Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЯЛА ЯГАРГА КИРӘКМИ

«Безнең гәҗит»нең 13нче санында «Павел Шмаков: «Миңа каршы гариза язучының татар кешесе булуын кабул итү авыр» исемле язма басылып чыкты. Анда сүз Фәрит Нигамедзинов турында бара. Ул прокуратурага «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаковка каршы гариза язган. Фәрит әфәнденең татар мәктәбендә укымаганлыгы һәм башка милләт мохитында тәрбияләнгән бәндә икәнлеге ачык күренә. Павел Шмаковның татар телен яклавы, Фәрит әфәнденең ТИҮне экстремист оешма дип тануы һәм мәктәп коллективына яла ягуы, – барысы да урыс шовинистларының тегермәненә су кою бит. Павел Шмаковны Лев Гумилев, Михаил Худяков, Карл Фукс кебек атаклы галимнәр белән янәшә куярга да мөмкин. Шмаков – Татарстанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә билгеле шәхес. Татарстан телеканалында аның уку-укыту, тәрбия мәсьәләләре, эшләре үрнәк итеп күрсәтелә. Ул Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатурасын күрсәтсен иде. Ул моңа лаеклы. Павел әфәндегә татар телен саклау юлында каршылыклар очрамасын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КҮЗ БУЯУ ӨЧЕН

Соңгы вакытта без татар теленең киләчәге өчен борчылабыз. Минтимер Шәймиев та ничә ел инде бу мәсьәлә Конституциядә карала, нишләп без аны үзгәртә алмыйбыз, дип борчыла. Ни кызганыч, Дәүләт Советындагы тиешле кешеләрнең берсенең дә татар телен яклап, РФ Конституция судына гариза язганнары юк. Конституциягә төзәтмәләр кертелгәнче Европа судына да биреп булыр иде. Нишләп шулай эшләмиләр? Менә Белавенцев дигән губернаторны төрмәгә утырттылар. Шуның артыннан китәргә куркалар ахрысы. Урындагы кешеләр берни эшли алмадылар. Полингваль мәктәпләр ачу да бернинди уңышка китермәде. Күз буяу өчен генә үткәрелә бит алар.

Минзян ДӘҮЛӘТОВ,

Балтач районы

КЕМГӘ ЫШАНЫРГА?

Татар мөселман календаренда сәхәр вакыты бер төрле язылган, ә мөфтиятнекендә икенче төрле. Аның кайсына ышанырга? Сәхәрне ашап бетерүгә иртәнге намазны укырга ярыймы? Сәхәр белән намаз арасы – бер сәгать. Эшкә барасы кеше төн йокламый дигән сүз бит.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил Бикбаев болай дип җавап бирде:

– Хәзер күптөрле ураза җәдвәлләре таралган. Халык Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланганын үрнәк итеп алсын иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты dumrt.ruда урнаштырылган яңа календарь буенча «сәхәр тәмам» яки «таң беленә» графасы иртәнге намазның кергәнен аңлата. Шуның өчен ул вакытка чаклы сәхәрне ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга ярый.

ТЫЙНАК БУЛСЫН ИДЕ

Телевизордан «Ак Барс» хоккей командасы уеннарын бик яратып карадык. Тәнәфес вакытында җанлы очрашулар оештырып, кызыклы әңгәмәләр корып, бик матур татар кызыбыз Камилә Харисова утыра. Аның төс-кыяфәте минем генә түгел, бик күпләрнең эчен пошыра. Менә соңгы атнадагы киенү рәвеше бернинди кысаларга да сыймады. Бераз тыйнаграк булырга кирәк!

Рүзия ШАКИРОВА,

Түбән кама районы

УЛ ГЫНА ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ

Һәркемгә – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә, яисә «махсус» туганнарга үзләре теләгәнчә. Безнең Татарстанда 30 ел инде шушы сәясәт хөкем сөрә. Социаль челтәрләрдә митингларга чыгучылар Русия президенты В.В.Путинны гаеплиләр. Монда аны гаеплисе юк. Үзебез ышанып сайлауларга барып, кул куеп, гәҗитләргә мактап язган сайлаган үз җитәкчеләребез бар бит. Менә без гаиләдә өч кеше «Татэнерго» системасында эшләдек. 1983нче елда мин эшләгән подстанциягә әле тугыз гына ел иде. 25 ел шунда эшләдем, бик авыр вакытлар булды. Бабайның Русия президиумыннан Громыко кул куйган кәгазьләре, медале бар. Без өч кеше 100 елга якын хезмәт куйганбыз. Ни өчендер җир дә, кыйммәтле кәгазь дә, акча да бирелмәде. Фатир бирәләр дигән хәбәр таралган иде, югыйсә. Без шул хәлгә сөенеп, бер-беребезне телефоннан котлап өлгергән дә идек. Булмады. Мин урамга Русия президентына каршы митингка чыкмаячакмын. Эшләсен һәм яшәсен ул! Ул чит телләр белә, ФСБда эшләгән. Илдә социализм вакытында ук илгә хезмәт итеп, тәҗрибә туплаган кеше ул.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии