны күбрәк ярата халык, үз авылдашларыңны карау күңеллерәк.

Урам концертларының яңадан башланып китүе клубка яңа директор Алмаз Фәйзрахманов куелу белән бәйле. Алмаз үзе дә мәктәптә укыган вакытыннан сәхнәдә җырлап йөргән чын сәнгать кешесе. Клубка сәнгать өчен янып торган, сәхнәнең, мәдәният өлкәсенең нечкәлекләрен белгән кеше хуҗа булырга тиеш тә инде ул. Алмаз үзенең эчкерсезлеге, олысы-кечесенә ихтирамлы булуы белән дан казанган егет. Клубка яңа сулыш өрәчәгенә өметем зурдан.

– Коллегалар белән киңәшеп, концерт программаларда җыр-бию генә түгел, нәфис сүз, скетчлар да булырга тиеш дигән пункт керттек, – дип канатланып сөйли Алмаз. – Кеше саны бер тирә булырлык итеп, авылны алтыга бүлдек, өч концерт булды, тагын өчесе булачак, азактан иң яхшы номерлардан гына торган гала концерт була. Карап торганда тамашачыга бик җиңел тоелгандыр, әмма сәхнәләштереп бетергәнче егетләр-кызлар бик тырыштылар. Аннары, репетицияләргә тәмам күнегеп беттеләр, концерт узгач, клубка йөрмичә ничек яшәрбез дип күңелсезләнделәр дә әле.

Бер концертны куярга гына 42 кеше катнашкан, барысы хакында да язып бетерү мөмкин дә түгел. Әмма шушы концертның сценариен язган Рәмзия Вәлиуллина, бизәлешне башкарган Ирек Исмәгыйлев, алып баручы Гөлчәчәк Гарифҗанова, биючеләр Алинә Нәҗметдинова, Зәлинә Ибраһимова, Алсинә Каюмова, Илүзә Ермаковалар, концертны куюга зур көч куйган Роза Ермакова, Зөһрә Гайнуллиналарны әйтеп узмасам, дөрес булмас. Сүз башымда авылдагы беткән оешмаларны телгә алган идем. Концертта халык эшмәкәр Айдар Галиуллин оешмасында ясалган декорацияләрне карап, хушланып утырды. Искене сагынып яшәү эш түгел, сәнгать учагы гына түгел, Кенәрдә бер дигән яңа оешмалар да барлыкка килеп ята икән бит.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Казан – Арча – Яңа Кенәр – Казан.

Комментарии