- 21.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №10 (17 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
– Нигә һаман зарланабыз?! Зарланмыйк, эшлик! – диделәр Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) чираттагы җыенында.
Бу “түгәрәк өстәл” Марат Мөлековка багышланган иде. Җәмәгать эшлеклесе, галим, ТИҮгә нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесенең тууына – 80 ел. Әлеге җыенда әйтелгән кайбер кызыклы фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәм.
Фәрит Солтанов:
– Марат абый кеше белән сөйләшә, эш җаен белә иде. Аны М.Вахитов, Г.Исхакый дәрәҗәсендәге шәхес дисәм дә ялгышмам. Оештыручы буларак, татар милләтен күтәрүгә бөтен көчен бирде. КГБ, партия кешесе булды, дигән имеш-мимеш тә йөрде. Әлбәттә, бу дөрес сүз түгел. Аны халык та үз итте, яратты, ә Марат абый милләт өчен тырышты.
– М.Мөлеков белән депутатлык бергә үтте, чит илләргә дә бергә йөрдек, җыелыш һәм митингларда да янәшә тордык. Аның төп сыйфатлары – кешелеклелек, зыялылык һәм тәвәккәллек. Компромисска бара белүче кеше буларак истә калды. Марат абыйны СССР халык депутаты итмәкче булып та йөрдек, бергә дистәләгән мөрәҗәгать яздык, системалы эшләдек. Чит илгә баргач, аның яхшы дипломат икәнен күрдем. Әдәплелеге, сөйләшә белүе белән ул кешеләрне үзенә карата, үзен тыңлата белә иде.
Эшләгәндә каршылыклар булмады түгел. 1993 елда ТИҮ икегә бүленде. Милләт, тел, бәйсезлек мәсьәләсендә бертөсле уйладык, әмма җитәкчелек турындагы фикеребез тәңгәл килмәде. Марат абый Шәймиев ягында булды, аны күтәреп бәрүдән яклады, тидермәде. Әлеге адым дөрес булганмы, юкмы икәнен киләчәк күрсәтер.
Бүген халыкта рух, өмет дигән нәрсә бетеп бара. Бу – иң куркынычы. Марат абый моны күрсә, авыр кичерер, йөрәге ярылыр иде. Казанда аның урамы да, исеме дә юк. Дөресен әйтергә кирәк, дәүләт аны онытты. ТИҮ Марат абыйны бөтенләй онытырга ирек бирми, ләкин бу аз. Безгә Төмәндә һәм Казанда М.Мөлеков исемендәге милли-сәяси укулар оештырырга кирәк. Әлбәттә, бер урам аның исеме белән йөртелергә тиеш. Моны Казанда булдыра алмыйбыз икән, Чаллыда эшләргә тырышып карарбыз.
Фәндәс Сафиуллин:
– Үземә милли хәрәкәткә кереп китү җиңел булмады. Чөнки күп вакытым Татарстаннан читтә, руслаштыру шартларында, армиядә үтте. Шулай да, М.Мөлеков, Ф.Бәйрәмова кебек кешеләр белән эшли алуыма шатланам. Олы яшьтә дуслашып булмый дисәләр дә, без аның белән дусларча мөнәсәбәттә идек. Марат турында уңай фикердә генә калдым. Иң зур бәхет – Татарстан Югары советының XII чакырылышында бергә депутат булу. Гомердә булмаган, чын демократик сайлау иде ул. Менә шундый күтәрелештә бергә эшләргә насыйп булды. Тагын бер истәлек – Татарстанны союздаш республика итү өчен, ТИҮнең тырышлыгы белән бер миллион имза җыйганнар иде. Берничә томга җыелган китапларны Марат үзе Югары советның президиумына китереп куйды. Ул заманда без теләгән законнар үтте. Фәүзия әйткәнчә, килешеп, бер команда булып эшләдек. Ә хәзер үсеш турында сүз бармый, бары исән калу проблемасы гына. 309нчы законны юкка чыгару – Русияне фашизмнан коткару белән бер булачак. Әгәр керсә, аннан бер халык та исән калмаячак, ул бөтенесен җиңәчәк, хәтта русны да.
Рафаэль Мөхәммәтдинов:
– Хәтер көне үткәрү идеясе белән чыгучылар арасында Марат абый да, мин дә бар идем. Аны уздырырга рөхсәт сорап кергәч, “Куликовская битва”ны искә аласыз бит, нигә безгә ярамый?” – дип аңлаттык. Шул вакытта сәгать буе үз фикеребезне дәлилләп тору истә калган. Русларда шулкадәр шовинизм каян килә соң? Нигә болай кыланалар? Икътисадны, сәясәтне алдылар. Тел, мәгариф калган иде, хәзер аңа да чират җитте. Сәламәт акыл белән уйласаң, бу сәясәтне аңлап булмый. Ләкин сәбәбенә төшендем: татарга өстенлек түгел, тигезлек кенә бирсәң дә, ул алга китәчәк, узачак. Татарстандагы тузган торак проекты, һәр авылга газ кертелү, электрон хөкүмәт, яхшы белем бирүче татар-төрек лицейлары шуны раслады. Спорт өлкәсендә дә без беренче. Руслар моны аңлый. БДИны русча бирдерү дә, 309нчы закон да безнең алга китүебездән куркып, көнләшеп эшләнелә.
Зөфәр Сәгъдиев:
– М.Мөлековны искә алабыз дип бер радио сөйләмәде, бер телевидение хәбәр итмәде. Матбугатның битарафлыгына борчылдым. Аны хөрмәт итүчеләр меңләгән бит! Бәлки, белдерү булса, халык тагын да күбрәк җыелыр иде.
Марат Лотфуллин:
– Әлбәттә, Мөлековка багышланган эшләр дәвам итә. Идеясен укучылары төрле формада тормышка ашыра. Аның истәлегенә багышланган форум оештырырга кирәк дип саныйм. Бу хакта фикер һәм идеяләрегез булса, җиткерегез.
– Милләтебез, халкыбыз өчен көрәшкән кешене күтәрә алмыйбыз, йомабыз кебек. Тәкъдимем: Чаллы ТИҮнең 20 еллыгына һәм Марат абый истәлегенә багышлап, китап чыгару. Шушы елларда көрәшебезне яктырткан мәкаләләр, милли хәрәкәттә катнашкан шәхесләр керергә тиеш анда.
Мине, Фәүзия Бәйрәмованы, Дамир Шәйхетдинны хөкем иттеләр. Ләкин безне берни дә куркытмаячак. Без Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга, милләтебез өчен көрәшергә тиеш!
Күргәнегезчә, Марат Мөлековны искә алганда авырткан темалар читтә калмады. Шуның иң мөһиме – милли мәгариф мәсьәләсе. Бу уңайдан Фәүзия Бәйрәмова сүзләре үтемле яңгырады: “Әгәр 309нчы законны җиңмибез икән, ул безне җиңәчәк. Мәгарифе юк милләт – юк милләт! “Өйдә сөйләшегез”, – дип бөтенесен ата-ана җилкәсенә генә аударырга ярамый. Өйдә бит 1000 еллык әдәбиятны, тарихны өйрәтеп булмый. Үзебезнең хокукларны өстәлгә сугып таләп итик, читтә калмыйк, җәмәгать”.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии