Әдиләгә ярдәм кирәк!

Әдиләгә ярдәм кирәк!

«Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри», – ди халык мәкале. Тормыштагы авырлыклар көтмәгәндә-уйламаганда туа. Авыру да кемнең кем икәнен карап тормый: олымы ул кеше, әллә яшь баламы – чир өчен монысы мөһим түгел. Әсәдуллиннар гаиләсенә дә моннан ике ел элек зур бәла килә. Көтеп алынган икенче сабыйлары Әдилә 31 атналык булып кына туа. Вакытыннан иртә туган балалар дөньяда шактый, әмма Әдиләнең организмы әле бөтенләй формалашып бетмәгән була. Сабыйны реанимациягә салалар, шешәдән тамчылап кына ашаталар. «Өйгә кайтканда балам бөтенләй ашый алмый иде. Әкренләп шешә суырырга өйрәттем», – дип искә ала Әдиләнең әнисе Гөлчәчәк ханым. Кызчыкка яшь ярым вакытта табиблар ДЦП диагнозы куялар. Бу авыруның да төрләре күп, Әдиләгә табиблар спастик диплегиянең авыр формасы дигәнен билгели. Бу баланың аякларына зур зыян килгән дигәнне аңлата. Хәзер кызчыкка 2 яшь тә 2 ай, тик әле ул һаман тәпи китә алмый.

– Мин кызыбыз туганнан бирле кул кушырып утырмадым. Интернеттан да өйрәндем бу авыру хакында, табибларны да эзләдем. Хастаханәләрдә, реабилитация үзәкләрендә дәвалануыбыздан әллә ни зур файда булмады. Невропатолог Фәния Фәиз кызы Әһлиуллинаның консультацияләре, ясаган массажларыннан соң кызыбызның хәле күзгә күренеп яхшырды. Сүз уңаеннан, аңа зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Өйдә дә кызым белән көн дә шөгыльләнәбез. Урамда берәр сәгатьләп йөрибез, бишенче катка җәяүләп менәбез. Соңгы араларда, Аллага шөкер, тотынып, аяк очына гына баса башлады, – дип сүзен дәвам итте Әдиләнең әнисе.

Гөлчәчәк ханым интернеттагы бөтен форумнарны, кызының авыруы турында инде бөтен нәрсәне яттан белә. Илебездәге хастаханәләрнең дә кайсында ничек дәвалаулары турында шактый мәгълүмат җыйган.

– Әдиләнең авыруын ничек җиңеп була дигән сорау белән бик күп хастаханәләргә мөрәҗәгать иттек. Германиягә дә документларны җибәреп карадык. Анда дәваланыр өчен бер миллион сум күләмендә акча кирәк диделәр. Безнең илдә дәваланудан файда юк. Украинадагы Трускавец шәһәрендә урнашкан ДЦП белән авыручы балаларны дәвалаучы Козявкина клиникасына барырга уйладык. Анда дәвалану өчен бик зур чират. Без февраль аенда язылган идек, 5 августка чакырдылар. Тик дәвалану өчен 160 мең сум акча кирәк. Гаиләдә ирем генә эшли, андый матди мөмкинлекләребез юк. Фатирны да «снимать» итеп торабыз. Безгә ким дигәндә 3-4 сеанс үтәргә кирәк булачак. Хәзерге вакытта 80 мең сум чамасы акча җыелды. Бу сумманы җыюда Балтач районы Смәил авылы халкы, бигрәк тә укытучылар коллективы һәм сыер савучылар, үзем эшләгән 10нчы гимназия укытучылар коллективы зур ярдәм итте. Бер белмәгән, чит-ят кешеләр дә ярдәм кулын сузды. Изге күңелле кешеләрнең булуына без ышанабыз. Кызыбыз дәваланып, тәпи китәчәгенә дә өметебез зур, – дип сүзен тәмамлады Гөлчәчәк ханым.

Әдилә – бик тере бала. Апасы Илвина артыннан калмый, тезләнеп өй буенча үрмәләп йөри. Сабыйның башкалар кебек йөгерәсе, уйныйсы киләдер. Ходай Әдиләнең әти-әнисенә сабырлык, түземлек, кызчыкның үзенә терелергә ярдәм итәрлек кешеләрне җибәрсен иде.

Әсәдуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләргә мәгълүмат.

Мегафон деньги:
89297226191 (Телефон номерына акча салган кебек үк салырга мөмкин.)
Билайн деньги:
89631210979

ОАО «Ак Барс» банк г.Казань
БИК 049205805
кор.счет 30101810000000000805
рас.счет 47422810445150920001
инн 1653001805
кпп 166032011
счет 42301810245158618013
получатель: Асадуллина Гульчачак Минсуровна (Әдиләнең әнисе)

карта «сбербанк»
4276 6200 1022 9627
04/15
Гульчачак Асадуллина

Visa QIWI Wallet-номер телефона +79297226191
Через терминалы оплаты услуг: зайти в раздел «Оплатить услуги», затем «Электронная коммерция», затем «Qiwi кошелек», ввести номер телефона, сумму.

яндекс деньги
41001631959993

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии