Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СОЦИАЛЬ НАЙМ ТУРЫНДА

Социаль найм буенча фатирны ничек алырга һәм аны ничә елдан соң хосусыйлаштырып (приватизация ясап) була икән? Шуның тәртибен язсагыз иде.

Фазыл ГАТИН,

Чирмешән районы

Социаль найм буенча торак алыр өчен үзегез теркәлгән район хакимиятенә гариза тапшырырга кирәк. 1991нче елда кабул ителгән «Русия Федерациясендә торак фондын хосусыйлаштыру турында»гы закон нигезендә, һәр Русия гражданинының гомерендә бер мәртәбә торакны хосусыйлаштыру хокукы бар. Тулай торак, авария хәлендәге, ябык хәрби шәһәрчекләрдәге, хезмәт урыныннан бирелгән йортларны (авыл җирлегендә урнашкан булса гына искәрмә ясала), аерым кыйммәткә ия фатирларны (мәсәлән, музей-фатирларны), техноген фаҗига булган җирләрдә төзелгән торакны гына хосусыйлаштырып булмый. Хосусыйлаштыруны рәсмиләштергәндә, шул фатирда яшәүче барлык кешенең, шул исәптән балаларның да ризалыгы кирәк.

Дәүләт фатирын хосусыйлаштыру өчен кирәкле документлар:

– гариза;

– шул фатирда теркәлгән барлык кешенең паспортлары;

– коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлар булмавын раслый торган белешмә;

– социаль найм килешүе;

– фатирга техник паспорт;

– хуҗалык кенәгәсеннән язу;

– пошлиналарны түләү турында квитанция.

Кайвакыт өстәмә документлар да сорыйлар. Шуңа күрә социаль найм килешүе төзегән җирлектә яхшылап белешеп бетерегез. Чөнки берәр документ җитмәгән яки дөрес тутырылмаган булса да, кире борачаклар, яңа баштан җыярга туры киләчәк, бу вакытны алачак.

Социаль найм килешүе төзелгән көннән алып, хосусыйлаштыру эшен башлап җибәрергә мөмкин. Документлар җыю гадәттә берничә айга сузыла. Ә гаризаны ике ай эчендә карарга тиешләр. Хосусыйлаштыру бушлай, кайбер документларны эшләтеп алу өчен һәм пошлина гына түләргә кирәк булачак.

ШТРАФ БУЕНЧА ДА БЕРЕНЧЕ

Телевизорны ачсаң да, радионы кабызсаң да, иң беренче сүз штраф турында бара. Безнең Татарстан әллә штраф акчасына гына яшиме икән? Хәзер бик авыр чор. Вакцина ясатмаган кешеләрне эштән чыгаралар. Автобус-трамвайлар тулы халык эшкә йөри, кайберләрен төшереп калдыралар. Бик кызганыч бит. Ә югарыдагылар рәхәтләнеп йөри үз машинасында. Менә бит тигезсезлек. Менә бер мисал китерәм. 2016нчы елда оныгым янына Омск шәһәренә бардык. Бу ноябрь ае иде. Татарстан Республикасыннан чыгып киткәнче адым саен полиция тикшереп торды, ә теге якка чыккач, Омскига барып җиткәнче бер җирдә генә туктаттылар. Ике кич шәһәрдә йөрдек, бер туктатучы юк. Әгәр дә белмәгән җирең булса, сорасаң, әйбәтләп өйрәтеп җибәрәләр. Ә кайтканда үзебезнең якка кергәч, ике адым саен туктатып тикшереп кенә торалар. Хәзер авыл халкы сулаган һавага да штраф салмасалар ярар иде дип бик куркып яши. Аллаһ сакласын инде, урамга чыгарга куркырсың. Безнең Татарстан бу яктан да беренче урындадыр.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

 

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫНА ЯРДӘМ ЗАКОНЫ НИ ХӘЛДӘ?

Татарстан Дәүләт Советы сугыш елы балалары турындагы федераль закон проектын хуплады. Аны Дәүләт Думасына КПРФ тәкъдим иткән иде. Документта 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр туучылар – Бөек Ватан сугышы елларында элекке СССР территориясендә яшәгән кешеләр – сугыш елы балалары дип атала. Аларга федераль бюджеттан 5 мең сум күләмендә айлык түләү кертергә тәкъдим ителә. Барлык төбәкләрдә тикшерелгәч, законны Дәүләт Думасы караячак, дигән. Мин 1936нчы елның 20нче гыйнварында туганмын. Әниебез 1993нче елда бакыйлыкка күчте. Әтиебез сугыштан кайтмады. Әгәр дә бу түләү безгә тиешле була икән, без дә бакыйлыкка күчкәнче бер ярдәм булыр иде, дигән өметем бар.

Мөсләх ШӘЙДУЛЛИН,

Түбән Кама районы, Урта Чаллы авылы

Редакциядән. Укучыбыз бу мәгълүматны кайдан алганын, каян ишеткәнен язмаган. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, ачыклык кертик. Җирле КПРФ фракциясе тәкъдиме белән, Татарстан Дәүләт Советы 2016нчы елда Дәүләт Думасына сугыш чоры балалары турында закон проекты җибәреп карады. Тик аны кире кактылар. Ә хәзер ЛДПР вәкиле Эдуард Шәрәфиев шундый ук закон проекты әзерләде. 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена кадәр туганнарга Русиядә яшәү минимумының кимендә 30 проценты күләмендә айлык түләү билгеләргә тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советы хупласа, әлеге проект ДәүДумага җибәрелергә тиеш иде. Ләкин ул Дәүләт Советында ук «төртелеп калды». Бу хакта иң беренче булып «Коммерсантъ» газетасы язды. Узган атнада проектны тикшергәндә, депутат Светлана Захарова («Бердәм Русия»): «Финанс нигезе һәм чыганагы төгәл билгеләнмәгән», – дип белдергән. Шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы 1945нче елның 2нче сентябренә кадәр барды, ә «сугыш чоры баласы» дип 9нчы майга кадәр туганнарны гына исәпләргә кушасыз, дип бәйләнгән. Проектны «эшләп бетерү өчен» Шәрәфиевкә кире кайтарырга тәкъдим иткән. Марат Әхмәтов та проект «чи», эшләнеп бетмәгән, дигән. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да алар белән ризалашкан, проектны «камилләштерергә» кушкан. КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов, «сугыш чоры балалары» статусын билгеләмиләр, ә алар бит үлеп бетеп бара, дип федераль хакимиятне тәнкыйтьли башлаган, 36 төбәк, шул исәптән Ульян өлкәсе сугыш чоры балаларына үзе ярдәм күрсәтә, дип искә төшергән. Фәрит Мөхәммәтшин бүлдергәч, Хафиз Миргалимов: «Алай ярамый! Демократия, дисез. Бернинди демократия юк: монда да, урамда да», – дип, ишекне каты ябып чыгып киткән. Фәрит Мөхәммәтшин аның артыннан: «Сезнең фракциядә демократия булыр», – дип калган. Президиум Миргалимовтан башка гына карар чыгарган: эшләнеп беткән закон проектын Дәүләт Советы 2022нче елның февралендә караячак. Анда хупланып, Дәүләт Думасына кертелә калса да, тагын ничә баскыч үтәргә тиешлеген чамалыйсыз инде. Сугыш чоры балаларының гомере генә җитсен...

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии