Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГӘҖИТСЕЗ КАЛДЫМ

«Безнең гәҗит»кә язылырга өлгерәмме әле? Ничектер вакыт узып китте. Алайса соңгы санда 15енә кадәр генә дигән хәбәрне укыдым.

Сәрия ХАСБИЕВА,

Казан шәһәре

Хәзер язылу каталогларын да Мәскәү үзе төзи, бу шактый буталчыклар, аерым мәшәкатьләр тудырды, дип язып чыккан идек инде. Дөрестән дә, киләсе ярты еллыкка язылу кампаниясе дә Русиядәгечә 15нче июньдә төгәлләнә, дигән фәрман алынды. «Татарстан почтасы» тырышлыгы белән ул 25енә кадәр озайтылды. Димәк, 25енә кадәр язылырга өлгерсәгез, газета сезгә 2016нчы елның июленнән өзлексез килеп торыр. Инде соңарсагыз, ул августтан килә башлар. «Безнең гәҗит»нең индексы икәү: 16299, яисә П2559. Бер айга язылу хакы 85 сум 82 тиен.

ИСКӘРТӘБЕЗ: ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ТАРАЛУЧЫ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕҢ ИСЕМЕ ҮЗГӘРӘК. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ РОССИЯ» ДИП АТАЛА, почтада шулай дип сорагыз. Индексы 60074. Ул Татарстанда таралучы газета кебек үк. «Безнең гәҗит Россия» газетасына Татарстанда язылып булмый.

«Безнең гәҗит» газетасы тәкъдим итә торган тагын 2 газета бар: укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, гыйбрәт алырлык тарихлар тәкъдим итүче «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ» (индексы 16109) һәм ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» (индексы 16080).

16 битле булып ай саен чыгучы әлеге 2 газета да МАП каталогында 52нче биттә. 1 айга язылу хакы 24 сум 28 тиен.

Шунысын да искәртәбез, бу шул темага язучы шул форматта чыгучы газеталар арасында иң арзаннары. Аннан да арзанрак газета юк.

КОЛЛЕКТОР КЕМ УЛ?

2014нче елдан бирле өй телефонына шалтыратып, банктан акча алгансыз, бурычыгызны кайтарыгыз, дип борчыйлар. Мин ялгыз карчык, бернинди кредит та алганым юк. Беренче тапкырында бик курыктым, тыңлап та бетерә алмадым, авыруга сабыштым. Икенче юлы тыңлап бетергән идем: «Бурычыгызны түләү өчен фәлән номерга акча салыгыз», – диде. Сөт алырга чират торганда мондый шалтыратуларның башка ялгыз әбиләргә дә килүен белдем. Шуннан бер әби «Таттелеком»га барып, бу шалтыратучының номерын белеште, полициягә бардык. Тик андагылар да ярдәм итәргә ашыкмады. Болар коллекторлар, без аларны бернәрсә дә эшләтә алмыйбыз, дип җилкә генә сикерттеләр.

Хәзергә шалтыратулар туктап тора әле. Тик кайчан башларлар икән, дип котыбыз очып тора инде. Карт әбиләрне шулай борчыйлар димени? Кемнәр икән ул коллекторлар, без аңларлык итеп язып чыгыгыз әле.

Казаннан бер укучыгыз

Коллекторлар турында газетабызда даими рәвештә язып торабыз инде. Укучыбыз сорагач, кыскача гына тагын бер тапкыр аңлатып китәргә булдык. Русиядә коллекторлык кануни яктан берничек тә рәсмиләштерелмәгән. Шуңа да дәүләттән рөхсәт алмыйча гына, лицензиясез рәвештә, халыктан бурычларны таләп итү белән шөгыльләнә торган теләсә кайсы юридик зат коллектор була ала. Бүген коллекторлар еш кына канунсыз ысуллар белән дә эш итә, бурычы булган кешеләргә бик көчле психологик басым ясый, кайбер очракларда физик көч куллануга да барып җитә, кешенең сәламәтлегенә физик зыян салына.

Гражданлык эшләре буенча хокук белгече Руслан Сабирҗанов әйтүенчә, коллекторлардан курыкмаска кирәк. Әгәр дә кеше коллектор белән аралашырга теләми икән, аны беркем дә мәҗбүр итә алмый. Сезнең белән шәхси очрашсалар, юлыгызга чыксалар, шулай ук сөйләшеп тормаска хокукыгыз бар. Әгәр физик көч куллану белән янасалар, кимсетсәләр, полиция чакыртып, хулиганлык гамәлләре турында гариза язарга кирәк. Кешенең бурычлы булуын бары тик суд кына таный һәм тиешле җәзасын бирә ала.

Тик редакциягә шалтыраткан укучыбыз әйтүенчә, аның банкка бернинди дә бурычы булмаган. Димәк, әлеге очрак кырыгалдарларның чираттагы алымы булырга да мөмкин. Уяу булыгыз!

МИЛЛИ ТӘРБИЯ ЗАРУР

Җамаланың кырымтатарларның ачы язмышы турында «Евровидение»дә башкарган җыры милләтне дөньяга танытты. Яшь җырчылар Илнар Зәйнетдинов белән Рүзәл Гыйльфановлар Җамаланың җиңүенә каршы чыкканнар икән («Җамаланың җиңүе татарда дилемма тудырды», №20, 18нче май, 2016). Егетләрдә милли горурлык хисе юк, татарлык кысаларында тәрбияләнмәгәннәр. Шуңа күрә кырымтатарларның зур фаҗигасен аңлый алмыйлар. Үзем сәяси репрессия корбаны буларак, туган-үскән җирдән аерылу михнәтен бик яхшы аңлыйм. Җамаланың «Евровидение» сәхнәсендә чыгыш ясавын зур горурлык дип саныйм.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Апас районы

ИНВАЛИДЛАР ТҮЛӘРГӘ ТИЕШМЕ?

Үзара салымны инвалидлар да түләргә тиешме икән? Мин, мәсәлән, 2нче төркем инвалид.

Исемем редакция өчен генә,

Кукмара районы

Кукмара районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Елена Григорьевна Ореховадан мондый җавап алдык: «Җирле референдум карары нигезендә, 2016нчы елда Кукмарада үзара салымның күләме 300 сум дип билгеләнде. Аны балигъ булган һәм теркәлү урыны Кукмара районы саналган бөтен кеше дә түли. 1нче төркем инвалидлар һәм көндезге бүлектә укучы студентлар гына бу салымнан азат ителә».

«ФАТИР БИРЕЛМӘДЕ»

Әтием Таһирҗан Галимҗанов сугыш ветераны иде. Япон сугышында ук катнашкан, Суворов ордены иясе булган әтиемә фатир бирелмәде. Закон буенча, аның вафатыннан соң торак хатынына, ягъни минем әнкәйгә бирелергә тиеш иде. Ул үзе дә ветеран, 1нче төркем инвалид иде. Кызганыч, 2010нчы елның августында үлеп китте. Тик бөтен кирәкле кәгазьләрне ул исән вакытта ук җыеп, районга илтеп тапшырган идек. Хәзер фатир бирелми, диләр, әнинең үлеп китүен сәбәп итеп күрсәтәләр. Районда: «Без сезгә «отказ» җибәрдек бит», – диләр, тик безнең бернинди «отказ» да алган булмады. 2010нчы елда «бөтен ветераннарга да фатир бирергә» дигән закон чыкты бит, әле ул вакытта әни исән иде, нишләп безгә фатир бирелми икән?

Наил ГАЛИМҖАНОВ,

Буа районы, Күл-Черкен авылы

2010нчы ел башында, чыннан да, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасына үзгәреш кертелде. «Милкенә һәм кеременә карамыйча, торак шартларын яхшырту кирәк булган барлык ветеранны да фатир белән тәэмин итәргә», – диелгән иде ул үзгәрештә. Тик Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше мәсьләләре буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, ветеран үзе үлгәч, аның хокукы хатынына күчә, тик анысы да вафат булгач, чылбыр өзелә, торак алу хокукы балаларга күчми. «Хәтта ветеранның бөтен документы әзер булып, иртәгә фатир бирелә дигән көнне ул үлеп китсә дә, торак бирелми – законы шундый», – диде ул.

Без мөрәҗәгать иткән юристлар да: «Торак белән тәэмин ителү хокукы мирас буларак күчми. Вафат булган ветеранның тәрбиясендә торган (яки туендыручысын югалткан кеше буларак пенсия алган) үзе хезмәткә яраксыз кеше генә торак алырга хокуклы», – дип ачыклык кертте.

МИЛЛИЛЕКНЕ ЮГАЛТМЫЙК!

Соңгы вакытта, оптимизация, дигән сәбәп табып, Русия төбәкләрендә дә, Татарстанда да татар телендә укыта торган мәктәпләр кими бара. Урыс мәктәпләрендә укыган татар балалары туган телебезне, милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне санламый башлыйлар. Мәктәптә урыс мохитендә үскән татар баласы нәсел тамырларыннан ерагая бара. Алар киләчәктә башка милләт вәкилләре белән тормыш корып, маңкортлашкан татарлар үстерә башлый. Бу исә милләтебезнең сыегаюына, бетүенә китерә. Кызганычка, бездә әлегә чын милли мәгариф системасы юк. Бу хакта республика җитәкчелеге һәм ата-аналар җитди итеп уйласыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии