«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Юл акчасы бетәме?

Күптән түгел телефоныма смс-хәбәр килде. Әгәр пенсионерның 40 квадрат метрдан зуррак мәйдандагы торагы булса, ул хәлле кеше исәпләнә, шуңа күрә юл акчасын (ЕДВ) сезгә бирмибез, дигәннәр. Моның законы нинди? Ник бирелми икән? Аңлатып язсагыз иде.

Фәрит ГАЛИЕВ

Биектау районы

Редакциядән: Шушы ук эчтәлектәге сорау белән Түбән Камадан Кадрия ханым Гәрәева һәм Әлмәт районының Кичү Чат авылыннан Рәфкать абый Фатыйховлар да шалтыраткан иде.

2019нчы елның 1нче апреленнән социаль яклау чаралары билгеләүдә адреслылыкны көчәйтү һәм мохтаҗ булган гражданнарга гына ярдәм итү нигезендә, Татарстан Республикасы 2004нче елның 8нче декабрендә кабул иткән 63нче «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы законына үзгәреш кертелде.

Балага айлык пособие һәм пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе исәпкә алына башлады.

Гаилә әгъзалары милкендә яхта, очу аппаратлары, кар чанасы, сәүдә объектлары, 2 яки аннан да артык җиңел машина, мәйданы гаиләнең һәрбер әгъзасына исәпләгәндә 40 квадрат метрдан артыграк туры килә торган торак урыны булганда, пособие һәм юл акчасы билгеләнмәячәк. Ялгыз яшәүче пенсионерның милкендә булган торакның мәйданы 80 квадрат метрдан ким икән, бу очракта юл акчасы билгеләнә.

ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә ничә пенсионерның юл акчасыннан колак кагачагы турында мәгълүмат бирмәделәр. Ләкин шунысы билгеле: бүген Татарстанда бу төр социаль ярдәмнән уртача 700 мең кеше файдалана. Ә үзгәреш кертелгәннән соң, бу сан уртача 10 процентка кимиячәк – бу хакта «Реальное время» язды.

 

Сабантуйлар җитә…

Сабантуйларның уздырылышыннан бик канәгать түгелбез. Мәсәлән, мин үзем ел да Мирный (Тынычлык) бистәсендә уздырыла торганына барам. Урыны яхшы. Матур. Тик шунда барсаң, колаклар тонып кайта. Күршең белән дә сөйләшә алмыйсың, музыка тавышы бик көчле. Аны акрынайтып булмыймы икән ул?! Күпләр риза түгел бу әйбер белән. Миңа хәзер 83 яшь, Сабантуйга ял итү өчен барабыз бит без, ә анда башлар авыртып кайта. Сугыш вакытында шулай барабан кагып кешеләрне куркытып барганнар, бу да шуның кебек үк. Бу Сабантуена кимендә ике мең кеше җыеладыр. Шушында без – картлар, бәйрәм карарга гына түгел, яшел агачлардан һава суларга дип тә чыгабыз. Тик әйләнә-тирәсендә шашлык пешерәбез дигән булып, ит көйдереп, шуның исен иснәтеп кайтаралар. Кирәк кеше өенә кайтсын да пешерсен – без ник иснәргә тиеш ул көйгән ит исен? Анда ике мең кеше була икән, шуның 500е шашлык алсын, ә мең ярым кеше шул исне иснәп кайта.

Без Сабантуй дип бик мактанабыз, шапырынабыз, инде чит илләргә кадәр барып җиттек. Ә үзебездәге Сабантуй программасының яртысын кисеп ташладылар! Әйтик, ат чабышын бетерделәр. Әбиләр бабайлар ат чабышы карыйбыз, дип киләләр, иң арттан килгән атка да бүләкләр бирә идек. Хәзер шуны бетерделәр. 3-4 ел бар инде бетергәннәренә. Ат чабышы карыйсы килә дип, ипподромга кадәр барырга тиеш булабызмы инде без хәзер?!

Хафиз ЗАКИРОВ

Казан шәһәре

Ипи сыйфаты турында

Газетагызга рәхмәт: дөнья хәлләрен ничек бар, шулай язасыз. Ипиләр турында берничә фикер әйтәсем килә иде. Без – өлкән яшьтәге кешеләрнең төп ашаган ризыгы ипи бит инде, иң еш шуны сатып алабыз. 10-12 мең сум пенсия алып, башкасына әллә ни акча да җитми. Ипиләрне карасаң – тышкы кыяфәтләре бөтенесенең кап-кара, нәрсә беләндер майланган. Ул әллә ни кадәр вакыт саклана – катысы катмый, каеш кебек була. Кисеп тә булмый. Ярый инде, без картлар – кәкрәйгән бөкрәйгәнбез, ә бит яшь буын бар. Шушыны ашап кеше ничек сәламәт булсын инде. Минем генә фикер түгел бу, күп кешеләр белән сөйләшкәннән соң шалтыратуым. Ипи алабыз бер көнне. Бер ханым «Сельский» дигәнен эзли. Кулымда тотып тора идем, күрсәттем. «Юк, мин Казанның бу ипи заводында эшләдем, шуңа анда пешерелгән ипине алмыйм, андагы пычракны күрсәң!» – ди. Нинди хәл бу? Ул шулай дигәч, хәзер минем дә бу комбинатта пешерелгәнен аласы килми башлады. Икенче юлы тагын шулай бер ханым белән ипи алганда сөйләшеп киттек тә, шушы хәлне сөйләп күрсәткән идем, «Апа, ә сез менә хәзер алырга җыенган ипиегез пешерелә торган заводка барып карагыз, анда тычкан оясында, тычкан белән буталган аларның бөтен нәрсәләре», – дип, яманлап китте.

Аннан соң күптән түгел генә ашка сала торган әзер токмач алдым. Шуны зур-зур сындырып шулпага салам. Бер мәлне карыйм: кәстрүлнең төбенә озын кара чыбык төште. Токмач эченнән чыккан! Ярый әле кечкенә түгел – кечкенә булса, ашаганда йотып та җибәрергә мөмкинсең бит. Бу бит инде бардак. Төп ашаган ризыгың шундый булырга тиешме соң? Ә бит телевизорны ачсаң Русиядә азык-төлек бик әйбәт, дип мактыйлар. Татарстанда җитештерелгәнен – бигрәк тә…

Даими укучыгыз

Казан шәһәре

Белүчеләр юкмы?

Минем бер танышымның энесе комарлы уеннардан котыла алмый интегә. Гәҗиттә укыган идем, Казанның кайсыдыр бер мәчетендә әнә шундый егетләр белән шөгыльләнәләр икән. Алар шунда яшәп, бу чирләреннән арына, күрәсең. «Безнең гәҗит»не укучылар арасында шул мәчетне белүчеләр юк микән. Булса, редакциягезгә шалтыратсыннар иде.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии