Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕЗ СЕЗНЕ ЯКЛАРГА ӘЗЕР!

Газетаның 10нчы санында (7нче март, 2017) басылган «Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың…» язмасында баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов, Балтач районы эчке эшләр бүлеге «Безнең гәҗит»не судка бирде, дип язган иде. Әйтергә теләгәнебез шул: халык сезнең хәлгә битараф түгел. Кирәк була калса, кайда гына булса да, без һәрвакыт «Безнең гәҗит»не якларга барырга әзер!

Наилә ВИЛДАНОВА,

Асия ЗИННУРОВА,

Чаллы шәһәре

Шулай һәрвакыт ярдәмгә килергә, терәк булырга әзер укучыларыбыз булуы белән бәхетле без. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә бергә булыйк, сез – безне, без сезне яклап яшик.

Ә Балтач районындагы иминлек сагында торучылар белән туган бәхәскә килгәндә, без тарткалашуны дәвам итмәскә булдык. Гәрчә, бәхәсле язмалар әзерләнгән вакытта, безнең журналистларыбыз тарафыннан бернинди канун бозулар булмаса да. Ләкин бер фактор бар. Безгә, ул чакта, үзен каунсыз җәберләделәр, дип зарланган кеше, соңрак, үзенең ялган сөйләвен таныды. Бу адымга ни сәбәптән баргандыр, анысы безгә кызыксыз. Ул полицияне генә түгел, безне дә алдаган булып чыга. Соңыннан бу эшне Арча федераль суды караган һәм ул яла якканы өчен хөкем ителгән. Судның карары гаделме, дип бәхәс куптармыйбыз, бар да яла ягучының намусында. Газетабызда шул ялган мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнгән язма буенча бүген 4нче биттә «кире кагу» карары урнаштырыла. Ә соңрак тәфсилле язма тәкъдим итәрбез. Аны юристлар әзерли.

КЕМЕРОВОДАН ХАТ

«Безнең гәҗит»не кайда гына алдырмыйлар! Менә күптән түгел Кемерово өлкәсеннән хат килеп төште. Анда болай дип язылган: «Газетаның 1нче февраль санында (№5) чыккан «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә бер укучыга Казанда «Әбугалисина» китабын кайдан табарга була икәнен аңлаткан идегез. Мин кечкенә вакытта олылардан бу китап турында бик күп ишетә идем. Шул вакыттан бирле үзем дә аны уку турында хыялландым. Сез газетада күрсәткән телефон номерларына шалтыратып карадым, тик автоҗавапбиргеч «номерны дөрес җыймыйсыз» диде. Шуңа күрә сезгә хат язарга булдым. Мөмкин булса, миңа ике «Әбугалисина» китабы сатып алып җибәрсәгез иде».

Сабира АЛЕКСЕЕВА (МИНГАЛИЕВА),

Кемерово өлкәсе, Тутальский бистәсе

Кызганыч, тик редакциянең укучылар белән хат алышырга, аларга посылкалар җибәрергә мөмкинлеге һәм вакыты юк. Шуңа күрә Кемероводан хат юллаган укучыбызның гозерен «Татар китап нәшрияты»ның татар әдәбияты үзәгенә җиткердек. «Посылканы түләп алу шарты белән китаплар җибәргәлибез без. Тик мондый очракта заказ биргән кеше берничә көн эчендә посылкасын почтага килеп алмаса, ул җибәргән кешегә кире әйләнеп кайта. Күптән түгел Воронежга җибәргән посылкабыз кире үзебезгә әйләнеп кайтты – заказ биргән кеше йә почтага килеп алырга оныткандыр, йә кире уйлагандыр. Шуңа күрә бу юл белән китап җибәрү бездә кереп китә алмый. Китап сатып алуның заманча һәм күпкә уңайлырак ысулы да бар бит. Безнең сайтта (https://tatkniga.ru/) интернет кибет бар. Шунда җаның теләгән китапны сайлап алып, аңа заказ бирергә була. Башта теркәлү узарга, аннары сайлаган китапны «Корзина»га җыярга, аннары үзеңә уңайлы булган түләү ысулын билгеләргә генә кирәк. Бу ысулны бер елдан артык кулланабыз, шул рәвешле Русия төбәкләренә генә түгел, хәтта Казахстан, Израиль кебек илләргә дә китаплар җибәрәбез», – дип аңлаттылар безгә. Элемтә өчен нәшриятның маркетинг бүлеге телефоны: (8-843) 519-45-35.

ПЕНСИЯГӘ ӨСТӘМӘ БЕРТӨСЛЕ БУЛСЫН!

80 яшь тулгач, пенсиягә бераз өстәмә билгелиләр. Аны билгеләгәндә кешенең стажы һәм моңарчы күпме пенсия алуы исәпкә алына. Урыс әйтмешли, при чем монда пенсиясе?! Шуңа шаккатам. Яшен хөрмәт итеп, бөтен кешегә дә бертөсле сумма бирелергә тиеш бит инде ул. 2002нче елда пенсия реформасы уздырылгач, мин белгән унбишләп кешенең пенсиясе артты. Хәзер шул кешеләрнең берсе: «Миңа пенсия акчасы җитә», – дип, кулын гына селтәп җибәрә. Аларга 80 яшь тулгач тагын да күбрәк түләнә, ә намус белән эшләп лаеклы ялга чыккан кеше алардан азрак ала – нинди хәл бу, ә! Түрәләр күпме пенсия ала да, гомер буе җигелеп тартканнар күпме ала?! Миңа 80гә кадәр күп әле. Шулай да базарларда әбиләр белән сөйләшәбез. Чынлап торып авыр эштә бер тиенгә эшләп йөргән кешеләр пенсияне дә тиенләп кенә алуларына бик рәнҗиләр.

ФӘРИДӘ апагыз,

Казан шәһәре

МӘСКӘҮДӘН КАЗАН КҮРЕНӘМЕ?

23нче февраль кичендә көтмәгәндә социологик сораштыруда катнаштым. Өй телефонына Мәскәүдән шалтыраттылар. Пенсия, фатирга түләү, азык-төлек сатып алу сорауларыннан соң, нинди газета-журналлар уку темасына күчкәч, бер мөһим ачыш ясадым. Мәскәүдә йөзләп журнал һәм аннан да күбрәк газета теркәлгән икән. Исемлекне укый баралар, укыган булсаң әйтергә кирәк. Шулар арасында Татарстанда чыга торган ике реклама газетасы, «Казанские ведомости», «Республика Татарстан» газеталары бар. Ә татар телендә бер генә газета да юк. Сораштыруны алып баручыдан: «Бездә татар телендә газета-журналлар бар, ни өчен аларны атамадыгыз?» – дип сорадым. Минем исемлектә татар телле басмалар теркәлмәгән, диде. «Ни өчен теле- һәм радиотапшырулар турында бер сүз дә сорамыйсыз, Татарстанда эшли торган 33 радиостанциянең өчесендә генә татарча тапшырулар була, телевидениедә йөзләгән телетапшыру арасында берничәсе генә татарча», – дидем. «Бик зур рәхмәт, бездә мондый күрсәткечләр юк», – диде кичке Мәскәү кунагым. Хәзер Мәскәү каналларында һава торышын әйткәндә, Пермь, Чабаксар, Саратов, Сочи кебек шәһәрләр күрсәтелеп, шул Мәскәүгә ел саен уртача 800 миллиард биреп барган Казанны ни өчен күрсәтмәүләрен аңлый башладым. Татарстан аларның исемлегендә дә юк. Бәлки, киләчәктә дә булырга тиеш түгелдер…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии