Татар мохите

Татар мохите

Юк-юкта татар матбугатында, әйтик, Казанда чыгучы «Безнең гәҗит»тә Бәләбәй атамасы күренеп киткәли. Әйе, Башкортстанда шундый борынгы шәһәр бар шул. Аны әле XVI гасырда ук нигезләгәннәр. Ә Екатерина II патшалык иткәндә аны өяз шәһәре итә. Күптән түгел 200 еллыгы уңаеннан Бәләбәйгә орден бирделәр.

Революциягә кадәр Башкортстанда нибары дүрт өяз булган. Шуларны берсе – Бәләбәй өязе. Гражданнар сугышы вакытында аны колчаклардан Чапаев дивизиясе азат итә.

Хәзер Бәләбәй заманча шәһәр. Монда илнең автомобиль промышленностенең мөһим объектларыннан булган «Автонормаль» заводы бар. Ул әле дә эшли.

Узган гасырның туксанынчы елларында татар милли хәрәкәте башлангач, биредә иң беренчеләрдән булып татар милли җәмгыяте төзелде. Аның инициативасы белән Бәләбәйдә татар, башкорт, чуаш милли гимназияләре ачылды. Алар бүген дә сафта кала бирә. Шул вакыттагы энтузиастлардан бүген дә милли хәрәкәттә актив эшләп килгәннәре бар. Нурмөхәммәт Хөсәеновны Татарстанда да яхшы белә торганнардыр. Ул татар тарихы буенча берничә китап авторы да. Менә быел гына аның «Контуры великой Татарии» дигән китабы чыкты. Бу зур хезмәтнең беренче томы гына әле. Ул аның улы Илдар белән берлектә ничә еллар эзләнүләре, күп санлы архивларда тикшеренүләре нәтиҗәсе.

Татар милләтенең мөһим урынын ачыкларга алынган тагын бер милләттәшебез – Илгизәр Гыйззәтуллин. Ул «Канатлы сүзләр» дигән тәүге китабын 2015нче елда чыгарган иде. Шуннан бирле инде шушы темага тагын алты китабы дөнья күрде. Соңгысы «Тукай иҗатында канатлы сүзләр» дип атала. Ниндидер гыйльми коллективлар эшләргә тиешле бу хезмәтне берүзе башкарып чыккан. Илгизәр әфәнде гомере буе педагогик хезмәттә булды, Бәләбәй педагогик көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытты, татар теле укытучылары әзерләде. Милли хәрәкәт вәкилләреннән мин тагын Флүр Ягудинны, Ринат Хаҗиевны, Фәнис Гыймазетдиновны да әйтер идем.

Үзем Бәләбәйдән ерак түгел генә булган Миякә районыннан. Район үзәге Кыргыз-Миякәдә еш булам. Анда минем туганнарым яши. Анда булганда үземне татар мохитендә итеп тоям. Урамында да, кибетендә дә, дәүләт учреждениеләрендә дә татарча гына сөйләшәләр. Чынлап та, Миякә районы нигездә татар районы. Зур татар авыллары булган Мәнәвезтамак, Җилдәр, Өршәкбаш-Карамалы, Миякәбаш, Миятамак – әле дә нык тормышлы авыллар. Аларда урта мәктәп тә бар, анда да татарча сөйләшәләр.

Кыргыз-Миякәдә булсам да күңелем күтәрелә. Әле татар яши икән, киләчәге бар кебек, диясе килә. Казан тарафларыннан, безнең милләт бетә, дигән пессимистик сүзләрне ишетергә туры килә. Районнарда, авылларда булганда, юк әле, яшибез әле, дигән өмет уяна.

Казан телевидениесенә берничә сүзем бар. Без, Татарстаннан читтә яшәүчеләр, Казан телевидениесен карап яшибез. Безнең өчен Мәскәү, Уфа телевидениесе юк кебек. Казан телевидениесендә шуны да исәпкә алып эшләсеннәр иде. Соңгы араларда ни сәбәпледер христиан динен рекламалаучы тапшырулар булды. Анысы нәрсә икән тагын? Мәскәүгә ярарга тырышумы?

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии