Рәхмәт әйтер урында

«Безнең гәҗит»тә (№11, 24 март, 2021 ел) Азнакайдан Фәндәс Гәрәев атлы кешенең Илфат әфәндегә карата яла ягуын укыдым да, тыелып кала алмадым. «Безнең гәҗит» кебек, халык мәнфәгатен яклап язучы гәҗитләр юк диярлек. Булса да, санаулы гына. Хәзерге вакытта гади эшче халыкны якларга атлыгып торучылар да калмады дип әйтерлек. Илдә барган вәзгыятьне аңламыйчамы, берәр заказ беләнме «Безнең гәҗит»кә нахак яла ягарга маташкан Фәндәс Гәрәев та үзен гаделлеккә каршы көрәшүче итеп күрсәтә түгелме? Район һәм башка урыннардагы җитәкчеләрнең башбаштаклыгын халыкка җиткереп, тәнкыйтьләп язган «Безнең гәҗит»не халык укый алмасын өчен китапханәләргә яздыруны тыючы, почта хезмәткәрләренә язылуны чикләргә әмер бирүче главаларның барлыгын да белеп торабыз. Район яки аның җитәкчеләре турында тәнкыйть сүзләре язылган очракта гәҗитнең укучыларга таратылмый калганы да булды.

Фәндәс Гәрәевнең «Безнең гәҗит»кә карата әйткән сүзләрен барлап карыйк. «Программада (телепрограмма дип аңларга кирәктер) «Матч-ТВ» каналы да булсын иде», – ди ул. Хәзер ул программаларның чуты юк. Аларны яза башласаң, гәҗиттә башкага урын да булмас иде. Кирәге юк аның, үзебезгә кирәге язылган бит. Ул баш мөхәррирнең Сталин белән Дзержинскийны яманлап язуы белән дә килешә алмый икән. Аларны мактап язучы булса, үз иленең тарихын белмәүче наданнар булса гына инде. ГУЛАГ лагерьлары оештырып, сугыш чыгарып һәм ясалма рәвештә ачлык ясап күп миллионлы халыкның башына җиткән тиран-залимнәрне яклаучыны акылы камил кеше дип әйтеп булмыйдыр, минемчә. Горбачев нинди зур илне таркатты дип тә әйтә ул. Горбачев илгә демократия алып килде, күп илләрне коллыктан азат итте. Илне таркату өч славян иленең җитәкчеләре тырышлыгы нәтиҗәсе булды бит.

Азнакай районында колхозлар таркатылып, халыкның эшсез калуын, баш мөхәррирнең бүләккә сатылып, Азнакайны тәнкыйтьләп язмавыннан күрә Гәрәев әфәнде. Шулай дип ишеткән икән, имеш. Ә бит кешегә яла яккан өчен статья да бар, анысын да ишеткәне булмады микәнни? Колхозлар таркалып, халыкның эшсез калуы бер Азнакайда гына түгел, ил бәласе булды бит.

Фәндәс Гәрәев кебек, явыз ниятле яла ягучы, үз иленең тарихын, илдә барган сәясәтне аңламаучы, Сталин явызлыкларын сагынучылар булгалап торганда, Аллам сакласын, илдә барган вәзгыятьнең ахыры ничек булып бетәсен белгән кеше юк.

Хөрмәтле Илфат әфәнде! Наданлык һәм явыз ният белән язучыларга бирешә торган кеше – Сез түгел! Сезне халык белә, яклый һәм бик нык хөрмәт итә.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии