Сагынырбыз сине, Роберт абый!

Сагынырбыз сине, Роберт абый!

Башлангыч классны тәмамлап, төрле фәннәр дөньясына керә башлаган укучылар тарих фәне кабинетында, сагаеп кына, укытучыны көтә. Роберт абыйны күргәннәре бар үзе. Көн дә исәнләшеп йөрделәр моңарчы. Линейкаларда, җыелышларда чыгышын да тыңлаганнары бар… Ишекне сак кына ачып, бүлмәгә килеп керде ул. «Исәнмесез, балалар. Мин сезнең тарих фәне укытучыгыз Роберт абыегыз Сәйделович булам, бүгеннән без…»

Роберт абый (авылда әтисенең исеме белән эндәшү кайбер очракларда гына булгалый) дәрестә һәрвакыт тыныч тавыш белән сөйли, тавышланмагыз дими, китапны ачып карамый гына, тиешле материалны дәреслектәгечә бирә, соңыннан үз фикерләре белән нәтиҗә ясый. Дәрес тәмамланганчы, без инде бу материал буенча күпләп фикер алышып, яңа теманы тирәнтен өйрәнеп, ныгытып кайтып китә идек. Өйдә дәреслек ачып укып, ятлап утыру булмады. Кечкенәрәк чакта укытучы абый сөйләгәннәрне икенче дәрестә килеп сөйләп «биш»ле алсак, үскәчрәк, үз фикереңне язып килү, яңа материаллар табу, практик эшләр эшләү безне тулысы белән тарих фәнен яратырга, эзләнә, сайлый, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтте.

Ул оештырган класстан тыш чаралар да искитмәле кызык үтә иде. Мәктәпнең кызыксынучан укучылары Роберт абыйның «Орбита» клубына (соңыннан бу түгәрәк «Мирас» дип үзгәртелгән) йөрдек. Бер елны атна саен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены булганы истә. Бу уенга сорау язып, ясалган почта тартмасына салу өчен мәктәпнең бөтен баласы, укытучысы, әти-әниләре күпме энциклопедия актарып, белемен, интеллектын арттыргандыр. Ә уен чын телетапшырудагыча: ук әйләндереп, вакытны ком сәгате белән санап. Җавап бирергә тиешле команданың да, тамашачыларның да чын-чынлап дулкынлануы хәзергедәй күз алдында тора. «Могҗизалар кыры» үткәрү өчен дә барабанны укытучыбыз нәкъ эфирдагыча – зур итеп, тимердән, кырыенда басып тормалы итеп ясатты.

Район мәктәпләре директорларына «Иван Грозныйны хөкем итү» суды күрсәтеп, азактан татар халкының шул чактагы (Явыз Иван вакытындагы) һәм хәзерге (90нчы еллардагы) язмышы турында директорлар белән дискуссия оештырып, аларны шаккатырдык.

Әлбәттә инде, укытучының илһамланып эшләве, үз фәненә мәхәббәт тәрбияләве «җимешләрен» күрсәтә. Урсай урта мәктәбе укучылары тарих һәм җәмгыять белеме буенча уздырылган олимпиада һәм конкурсларда беренче урыннарны ала иде. 1990нчы елда классташым Руслан (Роберт абыйның улы) тарих, мин җәмгыять, бездән югары класста укучы кыз тарих белеме буенча уздырылган олимпиадада районда беренче урынны алдык. Бу уңышларыбыз өчен Җиңүнең 45 еллыгына карата оештырылган Волгоградка теплоходта круиз белән бүләкләнгән идек. Роберт абый җитәкчелегендә 5нче майда автобус белән Казанга юл алдык. Без барасы «Комарно» теплоходында Татарстанның барлык районнарыннан балалар җыелган иде. Кузгалып киткәннән соң икенче көнне Самара шәһәрендә, өченче көнне Саратовта төшеп, тарихи урыннарда экскурсиядә булып кайткач, интеллектуаль уеннар, конкурслар, бәйгеләр башлана. Кичләрен концерт, кинолар, уеннар. 9нчы Май иртәсендә без Волгоград шәһәренә чыктык. Чын салютны да без беренче тапкыр шушында күрдек. Барлык теплоходлардан суга лалә чәчәкләре сибелде.

ЛАЕК БУЛДЫ ЭШЕ БЕЛӘН…

Роберт Сәйдел улы Зарипов турында педагог дип кенә әйтү дөрес булмастыр. Ул танылган мөгаллим, тарихчы, үзенчәлекле публицист, хәтта, газетада чыккан язмалары буенча бәяләсәк, психолог та. Укытучым кырык елдан артык тарих укытты.

Роберт Сәйдел улының «тамырлары» әнисе ягыннан Уфадагы Мөхәммәдьяр мөфти нәселенә барып тоташа. Үзенең тормыш юлының бик күп вакыйгаларын Роберт абый шактый гына республика газеталарында бастырып та чыгара. Әтисенең беренче улы (Роберт) тууы турында «Шәһри Казан» газетасында «Ата мәхәббәте» дигән язмада сөйли. «Сугыш вакыты, еллар авыр! Һәркемнең үз кайгысы. Ашарга икмәк юк, ягарга утын җитми, лампага салырга керосин да аз, бала елаганда, чыра яндырабыз. Бала астындагы чүпрәк чылангач бозланып ката. Җил уйнап торган салкын өйдә улымны үстерәбез». «Әтинең язмасындагы бу юлларны укыганда, үземнең 3-4 яшьлек чагымны искә төшерәм. Әти-әни эшкә киткәч, салкыннан нишләргә белмичә, мич авызына сузылып кереп ята идем. Әти кайткач: «Әнисе, кара әле, корымга батып, мунча пәриенә әйләнеп беткән бит бу малай», – дия дә, елата-елата, салкын су белән юалар иде. Ана белән бала мәхәббәте турында еш сөйлиләр, баксаң, атаның да сабыена булган сөюе бер дә ким түгел икән, әтинең көндәлекләрен укыгач, мин моңа кабат инандым», – дип яза укытучым.

Роберт Сәйдел улы Зарипов 1943нче елның 14нче декабрендә туган. Ул үзенең тормышы турында: «Әти һәм әни Вәрәшбаш җидееллык мәктәбендә эшлиләр. 1954нче елны Вәрәшбашның олы урамында, «пожарный» каршында, алты почмаклы өй салына. Яңа өйне салганда һәм бетереп кергәнче мәктәп өендә тордык. 1953нче елны Сәйдел Нәҗип улын мәктәп директоры итеп билгелиләр. Нәсия Солтан кызы башлангыч сыйныфлар укыта. Авырлыклар белән тормыш әкрен генә бара. 1954нче елны яңа өйгә күченелә. Төпчек кызлары Ләлә туа. 1955нче елның 25нче июнендә, 15 көн сырхауханәдә яшәп, әниебез үлеп китә.

Без ятим калдык: миңа – 12, өлкән сеңлемә – 7, ә кечкенәбезгә 1 яшь иде. Күпләр әтиемә безне – ятимнәрне, балалар йортына тапшырырга тәкъдим иттеләр. Ул бу адымга барудан катгый баш тартты.

Үткән гомер аккан су, диләр. Озын юлның күп өлешен узып, хәл алырга тукталган юлчы сыман, артыма әйләнеп карыйм. Тормыш сукмагының башында әнинең якты сурәте тора сыман.

Соңрак әтием Әминә апага өйләнде. Элеккеге боегып йөрүчедән иптәшләрем белән урамга чыгып уйнаучы бәхетле малайга әверелдем. Үги әни турында халык арасында бик күп яман сүзләр йөри. Безнең әни исә мондый үги ананың капма-каршысы булды.

1958нче ел. Бик яхшы билгеләренә җидееллык мәктәпне тәмамлап, Минзәләгә авыл хуҗалыгы техникумына имтихансыз барып кердем. Зоотехник булып Симәк колхозында бары тик бер генә ел эшләдем, читтән торып педагогика институтына кердем һәм 1963нче елдан укыту эшенә күчтем. Әни (үги әнисе) безнең янга бер-бер артлы диярлек өч сеңел һәм бер малай алып кайтты», – дип яза «Кодалар» китабында.

1970нче елда Минзәлә райкомында инструктор булып эшли. Шуннан соң бер ел армия сафларында Мари-Эльда хезмәт итә.

Армиядән кайтуга, Ташлыяр мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Беркөнне Мухан авылына туганнарына кунакка китә. Үзенең гомерлек юлдашы Нурия апаны очрата ул биредә. Нурия апаның Муханда яшәп Метрәй авылында укытып йөргән чагы була. 1971нче елның сентябрендә өйләнешеп, Нурия Рәшит кызы Хәсәнова Ташлыяр авылына рус теле укытучысы булып күчә. Алабуга педагогика институтын читтән торып тәмамлый. 1979нчы елда Азнакай районы, Урсай авылына күченәләр. Монда Роберт абыйның башкарган эш-хезмәтләре санап бетергесез. Үзе сайлаган мактаулы хезмәтен гаҗәеп тыйнаклык белән, намус кушканча, җиренә җиткереп башкарды, акыл-сәләтен, физик һәм рухи көчен, иҗади эшчәнлеген мәктәп укучыларын тормышка әзерләүгә бирде. Аның туган як тарихын тирәнтен өйрәнү өчен алыштыргысыз хезмәт алып баруы укучыларында зур кызыксыну, теләктәшлек уятты. Урсай авылының элек урнашкан урынында югары класс укучылары белән палаткалар корып, озак кына казу эшләре алып барды, бик кирәкле материаллар алуга иреште.

Роберт абый оештырган музей республика күләмендәге музей статусына лаек булды. Музей – мәктәп, авыл халкының горурлыгы. Роберт Сәйдел улы төбәк тарихын өйрәнү буенча системалы эш алып барды. Шуның бер җимеше булып «Азнакай төбәге тарихы» китабы тора. Бу – профессиональ дәрәҗәдә язылган тарихи хезмәт. Мондый хезмәт язу өчен үҗәтлек, оешканлык, зирәклек, тырышлык, илһамланып эшләү таләп ителә. Шушы сыйфатларын күреп, Азнакай районында яшәүчеләр үз нәсел тарихын язуны, шәҗәрәсен төзүне үтенә. Укытучым аларның теләкләрен берсүзсез үти, нәсел тарихын тасвирлаган китаплары гасырлар өчен рухи кыйммәт, оныкларга һәм аларның балаларына мирас булып калды.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Роберт Сәйдел улы Зарипов үзенең мәгариф өлкәсендә бай тәҗрибәсен укытучылар белән уртаклашырга ашыкты, семинар-конференцияләрдә кызыклы чыгышлар ясады, Мәкаләләре кайда гына басылмады… Ул илдә барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар иде. Аларга тәнкыйть күзлегеннән карап яки килешеп, үзенең төпле фикерләре белән газеталарда чыгыш ясады.

Роберт Зарипов күп еллар дәвамындагы тырыш хезмәте һәм фидакарьлеге өчен бик күп бүләкләргә лаек булган кеше. Аларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде.

ЮКСЫНУ

Һәркемнең хезмәтендә һәм тормышында төп терәк аның гаиләсе. Укытучымның гаиләсе сокланып туймаслык. Хатыны Нурия Рәшит кызы районыбызның әйдәп баручы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булды. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Нурия апа авылның оста пешерүчесе дә. Авылда узган бер генә бәйрәм дә аның күпереп пешкән ипиләреннән башка үтми. Гомумән, авыл халкы аны ачык йөзе, аралашучанлыгы һәм гаделлеге өчен хөрмәт итә. Элеккеге укучылары да бүгенгәчә аңа рәхмәт хисләрен белдерә.

Өлкән уллары Рөстәм ике малай үстерә, классташым Руслан – ике күркәм кыз әтисе. Кызы Алсу әтисе кебек үк тырыш, игелекле, максатчан, бик яхшы билгеләренә генә укый. Кызлары Чулпан озак еллар Казан шәһәрендә «Татар-информ» республика мәгълүмат агентлыгында тәрҗемәче, соңрак мөхәррир-тәрҗемәче вазифасын башкарды. Бүгенге көндә Себер якларында яши, баһадир малай үстерәләр.

– Түгәрәк дөньябызның бер чите Роберт вафат булганнан соң кителде шул, – ди Нурия апа. – Бик күп еллар бер-беребезгә терәк, бер-беребезгә кирәк булып, иңне-иңгә куеп яшәдек. Беркайчан да тик утырмады, эштә тынгысыз иде Роберт. Эзләнде, тапты, уйлады, хак булмаганнарны дәлилләде, ярдәм сораганнарны ярдәменнән ташламады. Байлыкка кызыкмады. Бик күп китапларын үз хисабына яки иганәчеләр табып чыгарды. Бары тик халыкка гына файдасы булсын. Бер минут тик тормады. Җәй көне печән чабудан кайтып кермәс иде. Җиләк һәм башка җимешләр белән пешерелгән пироглар белән чәй эчәргә бик ярата иде. Иртәнге дүрттә Ык буена төшеп китә иде, уйланып, язасы материалын кысага салып кайтыр иде дә: «Кая, Нуриякәй, чәең әзерме?» – дип килеп утырыр иде өстәл башына.

– Нурия апа, Роберт абый кайчан язарга өлгерә иде соң ул? Ул бит көне буе мәктәптә, икенче карыйсың – Азнакайда.

– Иртә йокларга ята, 2-3ләрдә торып яза башлый иде. Бар әйберне дә кулдан яза, җибәрер өчен яңадан күчерә. Кулдан язылган эшләр тарихи эзен югалтмый дигәндер инде, күрәсең. Үзенең вафатына кадәр җибәргән эшләре һаман басылып тора. Ул язмаларны укыганда, Робертым каядыр киткәндер генә, менә хәзер кайтып керер сыман тоела. Бик юксынабыз, сагынабыз

Бар булганы белән тырышып, бөтен көчен куеп язган «Азнакай – Тымытык төбәге» китабы презентациясен әзерләп йөргәндә, Роберт абый бу фани дөньяны калдырып китте. Авыр булды бу югалту. Ләкин Роберт абыйның йолдызы күпләргә маяк булып бик күп еллар янар әле. Аның якты истәлеге мәңге хәтердә калыр.

Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА (САБИРОВА),

балалар бакчасы тәрбиячесе.

Азнакай районы, Урсай-Сәпәй авылы.

РЕДАКЦИЯДӘН: Роберт абый редакциябезнең якын дусты, бик озак еллар аның актив авторы булды. Аның тирән мәгънәгә ия язмалары архивларыбызда әле дә бар. Алар һаман актуаль. Һәм укучыларыбыз алар белән танышачак. Мәрхүмнең рухы шат булсын, урыны оҗмахта булсын. 

Комментарии