Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИК КАЗАНДА ГЫНА ТҮЛИЛӘР?

«Безнең гәҗит»нең 1нче февраль санында (№4) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә Казаннан Наилә ханым «Акча түләмиләр икән» дип шалтыраткан. «Моңарчы озак еллар бергә яшәгән парларга бүләк бирү өчен Казан пропискасы булу да җитә иде, ә 2023нче елның 1нче гыйнварыннан юбилярларны котлау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә кергән, хәзер прописка да, нәкъ менә Казанда язылышкан булу да кирәк» дип аңлатып язгансыз. Ә Аксубай районы ЗАГС бүлегендә бик матур гына итеп: «Без рәхмәт хаты гына бирә алабыз», – дип җавап биргәннәр. Бу закон ни өчен Казанга гына кагыла икән? Нигә бар халыкка да түгел? Бу бит тавыш чыгара торган бер сәбәп кенә! Нигә барыбызны да тигез күрмәскә, барыбыз да бер Татарстанда яшибез бит?! Әле ярый кеше хакын хаклап, ярдәм итеп торучы «Безнең гәҗит» бар. Сезгә бик зур рәхмәт, сез булмасагыз, бернәрсә дә белми калыр идек! Менә бит нинди яңалыклар бар. Әле 8нче февраль санында да: «Казанда 50 ел бергә яшәүчеләргә – 6 мең, 60 ел яшәүчеләргә – 10 мең, 70 ел яшәүчеләргә 25 мең сум түлиләр», – дип язып чыккансыз. Авыл халкы булмаса, азык-төлек белән тәэмин итеп тормаса, 60-70 ел яшәп булмый ул! Бу законны кем керткән, яңадан карасыннар. Татарстанда барлык халыклар бертигез булсын. Алайса оҗмахта яшәгән Казан халкына – акча, ә авыл җирендә 40-50шәр ел терлекче, механизатор булып эшләгән кешеләргә бернәрсә дә юк...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Редакциядән: Юбилярларны ни рәвешле котлау турында карарны һәр муниципалитет үзе кабул итә. Шуңа да бер районда акчалата бүләк булырга, ә икенчесендә булмаска да мөмкин. Мәсәлән, шул ук Аксубай районы ЗАГС бүлегендә безгә: «Без – дотациягә яши торган район, юбилярларга акча да, бүләк тә бирә алмыйбыз», – дигәннәр иде.

РАСПИСКА ДӨРЕС ЯЗЫЛГАНМЫ?

Бер танышыбызга бурычка акча биреп тордык. Әйдә, тиешенчә булсын, дип, ул кеше үзе расписка язарга тәкъдим итте. Моңарчы беребезнең дә язганы юк, шуңа да белер-белмәс кенә «әвәләп» куйдык. Бурычка алучы тулы исем-фамилиясен, паспорт номерларын, күпме алып торганын, минем исем-фамилияне күрсәтте, икебез дә имза куйдык, датаны яздык. Шулай итеп, акчаны биреп җибәрдек. Бер айдан кайтарам дигән иде, инде өч айга якын вакыт үтте – әле кайтармады. Югала торган кеше түгел инде ул, җае чыккач бер кайтарыр. Тик күршебез күңелгә шом салды бит әле. «Распискада бурычка алынган сумма саннар белән генә язылган, сүз белән язылмаган, бу дөрес түгел», – ди. «Бер айдан кайтарам» дигәнен дә телдән генә әйткән икән, распискада язылмаган. Судка ук барып җитәрбез дип уйламыйм, шулай да белеп торасы килә: безнең кулдагы расписка юридик көчкә ия түгел булып чыгамыни инде хәзер?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм,

Мөслим районы

Редакциядән: РФ Гражданнар кодексында әйтелгәнчә, займ килешүендә (расписка шуңа керә) бурычка алынган сумманың, ягъни займның суммасын сүз белән дә язу мәҗбүри түгел. Гражданнар кодексының 810нчы маддәсе, 1нче пунктында әйтелгәнчә, әгәр килешүдә (распискада) әҗәтне кайтару вакыты күрсәтелмәгән икән, акча бурычка бирүче таләп иткәннән соң 30 көн эчендә кайтарылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ПОЧТА БИК ӘЙБӘТ ЭШЛИ!

Почтадан, хат ташучылардан зарланып шалтыратучылар, язучылар бик күп. Ә менә мин Арча районы, Мөндеш авылы почта җитәкчесе Лена Насыйбуллинага да, хат ташучы Гөлсинә Гыйбадуллинага да рәхмәт әйтеп шалтыратам! Безнең почта шәп эшли! Бер газетаның югалганы да, вакытында килми калганы да юк. «Безнең гәҗит»не 20 ел алдырам. Һәр билгеләнгән көнендә газета килә, бернинди тоткарлыксыз. Гөлсинә хат ташучы булып бик күптәннән эшли инде. Яңгыр дими, кар дими, газета-журналын да, пенсиясен дә өләшә, түләүләрне җыя, товар да сата. «Безнең гәҗит» – чәршәмбе, «Ирек мәйданы» белән район гәҗите җомга көнне килә, хат ташучы көнендә-сәгатендә китереп тапшыра. Элек газеталарны күп алдыра идек, анда да көннекен-көнгә өләшә иде. Сабан туе җомга көнгә туры килде. Почта җитәкчесе Лена иртәнге 10да үз машинасы белән Арчага төшеп, газеталарны алып менгән, Гөлсинә Сабан туена хәтле таратып та чыккан иде.

Сөгъдә МӨХӘРЛӘМОВА,

Арча районы, Мөндеш авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии