- 21.08.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КИМ КИТЕРӘЛӘР
Кырык яше белән барган тумыштан инвалид кызым бар. Ятып кына тора. Ел башыннан 2 квартал өчен дип (6 айга) 120 пеленка китерделәр. Чынлыкта ул 181 данә булырга тиеш. Подгузникларга килгәндә, анысын да һәрвакыт ким китерәләр. Җитми бит. Ник алай икән?
Мария АВЗАЛОВА
Актаныш районы, Иске Айман авылы
Редакциядән: Мария ханым, сезнең мәсьәләдә тулырак белешү өчен Русия социаль иминиятләштерү фондының Чаллы шәһәрендә урнашкан бүлекчәсенә шалтыраттык. Аның җитәкчесе Гөлназ Рафаэл кызы Макарова кызыгызга кагылышлы шәхси мәгълүматларны сорады, ә без аларны белеп бетермибез. Шуңа күрә, Гөлназ Рафаэловнага 88552-51-38-96 номеры аша үзегез шалтыратыгыз. Ул сездән шалтырату көтеп калды.
ПАЛАТАЛАР ҖИТМИ
Элек безнең районда 4 больницада ятар өчен палаталар бар иде, хәзер Сабаныкында гына калды. Шәмәрдәндәгесе менә-менә бетәм дип тора. Өч палата калды. Халык бит аңа карап әзәймәде. Хәзер бөтен авыручылар Сабага чаба, шуның аркасында анда да чират, урыннар юк. Шәмәрдәндәге палаталар санын арттырып булмасмы икән?
Фидаил ИБРАҺИМОВ
Саба районы, Шәмәрдән бистәсе
Айгөл ЗАКИРОВА: Бу мәсьәлә буенча башта район башлыгыгыз урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов белән сөйләштем. Ул палаталар санының кимүе оптимизация белән бәйле булды дип аңлатты. Ә менә урыннар санын арттыру мөмкинме, юкмы, монысын сезгә районның баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов шалтыратып әйтер, дигән иде. Шалтыратучы булмагач, баш табибка үзем шалтыраттым. Тик ул комментарий бирүдән баш тартты. Янәсе, башта миңа Сәламәтлек саклау министрлыгына барырга, аннан рөхсәт кәгазе алырга кирәк, шул вакытта гына җавап бирә алачак икән. Министрлыктан, имеш баш табибларга шундый мәгълүмат бирүне тыйган, икенче төрле әйтсәк, аларның телләрен бәйләп куя торган күрсәтмә бирелгән.
Болай эшләү – табибларны халыктан ераклаштыру дигән сүз, һәм дөньяда нинди ахмак карарлар бар, шулар арасында иң ахмак карарларның берседер бу. Палаталар саны артачакмы-юкмы дигән сорауга җавап алу өчен дә министр янына барып рөхсәт алып йөргәч, булмый инде ул. Бәлки бу соңгы арада табибларның күпләп хата ясавы, кешеләргә тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелеп бетмәве белән бәйледер. Зарланучылар күп бит табиблардан, ак халатлы фәрештәләребез дип атый торганнары бармак белән генә санарлык калып бара шул. Редакциягә дә әледән әле зарланып шалтыраталар. Яманатлары чыкмасын, дип эшләнгән эш, күрәсең.
АЛДАШУ КАЯН БАШЛАНА?
Хәзер халыкны алдап кына торалар. Риэлторлар дисеңме, мошенниклармы, дольщиклармы… Аларның алдавына бәлки түзеп тә булыр иде, иң куркынычы – җитәкчеләрнең алдавы. Путин Казанның мең еллыгын уздырырга килгәч, бик абруйлы, дәрәҗәле кешеләр алдында әйтте: «Балаларыбызны туган телдә укытмау – ахмаклык кына түгел, куркыныч та!» – дигән иде. Татар телендә укытуны тыйдылар. Пенсия яшен күтәрмибез диде, күтәрделәр. Димәк җитәкчеләр дә алдаша булып чыга түгелме?
Рәис КАМАЛИЕВ
Әгерҗе шәһәре
МОНДЫЙ ЗАКОН БУЛАМЫ?
Минем әби биш бала тәрбияләп үстергән. Биш һәм аннан да күбрәк бала табып үстергәннәр 50 яшеннән пенсиягә чыкканнар. 2-3 ел элек һәр бала өчен өстәмә түләү керттеләр. Моны Пенсия фонды түли. Ләкин акча килеп торсын өчен, башта Пенсия фондына барып, балаларыңның туу турындагы таныклыкларының оригиналларын күрсәтергә тиешсең. Әбинең балаларының икесе инде үлгән, туу турындагы таныклыклары юк, ә үлү турындагы таныклыкны алып килү ярамый. Пенсия фондына бит инде күптән билгеле аның биш бала үстергәнлеге. Биш бала үстергәнгә бит, 50 яшеннән пенсиягә чыккан. Ә ул таныклыклар китереп тагын бер кат дәлилләргә тиеш икән. Бу законны акылга зәгыйфь кеше чыгарган микән әллә?
Рафис ШАКИРОВ
Буа шәһәре
«ТАТАРЛАР БЕЗНЕ КЫЕРСЫТА»
Мин һәм шәһәрдә бакчасы булган башка өлкән яшьтәге пенсионерлар Корбан бәйрәме алдыннан базарда алма, сөт, йомырка, яшь бәрәңге кебек әйберләр саттык. Алманы бик алучы юк, шулай да, кире алып кайтасым килмичә, «Корбан Гаете бит безнең!» – дип, үткән-сүткән кешенең пакетына салып, бушлай бирдем. Әллә шуңамы, товарларым тиз бетте. Шул товарлар беткән вакытта, ыспай гына бер егет берничә кешегә сарык ите дип, хәер өләште. «Нурулла» мәчетеннән диде үзен. Миңа да эләкте. «Ярар, биш ятим оныгым бар бит», – дип, мин дә алдым. Бу егет киткәч, яныма бер ир-ат килде дә, миңа сөйли: «Мин дә ит сораган идем, миңа бирмәде, учлап тот дип, сүгенеп әйтте», – ди. «Алай дип әйтмәс, сүгенмәс, ул – мәчет кешесе», – дим. «Нигә сезгә бар, ә урысларга юк соң ул? Без бит бер Татарстанда яшибез», – ди. «Сиңа да булсын өчен әйдә бер юлын өйрәтәм. Ислам диненә күчегез, сезгә дә бөтен әйбер булыр», – дидем. «Әйе, сез Татарстанда татарлар ханлык оештырмакчы буласыз, мин аны күптән беләм, безне сез күптән кысасыз!» – ди. Рәхәт булып китте. Татар телен укытуны тыйганнан соң, без киресенчә уйлый идек бит. Руслар башкача исәпли икән…
Мәүлидә ГАЙСИНА
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы
КҮПМЕ ВАКЫТ УЗГАЧ…
Нинди явызлык күрсәтәләр үзебезнең көч структуралары. Вахит Имамовның безнең үткәнебез хакында язылган «Яшерелгән тарих» китабын экстремистик әсәр дип, аны 26нчы августта Ирек Мәйданындагы Югары судка чакырганнар. Соң, прокуратура ни карый? Чынбарлыкны җыеп язганына чирек гасыр узган бит. «Срок давности» дигән әйбер дә бар бит әле…
Илгизәр АКЪЕГЕТ
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии