Гел йөрсә – һәлакәт, йөрмәсә – кешедән зарлану

Гел йөрсә – һәлакәт, йөрмәсә – кешедән зарлану

Тормыш авыр, диеп зарланырга ярата да инде халык. Пенсия яше артты, юлларга асфальтны начар итеп салалар, бүген кибеттә помидорның бәясе арткан, фатирымда салкын – якмыйлар… Ә болар арасыннан иң популяр зарлану – шәһәрдә йөри торган автобуслар турында. Мондый зарларны үзенең шәхси машинасында барган кешедән дә, автобус йөртүченең үзеннән дә ишетергә мөмкин.

ИРТӘН – УРЫН, КИЧЕН – ҮЗЕ ЮК

Бүген һәр ун кешенең берсендә машина бар, дисәк тә, автобуслардан файдаланучылар саны кимеми, арта гына. Уйлап карасаң, метро да төзеделәр, аның станцияләрен дә гел арттырып торалар, ләкин автобуста халык кимеми. Хәер, гомерендә бер тапкыр булса да җәмәгать транспортына утырган кеше автобусларда күпме халык йөргәнен белә. Шуңа да кайберәүләрнең иртә белән автобус сүзен ишетәсе дә килми – нәкъ иртән автобуста энә төшәрлек тә урын булмый. Ә кичке якта? Кичке якта автобус үзе үк юк.

Казанның транспорт сайтына керсәк, шәһәр эчендә йөри торган барлык автобус турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Теләсә кайсы автобусның сәгать ничәдән беренче маршрутка чыгуын һәм кайчан соңгы тукталышны үтәчәген күрергә була. Ләкин бу сәгать саннары безнеке белән туры килә микән соң?

Әле күптән түгел бер чарадан кайтып барыш. Сәгать унынчы егерме минутны күрсәтә. Академик Губкин урамы тукталышына чыгып бастым да автобусларның килү вакытын күрсәтә торган таблога күз салдым. Алты минуттан 55нче автобус килергә тиеш икән. Минем өчен бик яхшы вариант: Академик Парин тукталышына кадәр кайта алам, дип шатланып куйдым. Биш минут көттем, ун, унбиш… Ярый соң, бераз торып карыйм әле, дип әйтүем булды, ерактан 55нче автобусны күреп алдым. Тик нигәдер шул номерыннан кала, эчендә ут янмый, сүндерелгән иде. Янымнан тиз генә узды да китте. Эшен тәмамлап, кайтып китүе булган. Ә сәгать бит әле ун да тулмаган! Кайткач, транспорт сайтына күз салдым: 55нче автобусның соңгы маршруты сәгать 22.22дә тәмамлана, диелгән!

Мондый уңайсыз хәлләрдә калганнар бихисап. Әйтик, «Халык контроле» дигән сайтта (бу сайтта үз шәһәреңне табып, борчыган сорауларыңны яки зарларыңны калдырырга мөмкин) Казан халкының кайбер автобусларның кичке сәгать сигездән үк йөрми башлаулары турында 50гә якын зарын табарга мөмкин. Менә шундыйлардан берсе: «Кичке сәгать 7дән соң 4нче автобуслар бик сирәк йөри, эштән соң Яңа Наратлык бистәсенә иртәрәк кайтыйм дисәң, ләкин бары тик бер автобус йөри. Җәй көннәрендә ярый да, хәзер суык, бер сәгатьтән артык автобусны көтү озак. 74нче автобус сәгатькә бер тапкыр йөри. Бу – кешедән көлү. Урамда салкын, ә якшәмбе көнне ул автобусны күреп тә булмый, чөнки ул юк! Беркөнне ике сәгать буе көттем. Чара күрүегезне үтенәбез!»

Тукталышта торган һәркем бер тапкыр булса да мондый проблема белән очраша торгандыр. Казан үзәгендә эшләүче Наилә ханым Вәлиева да шундыйлардан.

– Кичке сигездә Казан үзәгеннән квартал ягына кайтып булмый. 35нче автобус йөрми. Атнага бер-ике тапкыр туры киләм үзе, ләкин калган көннәрдә такси чакыртырга мәҗбүр булам. Автобусның йөртүчеләре дә оста – барлык тукталышларны үтмичә, Гаврилов тукталышында үз маршрутларын төгәллиләр! – ди Наилә ханым.

Шушындый зарланулар арасыннан «больницадан гына терелеп чыктык, автобус килми дә килми, иртәгә тагын авыртырбыз» дигәннәрен дә күрергә була. Автобус көтә-көтә авырту гына йоктырып калмассың, гомерең дә үтәр шул.

«ИШЕГЕН ЯП – ҖИЛ ӨРӘ»

Кичләрен гел йөрмәсәләр дә, иртә белән алыштыргысыз транспорт чарасы инде автобус. Үзе җылы, үзе тиз. Сәгать 11 тирәсендә шәһәр читеннән Казан үзәгенә 20 минутта барып җитеп була. Аның өстенә кайбер автобусларның ишеге дә үзең ачып һәм ябып керә торган итеп «эшләнгән». Бу инде кеше үзен өендә итеп хис итсен өчен шундыйдыр. Сүз 91нче маршрут автобуслары турында.

Беркөнне Халитов урамы тукталышына төшәргә дип, 91нче автобуска утырдым. Автобус каршыма ук килеп туктаса да, ишеге башка автобусларныкы кебек үзе ачылмады, ә кондуктор ачып кертте. Баксаң, автобусның ишеге ватылган, шуңа күрә ачып-ябу эше кондукторга йөкләнгән икән. Кондуктор да бу вазифадан туйган, күрәсең, борынын җыерып кына башкара. Туйгач, ахыргы кергән бер абзыйга «ишекне яп – җил өрә» ди. Аның ачулы йөзеннән күренгәнчә, бу ишек бүген генә ватылмаган.

Ярый да, өргән җиленә һәм ватылган ишегенә түзәргә булыр, ә автобус йөртүчеләренең бер-берсе белән узыша-узыша чабуларын ничек аңлатырга? Интернет мәгълүматларына караганда, Казанда бу елның 9 аенда автобус йөртүчесе гаебе аркасында 94 юл һәлакәте теркәлгән. Автобуслардан зыян күрүчеләр саны 130га якын, 3 үлүче дә бар. Әле аның теркәлмәгәне һәм исәпләнмәгәне ничәү икәне беркемгә дә мәгълүм түгел.

Мондый авария очракларының күп булуын Русия автомобиль хуҗалары Федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин да раслый.

– Автобуслар катнашындагы юл һәлакәтләре еш була һәм аларның саны кимеми. Боларның барысы да автобусларның план үтәүләре белән бәйле. Күбрәк пассажир йөртәм дип, ашыгып, тизлекне арттырулары эшнең ахырын начар төгәлли, – дип хәбәр итә ул «KazanFirst» электрон басмасына биргән интервьюсында.

Автобуслардан зарлансак та, алардан башка беркая да барып җитеп булмый. Метро юлы бик кыска, трамвайга, йә троллейбуска утырсак – ватылып калу ихтималы 50 проценттан югарырак, ул акрын да кыймылдый. Шулай булгач, автобустан да яхшырак транспорт чарасы калмый. Аны мактыйк, җәяү йөрик, җәмәгать!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии