Үзбәкстанда Муса Җәлил урамы бар

Үзбәкстанда Муса Җәлил урамы бар

Гобәйдуллин Хәмид Салих улы Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туып-үскән. 80нче елларда үзбәкләр урам исемнәрен алыштыра башлаганнар. Бу комиссиядә Хәмид тә булган. Анда унлап милләт вәкиле катнашкан. Хәмид Муса Җәлил белән Габдулла Тукайны тәкъдим иткән. Тукайны күбесе белмиләр дә икән. Шигырен дә сөйләп күрсәткән. Ләкин Тукайны үткәрмәгәннәр. Җәлилне татарча да, урысча да сөйләгән, аны үткәргәннәр. Шулай итеп, анда Муса Җәлил урамы барлыкка килгән. Хәмид Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яши. Милләт җанлы татарларыбыз да бар икән бит...

Әсирлектән кайткан кешеләрне гаепләп сөйлиләр иде авылда. Аларны җитәкче урыннарга да куймыйлар иде. Сугыш әсирләрсез генә булмый торгандыр инде ул. Генерал Власов армиясендә булган агайларны 10 ел Себердә сөргендә эшләтеп кайтардылар. Югыйсә, аларның бер гаепләре дә юк, риза булмасалар, атарлар иде бит. Бер җай булганда, үзебезнең якка качып чыгармын, дигәндер күбесе. Власовның да язмышы шулай булган, ризалашмаса, аны да атарлар иде. Командирлар тереләй дошманга бирелмәскә тиеш булган. Сталин шундый указ чыгарган. Бер командирның да кулы үз-үзен атарга бармагандыр дип уйлыйм мин. Беркемнең дә үләсе килми. Муса Җәлилнең пистолеты да хуҗасына атарга теләмәгән бит әнә. Сугышның беренче айларында немецлар безнекеләрне кырган гына. Әсир төшкәннәрен эшләтеп, ачка үтергән. Мин ишеткән идем, безнең ил немецларга әсирлеккә эләккән солдатларны ашату өчен «Кызыл хач» аша ризыклар җибәрергә тиеш булган. Җибәрмәгәннәр, җибәрсәләр дә, безнекеләргә эләкмәс иде. Пленга төшкән немец, япон солдатлары бездә дә күп булган ул. Аларның тамаклары тук булган. Сугыш җимерекләрен торгызуда 50нче елларга кадәр эшләделәр. Татарстанның Ютазы районында юл төзүдә дә катнашты алар. Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы янындагы күперне дә немецлар төзегән диләр. Ул күпер әле быел гына яраксызга чыккан.

Сугыш вакытында, сугыштан соң төрмәгә эләккән абзыйларның бик азы гына кайтты. Аларны, немецлар сыман, ачка интектереп эшләткәннәр. Норманы тутыра алмасаң, ипине ким биргәннәр. Ачлыктан ябыккан кеше, юньләп ашамагач, икенче көнне дә нормасын тутыра алмаган. Шулай үлә торган булганнар. Безнең авылдан Зәкәрия абыйны, көлтә ташыганда атына ашатырга дип өч көлтәне чанасына салып алып кайтып барганда, тотылып, өч елга хөкем иттеләр. Лагерьда кешеләр ачлыктан үлә икән, дигәч, аның хатыны Бикә түти иренә ай саен биш кило сары май җибәреп торган. Ул бозылмый, озак саклана. Зәкәрия абый ул майны үзенә бик аз гына алып калып, калганын үзләрен каравыллап эшләтә торган начальнигына биреп барган. Теге начальник аны баракларны карарга, мичләрен ягарга куйган. Шулай итеп хатыны тырышлыгы белән Зәкәрия абый исән-сау авылга кайта алган.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

Комментарии