Зимфира кайт, тозлы балык алам...

1997нче елның яз башы иде. Без гаиләм белән Казанга күчтек. Халык-ара «Татар җыры» конкурсы гөрләп барган чор. Без дә хәләл җефетем Мәүлидә белән мондый вакыйганы читтә калдыра алмадык (бигрәк тә балдыз катнашканга). Конкурс барышын эченнән күзәттек, яшь чак бит. Иске танышларны күрәсең, яңалары белән танышасың. Кыскасы бик тә күңелле иде. Шунда бер ачык йөзле, мөлаем кыз килеп, Мәүлидәне кочаклап исәнләште, мин дә әлбәттә «исәнмесез», дип эндәштем. Әлеге кыз елмаюыннан туктамый гына үзенең кичерешләре, конкурсның барышы турында сөйли бирде. Әлбәттә хәл-әхвәлләр турында сорашырга да онытмады. Шунда Мәүлидә безне таныштырды. «Минем Казан мәдәният институтында бергә укыган дустым Зимфира», – диде. Аралаша торгач, Зимфира яши торган һәм без яңа гына күчкән тулай тораклар янәшәдә (күрше урамда гына) булып чыкты. Шулай итеп без еш күрешә, аралаша торган булдык. Инде Казанга яңа гына күчкәнлектән, эш мәсьәләсе белән авыррак вакыт (ә Зимфира ул дәвердә Фердинант Сәләхов бригадасында җырчы булып эшли иде). Зимфира бу ситуацияне тиз җайлады. Сабан туйлары килеп җиткән вакыт, бергәләп Саба, Кукмара якларына чыгып киттек.

 Без әлеге тулай торакта өч ел ярым яшәдек, аннан Казан үзәгенә, Чехов урамына күчтек. Ә Зимфира шунда торып калды, әмма ул журналистикага кереп киткәч, аның эш урыны язучылар берлеге урнашкан йортта, «Сәхнә» журналында иде, ә ул йорт Чехов урамыннан ерак түгел. Зимфира еш кына төшке ял вакытында безгә кергәли торган булды. Әле алай гына да түгел, без тозлы балык алган көнне һич-шиксез Зимфира килеп керә иде. Бервакыт Зимфира озак килми торды, әлбәттә аны юксына башладык. Һәм мин Мәүлидәгә: «Балык алып карыйкмы әллә, бәлки Зимфира килер», – дип куйдым. Шулай эшләргә булдым да, эшне озакка сузмыйча Чехов базарына чыгып тозлаган сельд алып кердем. Шуннан, син күр дә мин күр, Зимфира килеп керде.

Болар барысы да сагынып искә төшерергә генә калды, якын дусларны югалту бик аяныч һәм авыр... Без аның чирләп хастаханәгә эләккәнен белә идек, әмма берничә ел элек, яман чирне дә җиңгән Зимфира, бу чирне генә җиңәчәк дип ышандык!.. Ә язмыш бөтенләй башка төрле борылыш ясады, алып китте Зимфирабызны!.. Тозлы балык белән генә кайтарып булмас шул бу юлы... Үзем язам, ә күзләрдә ачы яшь... Безнең өчен бик зур югалту!!!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии