- 21.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №10 (17 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Шимбә көнне “иртүк” 9да телефоным шалтырый. Йоклап ятам. Ялларда тагын нишлисең инде шәһәрдә?! Кемгә кирәгем булды дип карасам, Питрәчнең Пимәр авылыннан Азат абый Идрисов икән. Экранда аның исемен күргәч сөендем. Чөнки ул яхшы хәбәрләр генә әйтеп, гел кәефне күтәрә. Бәйрәмгә чакыруы икән. “Кызым, клубта ярминкә була. Мәктәп коллективы концерт куячак. Мунча да кереп китәрсең. Кайт әйдә. Озак уйлап торма”, – ди. Яхшыдан баш тартмыйлар! Юлга кузгалдым.
Күңел тарта Пимәргә
Пимәр – якынча 70 йортны үз эченә алган кечкенә генә татар авылы. 8 ел инде бирегә, Рәмзия апа һәм Азат абый Идрисовлар гаиләсенә кунакка кайтып йөрим. Авылны, аның кешеләрен биш бармагым кебек беләм дисәм дә була. Халкы тырыш, бердәм, киң күңелле, кунакчыл, артистлык та көчле үзләрендә.
Пимәрдә колхоз күптән юк инде. Халык үз көнен үзе күрә. Алма пеш, авызыма төш, дип ятучыларны биредә табам димә. Кибет, зур мәйданда җир, теплица тотучылар да, эремчек ясап шәһәргә илтеп сатучылар, умарта, күпләп сарык асраучылар – нинди генә кәсеп ияләре юк Пимәрдә.
Шушы кечкенә авылда һәммәсе дә артист. Кайдан бер урынга җыелганнар диген. Ә баянчылары даны инде күптән республикабыз гына түгел, чит төбәкләргә кадәр таралды. Азат абыйларга еш кайтуымның да беренче сәбәбе – аның гармунда уйнаганын тыңлау. Күңелләргә үтеп керерлек итеп өздерә ул. Нинди җырны тыңларга телибез, заказ гына биреп торабыз. Шуңа да кайткан саен кайтасы килә. Күңел гел Пимәргә тарта.
Әй, ярминкә, ярминкә…
Сәгать кичке 7дә Рәмзия апа белән клубка киттек. Мәдәният йортының ишеген ачып кергәч тә, үземне урманда кебек хис иттем. Зал буенча каен себеркесе исе таралган. Рәхәт тә соң! Халык шыгрым тулы. Бала-чагадан алып, ак яулыклы әбиләргә хәтле ярминкәдә йөри.
Урындыклар артында рәт-рәт булып ярминкә өстәлләре тезелеп киткән. 4 сыйныф укучысы Камилә Идиятуллина кунакларны кайнар чәй, тәм-том белән сыйлый, янәшәсендә Энҗе Фәйзуллина кәрәзле бал тәкъдим итә. Бертуган Ильяс һәм Нияз Галиевлар, Нияз Зиннәтуллин һәм башкалар каен себеркесе, кайнатма, бәйләгән оек, өстәл япмалары, чигүле мендәр, сөлгеләр, кыяр, помидор банкалары, куян ите сата. Анда ни генә юк! Сәүдәгәр итеп укучыларның иң әрсезләрен сайлаганнар. 30 сумнан сатыла башлаган себеркене мактый-мактый 40ка, азакта инде 50 сумга кадәр күтәрде алар. Товардан сыгылып торган өстәлләр концерт азагына инде бушаган иде. Без дә каен себеркесе, җиләк кайнатмасы алдык. Икенче көнне мунчаның кирәген бирдек кенә.
Барлык товарны укучылар үз кулы белән җитештергән. Мәктәптә “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә. Бәйләү, чигү, яшелчә, җиләк-җимеш консервалау һәм башка эшләр – барысы да шунда башкарылган. Ә каен себеркесе ясау яздан ук мәктәп егетләренә йөкләнә икән.
– Ярминкә оештыру, аннан соң концерт кую – Пимәрдә инде ничә еллар дәвамында үткәрелеп килә торган, традициягә кергән бер бәйрәм. Анда авылыбыз халкы җыела, шәһәрдәгеләр исә махсус шуның өчен кайта. Әзерләгән товарларыбыз шул ук кичтә сатылып бетеп, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән җәмгысы 7000 сумнан артыграк акча эшләүгә ирештек. Аз сумма түгел бу. Тырышлыклары юкка чыкмый аларның. Бу керемне үзебезнең махсус счетка күчерәбез. Мәктәп өчен кирәк-яракка тотабыз. Үткән ел – телевизор, күптән түгел ТИН (тормыш иминлеге нигезләре) кабинетына стендлар алдык. Яңа ел күчтәнәчләре өчен дә шуннан тоттык, – дип уртаклашты мәктәп директоры Нәкыйф Миңнулла улы Рәхмәтуллин.
Пимәр мәктәбендә бүген нибары 24 укучы укый. Шундый аз сан булуын да исәпкә алсак, ярминкәдәге товарны сату рәтләренә куйганчы күпме көч түгелгәнен аңларга була.
Укучылар акча эшләүне генә максат итеп куймый. Бер елны алар 24 пар оек бәйләп, Питрәчтәге балалар йортына бүләк иткән.
“Салаватка гашыйк булдым”
Ярминкәдә товар тулы өстәлләр бушагач, концерт башланды. Кичәдә сәхнәне тулысынча укытучылар һәм укучылар тотты. Чын аншлаг булды ул. Берсеннән-берсе кызыклы чыгышлар. Барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Укытучылардан Хәбир һәм Нәкыйф Рәхмәтуллиннар, Гүзәлия Идрисова, Рашат Галәвиев, Дифкатъ Хәбибуллиннар һәм башкалар актив чыгыш ясады. Дифкатъ абый, тамашачыны кыздырып, аукцион да үткәреп алды әле. Мин дә кесәмдә калган соңгы йөзлек белән катнашмакчы булып барып баскан идем. Кая анда?! Меңнәр белән генә сатулашалар. Шул рәвешле зур тартмага яшерелгән кечкенә акбур мең сумнан артыгракка китте. Әлбәттә, мәктәп фонды өчен.
Салават Идрисовка тәмам гашыйк булып кайттым бит әле. 2 сыйныфта гына укучы бу бала татар халык көйләрен гармунда үзе уйный-уйный өздерде генә. Сәхнәгә милли киемнәрдән чыккан, башына түбәтәй кигән. Бар яктан да килештерә. Сәхнә җаен белә шул Салават. Әтиләренә ияреп, ул да районара, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар алып йөри бит. Оста. Гармун төймәләренә дә басып өлгерә, куллары белән хәрәкәтләр дә ясап ала, үзе елмая-елмая җырлый. Барып йомшак ике бит алмасыннан үбәсем килде.
Концертта бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмадылар. Авылның сугыш ветераннары да искә алынды. Аннары, быел июль аенда 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк укытучыларны – Дифкатъ абый Хәбибуллин белән Мәгъсүм абый Фәйзуллинны сәхнәгә чакырып, хөрмәт йөзеннән махсус бүләк тә бирделәр. Алар укыткан буынның күбесе бүген инде оныклар тәрбияли. Ә бу укытучылар әле һаман мәктәп бусагасын таптый, көн саен дәресләргә йөгерә, армый-талмый эшләвен белә. Сәхнәдә дә үзләрен яшь егетләр кебек тота алар.
Кичәдә мактап искә алырдай әйберләр күп булды. Ярминкә, концерт тамашачыга гына түгел, катнашучыларның үзләренә дә ошап китте бугай. Әле моның белән генә туктарга түгел икән исәпләре. Әгәр кабул итсәләр, озакка сузмый Татар Тау иле авылына да барырга планлаштыралар. Гастрольләр көтелә, димәк. Юлыгызга ак җәймә, диясе генә кала.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Комментарии