Арчаны бик яраттым!

Арчаны бик яраттым!

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рәшит абый Гаимовны мин күптәннән беләм. Ул күбрәк графика өлкәсендә иҗат итә, инде күп еллар татар халкы тарихы һәм «Идегәй» эпосына багышланган рәсемнәре белән сөендерә.
Рәшит абый 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда шәхси күргәзмәсен үткәргән иде. Аннары Халыклар дуслыгы йортында да рәсемнәр күргәзмәсен ачты. Анда авторның халкыбыз тарихына багышланган иллюстрацияләре, «Чаян» журналында басылган карикатуралары һәм Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланова, Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагы элгән Гали Заһитов портретлары бар иде. Рәсемнәр офорт техникасы стилендә иҗат ителгән. Татарстанда татар рәссамнары арасында бу стильдә бер-ике генә кеше эшли. Офорт – металлга гравюра ясап, шуны яңадан кәгазьгә төшерү дигән сүз. Бу техника белән бөек рәссамнар Рембрандт, Франциско Гоя, И. Шишкин яратып шөгыльләнгән.
Рәссам 1968-1974нче елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укый. Укуын тәмамлаганнан соң башкаладагы төрле уку йортларында рәсем, сызым дәресләрен укыта. Химиклар мәдәният сараендагы халык изостудиясе белән җитәкчелек итә, аның шәкертләре дүрт тапкыр Бөтенрусия халык иҗаты фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Ул белем алуын Чуашстанның И. Яковлев исемендәге дәүләт педагогика институтында дәвам итә. 
Рәшит абый «Кеше башын ничек ясарга?» «Кеше фигурасы рәсеме», «Пластик анатомия» дигән өч китап авторы да.
Соңгы елларда Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасында һәм бер үк вакытта В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында да укытты.
Рәшит Хәмит улы 2005нче елда Мәскәүдә Халыкара «Җиңү», 2006нчы елда Саратовта «Алтын палитра», 2008нче елда Чабаксарда «Зур Идел», 2009нчы елда Мәскәүдә, 2011нче елда Саранскида, Казанда – халыкара графиклар, 2016нчы елда Татарстан рәссамнарының сиксән еллык юбилейларына багышланган күргәзмәләрендә үзенең чын рәссам икәнен исбатлады. Аның эшләре Мәскәүдә, Ростов-Донда, Түбән Камада, Казандагы Г. Камал, К. Тинчурин театрларында, Милли-мәдәни үзәктә, Дуслык һәм Милләтләр йортларында, Башкортстанның җиде шәһәрендә, Кырымдагы Бахчасарай, Феодосия шәһәрләрендәге күргәзмәләрдә күрсәтелде. Рәшит абыйның иҗат җимешләрен Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Вологда өлкәсенең дәүләт галереясында, Германия, Франция, Америка кебек илләрдә күрергә мөмкин. Русия һәм Татарстан музейларында Рәшит абыйның 250дән артык эше саклана.
Лаеклы ялга киткәнче ул Казанда Яңа Савин районының 11нче балалар музыка мәктәбендә рәсем, дизайн дәресләрен укытты.
Рәшит абыйның әнисе Гарифә Сибагатулла кызы Арча районының Ашытбаш авылында туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Казанда солдат булып хезмәт итә, пожарник булып Казандагы 16нчы заводны һәм башка завод-фабрикаларны бәла-казалардан саклый. Сугыштан соң 7нче заводта кыручы булып эшли. Ә әтисе – сугыш ветераны Хәмит абый да 22нче заводта слесарь булып хезмәт куя. Алар балалары Фәрит белән Рәшиткә укырга мөмкинлек тудыралар. Рәшит абыйның абыйсы Фәрит абый да танылган рәссам иде. Әнисе Гарифә апа картаеп, авырып киткәч, Рәшит абый аны бик яхшы тәрбияләде. Алар әниләрен кадерләп, хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Рәшит абый Арча, Ашытбаш авылы турында һәрвакыт горурланып сөйли иде. Пенсиягә чыккач, Арча шәһәренә яшәргә күчте. «Арчадагы туганнар да чакырды. Монда үткән елның сентябрендә күчтем. Арчада сәнгать мәктәбендә, Камайда, музейда сынлы сәнгать дәресләре, мастер-класслар уздырам. Пенсионерларны да рәсем ясарга өйрәтәм. Арчада әдәбият, сәнгать музеенда миңа стенд ачтылар. Хәзер монда тырышып эшлим. Бер эшем май аенда Волгоградта узачак «Сталинград сугышының 80 еллыгы» күргәзмәсенә үтте. Арчаның табигате бик матур, пейзажлар, картиналар ясыйм, иҗат планнарым зурдан. Арчаны бик яраттым!» – ди Рәшит абый.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии