Чигенгән үлем

Чигенгән үлем

Третьяков галереясын караучылар бронза бюст янында озак тукталып торалар. Ул хәрби киемле кешене гәүдәләндерә. Бер күзе бәйләнгән, маңгаенда җәрәхәт эзләре. Йөзендә ихтыяр көче, кыюлык чагыла. Бюстның авторы – танылган скульптор Вера Игнатьевна Мухина.
Шундый зур останың кулларында мәңгелек тормыш алган кеше кем икән ул? Бу – Бөек Ватан сугышы герое, легендар «катюша»ларның беренче командирларыннан берсе полковник Барый Юсупов.
Барый Юсупов ямьле Зәй буендагы Әлмәт авылында туып үскән. Менә хәзер икенче гомерен яши. Яңадан 1942нче елда Мәскәү тирәсендәге сугыш кырында «туган» ул.
...Фронт командующие полковник Б.Юсуповны карта янына чакырып китерә. «Немецларның уналтынчы армиясе чолганышта калды дияргә була, бу сезгә мәгълүм инде. Ләкин дошман, капкынга эләккән ерткыч кебек тыпырчына, безнең фронт линиясен өзәргә маташа. Иске Русса районыннан бик көчле дивизия һөҗүм итә, ә безнең ул юнәлештә нибары бер полк тора. Полк вакытлыча сезнең командалыкка тапшырыла. «Катюша»ларыгызны хәзер үк шунда юнәлтегез. Исегездә тотыгыз, полковник, немецлар үтәргә тиеш түгел. Мин Сезгә ышанам, уңышлар телим».
Юсупов укчылар полкы урнашкан урманга килеп җиткәндә буран тагын да котырына төшкән була. «Көчләр тигез түгел, хәл кискен». Шундый уйлар белән Б.Юсупов окопка төшә. Немецлар көтелгән юнәлештән килми, окопларны читләтеп үтәргә телиләр.
Менә калкулык артыннан беренче танк күренә. Ул, авыр түше белән калын карны сөреп, үкереп килә. Уңда да, сулда да танклар. Биш, алты, ун...унике... Алдан килгәне ян-ягы белән борылып, ак рәсемен күрсәтеп ала. Рәсемдә котырынган, азау тешләрен ыржайткан кабан дуңгызы. «Менә нәрсә белән куркытмакчылар икән...», – дип уйлый Юсупов. Сулдан орудие тавышы яңгырый. Беренче снаряд танктан читкәрәк төшә. Ә икенчесе чылбырына эләгә, кабан дуңгызлы танкның үзенә бәрелә.
Тагын берничә танк туктап кала. Ләкин берсе, ут кырын зарарланмыйча үтеп, куаклар эченә килеп керә һәм полковник утырган окопка якыная башлый. Танк тылдан кереп, безнең артиллеристлар белән пушканы сытарга чамалап килә. Бу минутта Юсупов, окоптан чыгып, ике юан каен артына яшеренә. Танк көмеш бәскә төренгән зифа каеннарны аударып, полковник өстенә ыжгырып килә. Шунда Барый танкның чылбырына бер бәйләм граната тондыра. Шартлау. Ләкин шулчак снаряд кисеп төшергән үткен кырлы зур агач ботагы Юсуповның башына китереп бәрә һәм аны аяктан ега. Полковникның йөзен кан каплый. Юсупов, көч-хәл белән торып, әкрен генә урманга таба атлый. Ләкин танкистлар аны күреп алалар һәм чыжлап торган утлы сыекча яудыра башлыйлар. Кайнар кыйпылчыклар уң күзне һәм маңгайны яндырып ала. Юсупов чайкалып куя. Ул, соңгы көчен җыеп, танкның ачык люгына граната ыргыта. Үзе, аңын югалтып, карга егыла.
Аңына килгәндә Юсупов тәмам туңган була. «Солдатның гранаталар бәйләме белән танк астында, йөзгә-йөз килеп сугышканда үлүе бер хәл, ул чын үлем, ә инде өшеп үлү... Юк, булмас!».
Ул шуыша, ботакларга, агач тамырларына кадала-кадала, чокырларга төшеп китә. Хәле бетә, һуштан яза. Тагын аңына килә, тагын шуыша. Күпме вакыт узгандыр, авыл читендәге бер өйгә килеп җитә ул. Аннан сөйләшкән тавышлар ишетелә. Кемнәрдер бит. Безнекеләрме, әллә немецлармы? Колакларын бик сагайтып, азапланып тыңлый торгач, полковник русча сүзләр ишетә. Шулчак артта нәрсәдер «ух» итеп куя, өй ишелеп төшә. Ә Юсуповны ниндидер көч юлга атып бәрә.
Бу минутларда полковник Юсуповны бөтен җирне бетереп эзлиләр.
Яртылаш җимерелгән өй янында, корым һәм көлдән каралган кар өстендә алты ир һәм бер хатын-кыз гәүдәсе ята. Ирләр – безнең солдатлар, ә хатын-кыз авылын ташлап китәргә теләмәгән өй хуҗасы. Күмү бригадасы бакча артында кабер казый.
Штаб писаре уйга бирелеп барганда мәетләргә күзе төшә. Сискәнеп китә: бишесенең аягында күн итек, карчыкта – олтан салган киез итек. Ә берсенең аягында спорт ботинкасы. Тукта, мондый ботинканы полковник Юсупов кия торган иде бит. Әйе, комбинезоны да шуныкы. Йөзен танырлык түгел. Солдат мәетнең гимнастерка кесәсеннән партия билетын һәм таныклыгын ала. Әйе, бу Юсупов! Писарь штабка йөгерә.
Полк комиссары полковникны мәетләр арасында күреп сүзсез кала. Әле кайчан гына дәһшәтле «катюша»лары белән дошманның котын алган командирның хәзер инде үле икәнлегенә ышанасы килми аның. Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, сугыш сугыш инде ул. Комиссар полковникның комбинезонын чишә башлый һәм сискәнеп кулын тартып ала. Аңа мәет суынып бетмәгән кебек тоела. Кулын яңадан Юсуповның күкрәгенә куя. Әйе, суынмаган. Аны тиз генә өйгә кертеп салалар. Тәнендәге аз гына җылылыкны исәпләмәгәндә, исән икәнлегенең бернинди дә билгесе күренми. Пульсы юк, сулыш алмый.
Барый Юсупов 23нче февраль көнне аңына килә. Ә ул 13нче февральдә яраланган була.
...Мәскәүнең үзәк хәрби госпиталендә полковник Юсуповның гомере өчен көрәш башлана. Бу көрәштә табиблар җиңеп чыга. Барый Юсуповның бер күзе ачыла, куллары хәрәкәтләнә башлый, тәненнән ярты йөзләп кыйпылчык алына.
Бер көнне Юсупов палатасына зур гәүдәле бер кеше килеп керә. Ул турыдан-туры «катюша»лар командиры янына килә һәм, кулындагы кызыл тартмадан Ленин ордены алып, Юсуповның күкрәгенә тага. Ә ул, тыны кысылып, сүз дә әйтә алмыйча, Дәүләт Оборона Комиссары урынбасары А.С. Щербаковка карап тора.
Барый Юсупов яңадан сафка баса. Аны миномет бригадасы командиры итеп билгелиләр. Тиздән төрле фронтларда Юсупов мәктәбен узган меңләгән ракетчылар дошманны дөмбәсли башлый.
Полковник Юсупов сугышны икенче Ленин ордены алып тәмамлый.
Ә Бөек Ватан сугышы беткәч... ул ял итәме? Кая ул?! Полковник Юсупов мул иген үстерү өчен көрәшкә кушыла. Авыл хуҗалыгын, агрономия фәнен өйрәнә. Үзе теләп, Владимир өлкәсенең Покровский районына китә. Анда аны район Советы башкарма комитеты рәисе итеп куялар. Еллар узгач, Барый Юсуповны Мәскәүнең КПСС районы комитетларында, район Советы башкарма комитетларында күрергә була. Ул зур җәмәгать эше алып бара... Менә шундый егет-лачыны булган татарның!
Академик Рүзәл ЮСУПОВ,
Казан шәһәре 

Комментарии