Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАРЧА ДА ҖАВАП БИРСЕННӘР

Республикабызда татар теленә булган мөнәсәбәт торган саен ныграк борчый, көннән-көн күңелдә утырган юшкын арта бара. Уйлап, чагыштырып кына карыйк соң: хәтта Үзбәкстан, Әзербайҗан кебек Урта Азия дәүләтләреннән килгән халык та бездә эшләп көн күрә, ә аларга сүз катсаң, күбесе иң элек үз телләрендә җавап бирә башлый. Һәрхәлдә, берничә сүз русчаны кыстырырга мөмкиннәр, әмма үз телен онытмыйлар. Шул ук вакытта Татарстанга килгән андый мигрантлар республикада татарлар да яшәвен, татар теленең дә бар икәнен белмиләр кебек. Чөнки татарча сораган очракта да, вата-җимерә русчалы җавап ишетәсең.

Безнең Чаллы шәһәрендә дә бик күп алар, тик бер тапкыр да татарчалап әйткән җавапларын ишеткәнем булмады. Ә бит алар халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Һичьюгы сату-алу вакытында кирәкле булган төп җөмләләрне татар телендә әйтергә өйрәнсәләр, яхшы булыр иде.

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

«ГОРБАЧЕВ СӘЯСӘТЕН ХУПЛАМЫЙМ...»

«Безнең гәҗит»нең 7нче сентябрь санында (№35, 2022) Михаил Горбачев турындагы язмаларны («Ил кемне югалтты?», «Горбачев, бәлки, пәйгамбәрдер?») укыдым да, үз фикеремне әйтеп шалтыратырга булдым. Дөрес, ул турыда күп язалар инде.

Минемчә, әгәр Горбачев «үзгәртеп коруы» булмаса, СССР дигән ил таркалмас иде. Әгәр Ленин таләп иткәнчә, партиянең чисталыгы сакланган булса, көчле дәүләт булып яшәр иде әле ул. Партиягә план буенча кабул итә башладылар бит. Шунлыктан үзем партиягә кермәдем дә, гәрчә берничә тапкыр тәкъдим ясалган иде.

Инде әгәр СССР сакланган булса, бүгенге кебек тугандаш дәүләтләр, халыклар үзара сугышып ятмаган булыр иде. Әйе, әгәрләр күп... Ләкин дөньядагы табигый байлыкларның 40 процентына ия булган халык матуррак тормышка лаек иде бит. Шуңа да Горбачев сәясәтен һич кенә дә хупламыйм.

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә шәһәре

ҖӘННӘТ СОРАУ ДӨРЕС ТҮГЕЛ

«Безнең гәҗит»нең 7нче сентябрь санында (№35, 2022) «Горбачев, бәлки, пәйгамбәрдер?» дигән мәкаләне язган автор Горбачевка җәннәт сорый. Ислам динендә булган һәм аның шарты нигезендә яшәгәннәргә генә җәннәт була ала, дигән бит дин китабында. Башка диндәгеләргә җәннәт була алмый. Шуңа күрә Горбачевка җәннәт сорау дөрес түгел, дип саныйм. Мин бу фикерне Горбачевның алып барган сәясәтенә, башкарган эшләренә бәйләп түгел, ә дини күзлектән чыгып әйтәм.

Минаҗетдин СӘЙФЕТДИНОВ,

Нурлат шәһәре

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ДАРУЛАР ЮГАЛДЫ

Мин пенсиягә чыкканчы «Татхимфармпрепараты» оешмасында эшләдем. Анда аспирин, анальгин, но-шпа, парацетамол кебек төрле-төрле дарулар җитештерә идек һәм алар республика даруханәләрендә дә сатыла торган иде. Соңгы 3-4 елда Казан даруханәләрендә әлеге даруларны таба алганым юк. Сатучылардан сорап та карадым, безгә китермиләр, диләр. Хәзер кая китә икән ул «Татхимфармпрепараты»да җитештерелә торган дарулар? Алар бит арзанрак та, сыйфатлырак та иде.

Саимә САДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Редакциядән: Укучыбыз күтәргән сорау белән без «Татхимфармпрепараты» оешмасының сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык:

– Бездә җитештерелә торган дарулар республиканың барлык даруханәләренә, шул исәптән Казандагыларга да, даими таратыла. Саналган дарулар исемлегенә килгәндә, но-шпа бездә бөтенләй ясалмый, ә аның алмаш варианты – дротаверин җитештерелә. Аспирин да җитештерелми. Ә анальгин, парацетамол бар һәм алар даруханәләргә дә чыгарыла. Дөрес, парацетамол төймәле түгел, суспензия формасында.

ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ!

Бала туганда, әти-әнине үзенә сайлый алмый. Шуның кебек аның туган теле дә, ана теле була. Кызганычка каршы, катнаш никахларда якты дөньяга килгән күпчелек балаларның туган теле генә татар теле булмый шул. Гәрчә әнисе татар булса да. Бала әнисенә «мама» ди, «школа»да укый. Ахыр чиктә, тәмам урыслаша. Ә андый хәл тумасын өчен әти-әниләр иң элек гаепне үзләрендә күреп, туган телебезне саклауда активрак һәм кыюрак булсыннар иде. Татар теле бик бай, кыйммәтле мирасыбыз икәнлекне истә тотып, аны балаларыбызга кечкенәдән сеңдерү мөһим!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АГУЛЫ БУЛСА ДА, ДӘВАЛЫЙ

Азнакай шәһәрендә яшәүче Фәния Вәлиеваның кычынудан ничек котылырга дип, киңәш соравына («Безнең гәҗит», 31 август, №34, 2022) җавап итеп бер ысулны әйтергә телим. Минем әнием дә азапланган иде тәне кычытудан. Канлы үлән (Чистотел) булышты аңа. Әлеге үләнне агулы диләр инде. Ләкин, шулай булса да, файдасы тиде. Аны әни җыеп киптереп куя иде. Мунчага барган саен, бер уч күләмендә кайнар суга сала һәм юынып бөтен эшен бетергәч, үләнле төнәтмәгә салкынча су өстәп җылымса гына итә дә, шуның белән коена иде. Файдасын күрде: тән кычытуы да бетте, әнием үзе 100 яшькә чаклы җитеп вафат булды.

Язилә ФӘРРАХОВА,

Актаныш районы, Такталачык авылы

Искәрмә: табиб белән киңәшләшү кирәк!

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии