«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЧЫГЫМ КАПЛАНАМЫ?

Безнең авылда яшәүче бер бабайның атасы Бөек Ватан сугышында юкка чыккан. Былтыр аның каберен тапканнар, Ржевск шәһәренә кайтарып кире күмделәр. Бу чарага авылдашыбыз – мәрхүмнең улы да барып катнашты. Шушындый кире күмелгән кешеләрнең балаларына 14 мең сум акча бирелә дигәннәр иде. Шул дөрес сүзме икән? Авылдашыбыз күмү чарасына үз акчасына барып кайтты, чәй дә куеп эчертмәгәннәр, йокларга урын да бирмәгәннәр…

Дания ИБӘТУЛЛИНА

Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Сезнең соравыгызга Балык бистәсе районы военкомат җитәкчесенең хәрби исәп буенча ярдәмчесе Рифат Закиров җавап бирде:

– Ржевск шәһәренә киткәнче, иң азыннан шалтыратып булса да, военкомат аша белешәселәре калган. Оборона министрлыгы мондый очракта мәрхүмнең кызына яки улына, бер генә кешегә юл чыгымнарын тулысынча каплый. 14 мең сум бирелми, чыгымнар каплана. Әле дә соң түгел, әгәр билетлары сакланган булса, ул чыгымнарны кире кайтарып була. Тик военкоматка килеп, гариза язарга һәм билетларны китерергә кирәк. Әгәр тулырак мәгълүмат кирәк булса, кайчан килергә мөмкин булуын белешәселәре килсә, 89503156632 номеры буенча бухгалтерыбыз Нурзилә ханымга шалтыратсыннар, барысын да аңлатыр, – диде ул.

ДАРУ АЛА АЛМЫЙМ

Ун ел буе инвалидлар өчен бирелә торган ярдәмнән файдаланып, акча ала идем. Октябрь аеннан бушлай дарулар алып карарга булдым. Гаризаны октябрь аенда ук яздым, дүрт ай үтте инде, әле дә дару ала алганым юк.

Суфия ХАФИЗОВА

Яшел Үзән шәһәре

Айгөл ЗАКИРОВА: Суфия апа, мондый мәсьәлә буенча безгә шалтыратучылар шактый, һәм без беренче чиратта Пенсия фондына шалтыратып, гаризагызның вакытында кабул ителү-ителмәвен белешәбез. Чөнки ул 1нче октябрьгә кадәр кабул ителмәгән икән, бу льготадан колак кагуыгыз да бар. Ләкин Яшел Үзән шәһәре Пенсия фонды белгечләре сезнең гаризагыз турында мәгълүмат бирә алмады, чөнки бу мәгълүматны алу өчен СНИЛС номерларыгыз кирәк булып чыкты. Шуңа күрә Пенсия фондыгыз белән элемтәгә кереп, үзегезгә белешеп бетерергә кирәк булыр. Пенсия фондыгызның телефоны: 8(84371)57074.

ТӘКӘЛӘРНЕ НИШЛӘТИМ?

Корбанга дип саклап үстергән тәкәләрем бар иде. Аларны ике кеше исеменә чалырмын дип, атап ук куйган идем. Тик инде үсеп беттеләр, симерделәр, Корбан Гаетенә кадәр сабыр итә алмас алар. Гакыйка корбаны итеп чалу өчен шушы тәкәләремне сорыйлар иде. Сатып җибәрсәм, ярыймы икән?

Сания ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Саба районы

Редакциядән: Сезнең соравыгызга җавап табу өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләштек:

– Нишләп ярамасын, сатса була, билгеле. Тик бер әйбер бар. Ул бу тәкәләрне ике кешегә аталган иде инде, ди. Әгәр «сезнең хөрмәткә корбан чалам» дип, кемнәргәдер әйтеп куеп та, чалмаса, өстендә нәзер кебек торачак. Сатып җибәрсә, соңыннан алар өчен тәкәне кайдан табачак? Сатып алып чаласы булачак. Ә күңеленнән генә уйлап куйган булса, бу очракта зыян юк. Сатсын, – диде ул.

НИЧЕК РӨХСӘТ АЛЫЙМ?

Хәзер коронавирустан саклану чарасы буларак, урамга чыгарга ярамый. Тик каядыр барасы булсаң, смс җибәреп, рөхсәт ала аласың. Минем район үзәгенә барып, даруханәдән дарулар аласым бар иде. Тик смс җибәрә алмыйм, чөнки мин яшәгән урамда телефон бөтенләй тотмый. Мондый очракта нишләргә тиеш булам соң, ничек рөхсәт алырга мөмкин икән, өй телефоным гына бар…

Нургали ДӘМИНОВ

Мамадыш районы Кече Сөн авылы

Редакциядән: Әгәр дә рөхсәт алу вакытында нинди дә булса авырлык туса, кайнар элемтәгә 8-800-250-90-33 номеры буенча (шалтырату бушлай) шалтыратырга кирәк, дигән мәгълүмат бирелде. Әлеге телефонга шалтыратып, үзегезнең килеп чыккан авырлык турында аңлата аласыз.

ЧЫН БАТЫРНЫ ОНЫТМЫЙК!

Михаил Девятаевны башка геройлар белән чагыштырып карыйм да, тиң табалмыйм. Америкада да, Германиядә дә юк бу кадәр батырлык эшләүче. Бөек Ватан сугышыннан соң Татарстанда эшләп, яшәп бакыйлыкка күчте. Тик аның турында гел оныттык без. Мордвин булса ни, үлүен Казанда үлде бит, Казанда яшәгән кеше ул. Без – татарлар аны ник онытабыз? Менә, Гагарин – советлар союзы герое. Девятаев та герой. Гагаринны очыш буласы көнне җиде-сигез машина медперсоналлар озата килде, тамагы тук, күтәреп утырттылар космик корабльгә, менде дә төште – ул герой. Ярар, геройдыр, тик аның да беренче категориялесе, икенче категориялесе булсын иде ул. Девятаевны бит берәү дә саклап килмәде, берәү дә ашатмады, ул мескенкәем ач көе немец самолетына утырып, әсирлеккә алынган 10 кешене утыртып качкан кеше. Әгәр шушы егетне без онытабыз икән, бу – Татарстанның зур кимчелеге.

Зәкәрия КӘЛИМУЛЛИН

Зәй районы, Түбән Лузи авылы.

ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН…

Пандемия, эпидемия диләр, ә аның мәгънәсен аңлатып бирүче юк. Эпидемия ул барлык төбәктә барлык халыкның биш проценты бер үк төрле авыру белән авырса була. Мәсәлән, Казанда бер миллион кеше яши. Биш процент ул илле мең кеше була. Пандемия – бер үк вакытта дистәләгән дәүләтне чорнап алган эпидемия. Җир шарында 7 миллиардтан артык халык яши. Димәк аның 5 проценты 350 миллионнан артык була. Ә чынлыкта ничек? Әйтәләр бит әле –«он слышал звон, но не знает где он», дип. Бу психозның ахыры гына хәерле булып бетсен инде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Казан шәһәре

ҮЛГӘН КЕШЕ ӨЧЕН ДӘ ТҮЛИСЕ

Бу чүп өчен квитанция кем исеменә килә – шуңа тапшырсыннар иде. Минем улым мәрхүм булды, аның җире калды, шуңа чүп өчен квитанция килә дә килә, инде 4800 сумга кадәр җыелды мәрхүмемнең бурычы. Шушы квитанцияне безгә – туганнарына китерәләр. Үлгән кеше компьютерда күренә бит ул, чүп яндырып акча җыючы господиннар шуны белми микәнни? Моннан соң чүп өчен килгән квитанцияләрне алмыйбыз, мәрхүм кайда җирләнгән, шунда илтеп тапшырсыннар. Үлгән кеше үзе түләр.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии