Ялган вәгъдәләр

Ялган вәгъдәләр

Хәләл җефетем кибеттән сөенче алып кайтты: имеш, пенсионерларга җидешәр мең сум бирәләр икән. Очын-очка ялгап баручы пенсионерларга зур ярдәм бит инде. Ләкин мин моңа ышанмадым. Ник дигәндә, ел да шулай алдалыйлар. Алай да интернетка кереп карадым. Чын икән, бирәләр! Тик барлык пенсионерларга түгел, ә кемнең кереме аз, яшәү минимумына да тулмый – шуларга. Аннары иң кызыгы шунда: бу түләүләр бары тик Ставропольдә генә икән. Башка өлкәләрдә яшәүчеләргә юк, бирмиләр. Менә сиңа мә!

Бер мәзәк искә төште. Өйләнергә вәгъдә бирү ул әле өйләнү түгел. Вәгъдә иткәнне өч ел көтәләр.

Татарстанга килгәндә, ул беркайчан, бернәрсә бирми пенсионерларга. Бер тиен дә вәгъдә итми. Русия нәрсә бирә – шуңа канәгатьләнә. Пенсионерлар өчен бернинди өстәмә түләүләр дә юк Татарстанда. Үлеп, юкка чыгып баручы сугыш чоры балаларына да аена 500 сум түләрлек акча таба алмыйлар. Нефте, газы булмаган ярлы өлкәләрдә табалар, бездә юк. «Без булдырабыз!» дип мактанабыз үзебез. Югыйсә барлык күрсәткечләр буенча без беренче урында. Мантыйкка сыймый торган хәл бу.

Пенсионерларга бернинди ярдәм булмасына минем бернинди дә шигем юк. Алар шулай очын очка ялгап яшәрләр. Буш вәгъдәләр биреп алдаламасыннар, мыскыл итмәсеннәр иде аларны.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии