«ПУТИН ҖАВАПТАН КАЧТЫ»

16 декабрьдә Премьер-министры Владимир турыдан туры эфирда халык белән аралашты. Анда Казанның университеты студентлары да катнашты. РИУ студенты Вадим Исмәгыйлев сорау бирде. Ул “БГ”га Путинның җавабы төгәл, тулы булмавын белдерде һәм эфирга кадәрге хәлләр хакында сөйләде.

Иң элек әйтергә кирәк, РИУ студенты В.В.Путинга сорау биреп, төрле сәбәпләр табып, Мәскәүдә мәчет салуга рөхсәт бирмәү мәсьәләсен күтәрде. Русия хөкүмәте рәисе моңа җавап итеп, Вадим юллаган сораудан гомуми яссылыкка чыкты, аерым алганда, “Мәскәүдә мәчет салу каралган, эш анда түгел, Русиянең үзендә меңләгән мәчет торгызылган”, – дип белдерде. Мәскәүдә кайчан мәчет салыначагы хәтта илнең беренче кешеләре өчен дә билгеле түгел булып чыкты.

Путинга бирелгән сорау ике өлештән тора иде. “Мәскәүдә мәчет кайчан салыначак?” һәм “Бу мәсьәләне дә чишәр өчен илнең премьер-министрына мөрәҗәгать итәргәмени инде?” – дип әйтүдән гыйбарәт иде. Димәк, демократик юл белән, муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә генә мәчет салып булмый. Болай булгач, бөтен ил буйлап икенче урында баручы традицион дин вәкилләренә, мәчет салу мәсьәләсен күтәргәндә, дәүләтнең беренче кешеләре белән очрашу эзләргә кирәк булып чыга.

“СӘЯСИ ТЕАТР? БИК МӨМКИН”

Без Вадим Исмәгыйлев белән Мәскәүдән Казанга кайтканның икенче көнендә үк очраштык. Ул РИУның илаһият факультетын тәмамлаган, хәзер магистратурада. Бу чарага ничек килеп эләккән ул? Сорау шуннан башланды.

– Мәскәү безнең университетка чакыру юллады. 10 студентны шунда җибәрделәр (рәсми хаттан күренгәнчә, Путинның моңарчы Татарстанга сәфәр кылган программасыннан соң, Русия хөкүмәте аппараты РИУ студентларының очрашуда катнашуын теләгән. – А.Ш.). Шундук безгә ачыктан-ачык Путин белән очрашу була диделәр. 10 кеше арасында мин дә бар идем.

– Тапшыруга кадәрге эш нинди булды? Анда ниләр сөйләнде?

– Сишәмбе без Мәскәүгә килеп төштек. Безнең янга журналист керде һәм һәрберебезнең соравын тыңлады. “Икенче көнне, ягъни чәршәмбедә иртә белән 9 кеше Мәскәүгә экскурсиягә барачак”, – дип игълан итте. Төркемнән миңа гына студиягә алдан әзерләнүгә барырга куштылар.

– Мин чынлыкта сорау бирергә тиеш түгел идем. Бары мөселман буларак, Мәскәүнең Манеж мәйданында булган вакыйгага үз фикеремне генә белдерергә тиеш идем. Турыдан туры эфир вакытында бу хакта сүз әйткәч, режиссер миңа сорау бирергә кушты. Мәсәлән, миннән соң чыгыш ясаган рухи семинария (православие әһелләрен әзерләү уку йорты. – А.Ш.) вәкилләренә комментарий гына белдерү хокукы бирелде, алар сорау бирмәде. Мин, мәсәлән, теләсә нинди сорау юллый ала идем, катгый контроль булмады. Әйе, алдан режиссерлык, репетиция булды, ләкин бу оештыру эшләренә генә кагыла, дип уйлыйм. Күпләр сорау бирергә өлгермәде, сорауны залда утыручылардан 10 кеше чамасы генә юллый алды.

Ә башкалар нинди сорау әзерләгән иде?

– Мөфтиятләрнең берләшү мәсьәләсе, ислам банкы, агломерация – язмышы, армиядә мөселманнарга шартлар тудыру, дини тәрбия мәсьәләсе… (Күренгәнчә, Мәскәүдәге мәчетләр мәсьәләсеннән дә мөселманнар өммәтендә мөһим саналган сораулар булган. – А.Ш.).

Шулай да сорауларны сайлап алу булган бит.

– Сорауларны белешү дә ул күбрәк оештыру мәсьәләсенә бәйле булгандыр, гомумкартинаны сурәтләү өчен, бер төрле сораулар кабатланмасын өчен дип уйлыйм.

– Әзме-күпме, сәяси театр күренешләре күзәтелгәнгә охшаш инде.

– Театр? Бик мөмкин.

Путинның җавабы сине канәгатьләндердеме?

– Ничек әйтергә, бик төгәл түгел, ике төрле уйларга мөмкин.

Ни өчен?

– Чөнки ул, бер яктан: әйе, төзелеш бара һәм мәчет төзеләчәк, диде. Шул ук вакытта ул сүзен дәвам итеп, минем сораудан читләште. Әйе, бер яктан, ул җавап бирде, әмма төгәл түгел.

– Бу аралашуның файдасы булдымы соң?

– Файдасын без берәр үзгәреш, гамәл кылганнан соң күзәтербез. Әгәр берни эшләнмәсә, ул чакта файдасы да юк дигән сүз. Вакыт күрсәтер.

– Башка мөселман төбәкләреннән вәкилләр катнашмавы да – бик кызыклы күренеш. Сезнең төркемгә, мөселманнарга ниндирәк караш булды?

– Без мөселманнарга карата негатив мөнәсәбәт сизмәдек. Тукланырга хәләл ризык булмагач, без аңлаттык, алар шундук итне балыкка алыштырды. Биредә Русиядән барлыгы 400ләп кеше катнашты. Кырын караган кеше булмады, гәрчә безнең белән сакаллы, түбәтәйле, 19 гасыр дини әйдәманнары сыман милли киемле кешеләр булса да. Безне яхшы кабул иттеләр.

МӘЧЕТЛӘР САЛУГА КАРШЫЛЫКНЫҢ ЯҢА ЫСУЛЫ

Мәскәүдән кала, Русиянең күп кенә төбәкләрендә мәчет ачылуга каршылык бар дип сөйләнелә мөселман өммәтендә.

– Бу мәсьәлә буенча күп кенә гозерләр Татар конгрессына килә, – ди Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин. – “Монда мәчет салмагыз, без каршы”, – дип турыдан-туры әйтмиләр. Шул ук вакытта мәчет салуга ясалма рәвештә киртәләр тудыралар. Бу бигрәк тә шәһәрләрдә күзәтелә һәм соңгы вакытта бу ташкын артып, көчәеп китте. Исламга карата төрле фикерләр тудыру, радикализмның бергә кисешүе дә кайбер җитәкчеләрдә мәчет салуга каршы төрле сәбәпләр табарга этәргеч бирә. Иң элек җир бирмәү ягын карыйлар. “Сатып алыгыз, аукцион рәвешендә эшләгез”, – дигән сылтаулар табыла һәм башка административ мөмкинлекләр кулланыла.

Сүз уңаеннан, ил премьеры Русия буйлап традицион диннәрнең үсешен ассызыклады, аерым алганда, меңләгән мәчетләр торгызыла, ачыла дип белдерде, шул ук вакытта Русиянең күп кенә төбәкләрендә, бигрәк тә шәһәрләрдә мәчет салуга каршылык, рөхсәт бирмәү кебек очраклар даими күзәтелеп килүгә күз йомды.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии