- 21.11.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №47 (22 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЯШЬЛЕКНЕ ИСКӘ ТӨШЕРДЕГЕЗ
Газетаның 8нче ноябрь санында басылган «Данлы революция һәм дансыз, онытылган тарих» (авторы – Илфат Фәйзрахманов) язмасы өчен рәхмәт әйтеп шалтыратам. Телевизордан көтеп-көтеп карадым – Октябрь революциясен искә алучы да булмады. Ә бит без шул заман балалары. Без айдан төшмәгән, юктан бар булмаган. Бүгенгебез өчен дә без шул заманга бурычлы. Әле ярый сез искә алдыгыз бу бәйрәмне, югыйсә, бөтенләй үткәнебез булмаган да шикелле калыр иде. Бу язма йөрәгемә бәлзәм булып ятты, яшьлегемне исемә төшерде.
Тагын бер фикеремне әйтми кала алмыйм. Хәзер тел турында бәхәсләр бара. Алфавитны алыштыру хакында да шактый яздылар. Әгәр латин алфавитына күчсәк, мин сезне ничек укырмын соң? Миңа инде 70 яшь. Яңа алфавит өйрәнү түгел, өйдән дә чыгып йөри алмыйм. Шуңа күрә шушы үзебез күнеккән алфавитта гына тагын да күбрәк яхшы язмалар язып, безне сөендереп торыгыз дип теләп калам.
Мөхәния САЛИХОВА,
Казан шәһәре
ФАТИРНЫ АЛЫШТЫРА АЛАЛАРМЫ?
Без – мин, кызым, киявем һәм ике оныгым ике бүлмәле фатирда яшибез. Фатирыбыз хосусыйлаштырылмаган. Беркөнне колак читем белән генә кыз белән кияүнең сөйләшкәнен ишетеп калдым: фатирны алыштырырга йөриләр икән болар. Кияү, безнең хәзерге фатирга алмашка бер бүлмәле фатир һәм коммуналкада бүлмә тия, ди. Коммуналкага мине илтеп ябып, миннән котылмакчы булалар инде. Фатирны алыштырыйкмы-юкмы, дип, минем белән киңәшләшмәделәр дә бит ичмасам. Әгәр мин риза булмасам? Әллә минем ризалыкны алу кирәк тә түгелме икән?
Исемем редакция өчен генә.
Чаллы шәһәре
Сезнең ризалыктан башка фатирны алыштыра алмыйлар. Гомумән, әлегә сезнең фатирны алыштыру мөмкин түгел. Чөнки ул хосусыйлаштырылмаган, ягъни аның хуҗасы сез дә, киявегез дә түгел, ә муниципалитет. РФ Торак кодексының 72-74нче маддәләрендә язылганча, сезнеке кебек (хосусыйлаштырылмаган) фатирны алыштыру өчен, иң элек торакның хуҗасыннан, ягъни муниципалитеттан рөхсәт алырга кирәк.
ТИЕН АКЧАНЫ НИШЛӘТЕРГӘ?
Вак-төяк акчаны 1 литрлы банкага җыеп бара торган гадәтем бар минем. 5, 10, 50 тиенлекләрне, 1 һәм 2 сумлыкларны шулай җыеп барам да, банка тулгач, ул акчаны йә банкка алып барып алыштырам, йә кибеттә берәр нәрсә алганда тотам. Бу юлы вак акчага автобуста билет алырга булдым. Автобус билеты – 25 сум. 20 сумын 2лек һәм 1лекләр белән бирдем, ә менә 5 сумын 10 һәм 50 тиенлекләр белән җыеп биргән идем, кондуктор тотынды бит кычкырырга. «Бу тиеннәрегезне алмыйм, нәрсәгә хаҗәт ул? «Нормальный» акча бир» – дип кычкырыпмы кычкыра. Бәтәч, мин әйтәм, Русиядә 10 тиенлекләр кайчан гамәлдән чыгарга өлгерде соң әле ул? Шулай дигәч, кызарынып-бүртенеп чыкты кондуктор, тик акчаны алмый булдыра алмады. Чыннан да, миңа «сдача»ны 10 тиенлекләр белән бирәләр икән, мин аны кая куярга тиеш соң? Акча шулай әйләнештә йөрергә тиеш бит инде ул.
Мөдәррис КАМАЛЕТДИНОВ,
Казан шәһәре
Тиен акчаны банкка алып барып бирүең хәерле. Һәр акчаны аерым пакетка салып (10 тиенлекләрне – аерым, 50 тиенлекне – аерым) алып барып бирсәң, кассада бер сүз әйтмичә кәгазь акчага алыштырып бирәләр. Ә, гомумән, менә шушындый сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен Казанда «кайнар элемтә» эшли башлады. Даими рәвештә эшләмәячәк ул. Бары тик 10нчы ноябрьдән 1нче декабрьгә кадәр генә вак акчалар турындагы сорауларыгызны Татарстан Милли банкы булдырган «кайнар элемтә»гә – (843) 235-04-83 номерына шалтыратып бирергә мөмкин. Шалтыратулар эш көннәрендә 10нан 14 сәгатькә кадәр кабул ителә. Казаннан гына түгел, бөтен республика буенча шалтыратулар көтәләр. Сорауларны шулай ук 92media@cbr.ru электрон почтасына да юлларга була (хатның темасына «Монеты» дип куярга онытмагыз).
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр аралашабыз. Турыдан-туры элемтәгә эләгү өчен, 8 (843) 711-22-30 номерына (Казаннан өй телефоныннан шалтыратучыларга бушлай) яки 8-902-711-22-30 номерлы кесә телефонына шалтыратырга кирәк. Сорауларыгыз, кызыклы тәкъдимнәрегез һәм темаларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез. Бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмабыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии