Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АВЫЛ ХАЛКЫН ИСКӘ АЛУЧЫ ЮК

Газетада «2024нче елның 1нче гыйнварыннан Русиядә минималь хезмәт хакы күләме 19242 сумга җитәчәк» дигән хәбәрне укыдым. Ай-яй күп икән! Шушы акчага кайсы министр яки депутат яши икән? Үзләре бер ай яшәп карасалар, белерләр иде. СССРны таркаткан Горбачевка да 750 мең сум пенсия түләделәр бит. Хәзер түрәләр халыкны бик искә алмыйлар шул. Марат Әхмәтов Мөслимгә килгәч, сорау биргән идем, сарык йоннары, тиреләрне җыярга мөмкин булмасмы, дидем. Искә алырбыз, диде. Урман хуҗалыгы министры Кузюровка да әйттем. Авыл халкы йонны, тирене чүплеккә түгә, чөнки җыючы юк. Гомумән, авыл халкын искә алучы юк инде. Телевизорны карасаң, бар да шул чаклы әйбәт, ал да гөл, ә газета икенче төрле яза...

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КИТАПЛАРНЫ КАЯ ТАПШЫРАСЫ?

Берара матбугат битләрендә «Казансу буендагы китапханә китаплар җыя» дигән белдерү укыган идем. Ул хәзер дә бар микән? Китапларым күп, ташларга кызганам. Борынгы китаплар да бар. Мәсәлән, Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия», Тукайның 1939нчы елда латин имлясында басылган шигырьләр җыентыгы бар. Аларны кая тапшырып була икән?

Флера ХАННАНОВА,

Казан шәһәре

Редакциядән: Казансу буендагы Милли китапханәдә (элеккеге Милли-мәдәни үзәк бинасы) һәрдаим махсус киштә тора. Үзеңә кирәк булмаган китапларны шунда алып килеп куярга мөмкин. Үзендә булмаганын китапханә үз фондына ала, ә калганнарын теләге булган кеше алып китеп укый. Милли китапханәнең адресы: Казан, Пушкин урамы, 86. Телефоны: 8 (843) 222-82-85.

Гомумән, мондый ачык киштә форматы (китап куясың һәм үзеңә ошаган икенче берсен аласың) хәзер бик популяр. Бәлки, үзегезгә иң якын урнашкан китапханәдә дә бардыр ул, белешергә кирәк.

Тукайның үз әсәрләрен, аның белән бәйле җыентыкларны, ул үрнәк алып язган язучыларны, тәрҗемәләрне, аның чордашлары, Тукай премиясе лауреатлары, классикларның китапларын Габдулла Тукай әдәби музеенда кабул итәләр. «Безгә китаплар бик күп алып киләләр. Әле беркөнне генә Мөхәммәт Мәһдиевне алып килделәр. Алып килсеннәр, бик шатланып кабул итәрбез. Үзебезгә бармый торган китапларны Милли музейга яки Китап йортына тапшырабыз. Шулай ук безнең Тукай үзәге дигән бүлмәбез бар, анда Тукай белән бәйле булмаган китаплар да туплана, теләгән кеше шунда кереп укып, шөгыльләнеп утыра ала», – дип сөйләде музей җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова. Тукай музееның адресы: Казан, Тукай урамы, 74. Телефоннары: 8 (843) 590-86-67, 8 (843) 590-86-68.

«АЛМАШ» СЕРИАЛЫН БИК ОШАТТЫМ

Бер укучыгыз «Алмаш» сериалын гаеп итеп язган иде. Ә мин менә бик ошаттым аны! Ул артистларның уйнаулары! Шул хәтле матур, әйбәт итеп уйнадылар, рәхәтләнеп көлеп утырдым. Искиткеч! Бу кинокомедия бит инде. Гаеп эзләсәң, бөтен нәрсәдән табып була, кирәкми. Сөенеп карадык. Андый татарча киноның булганы юк иде әле. Төшерүчеләргә, уйнаучыларга рәхмәтемне җиткерәм!

Фәния ГАБДРАХМАНОВА,

Арча шәһәре

МАШИНА АЧКЫЧЫ БИРМӘДЕЛӘР...

Камал театры артисты Ринат Таҗетдиновның 85 яшьлек юбилее булды, үзем дә телевизордан карап утырдым. 60 ел сәхнәдә булган, дип сөйләделәр. Шуңа уңайсызланып шалтыратам: аңарга үзебезнең кадерле президентыбыз тәре тагып төште (Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев таккан «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале турында сүз бара торгандыр. – Ф.М.). Хәзер 85 яшендә нәрсәгә хаҗәт инде ул аңарга? Шунда бер машина ачкычы бирсәләр, нәрсә булган инде? Ринат урынында булсам, ул тәрене кая гына куярга инде, дип баш ватар идем.

Исемемне әйтмим,

Спас районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии