«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Бу сандагы сәхифәбезне узган атнада булган күңелсез хәл белән башлап китәргә туры килә. Мөслим районы Мәллә-Тамак авылыннан укучыбыз Әхнәф Зыятдинов шалтыраткан иде. «Карале, – диде ул шундук «син»гә күчеп – «11нче гыйнварда килергә тиешле «Ватаным Татарстан газетасы килмәде. 13нче гыйнварда почта эшләде бит, ник килмәде икән ул?».

Мин шалтыратучы абыйга мөмкин булганча аңлатырга тырышып карадым: «Сез «Безнең гәҗит»кә шалтыраттыгыз. «Ватаным Татарстан»ның ник килүен мин сезгә әйтә алмыйм, яки үзләренә, яки почтага шалтыратып белешегез», – дим. «Соравыгыз булса «Безнең гәҗит»кә шалтыратыгыз дип, үзегез язгансыз бит!!! «Безнең гәҗит» причем монда алайса?! Башка шалтыратмыйм да! Бүтән кешеләргә дә әйтәм: «Шалтыратмагыз, алар барыбер телефоннарын алмыйлар диям!» – дип, элемтәсен өзеп куйды ул. Атна буе телефоныбыз эшли, укучылардан шалтыратулар килә, сөйләшеп торабыз. Кичке сәгать тугызда шалтыратучылар да бар, әче таңнан иртәнге алтыда ук та. Беркемнән дә зарланмыйбыз, гозерләрегезне тыңлыйбыз. Тик сабырлыкның да бер чиге була: Әхнәф абый, сорауларыгыз булса шалтыратыгыз дигән сүз ул мантыйклы сораулар хакында әйтүебез. Сез бит күрше авыл кибетенә барып, «Ник безнең авылда кибет ачылмый», – дип сорамыйсыздыр? Актаныш районы больницасына барып, «Мөслим больницасында терапевт сәгать ничәдән эшли башлый», – дип тә белешмисездер. Шулай булгач, башка газетаны сорап, ник безгә шалтыратасыз? Икенчедән, безнең турыда ялган сүз сөйләү белән янамагыз. Безнең ничек эшләвебезне бик яхшы беләләр.

Бу сәхифәне нахак сүзләр ишетү өчен түгел, сезгә – укучыларыбызга файдасы тисен дип эшләтәбез. Зарларыгызны тыңлыйбыз, тиешле оешмаларга шалтыратабыз, , кулдан килгәнчә булышабыз бит. Бер-беребезне хөрмәт итик!

Ихтирам белән Айгөл ЗАКИРОВА

ЯРДӘМ ШУНДЫЙ БУЛАМЫ?

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова еш кына телевизордан: «Күп балалы гаиләләргә ярдәм итәбез», – дип сөйләргә ярата. Нинди ярдәм икән соң ул? Минем кызым ире белән биш бала үстерә. Ике кызлары кияүгә китте, өч баласы үзләре белән. Берсе дүрттә, икенчесе икедә укый. Бер инвалид балаларына 6 яшь кенә әле. Алар төзелеп тә бетмәгән 78 квадрат метрлы йортларында яши. Торак җирләре 40 квадрат метрдан арта икән, балаларның субсидияләре бетерелә ди, шундый закон кергән, имеш. Шушыны сәбәп итеп узган елның апреленнән алып балаларга субсидияләрен бирмиләр. 40 квардрат метрда ничә кеше яши ала икән соң ул? Ул 40 квадрат метрга ничек җиһазларны сыйдырып бетерәләр икән? Өстәле, газ плитәсе, диваны, урындыгы, шкафы кирәк… Элек мәсәлән, кеше башына 18 квадрат метр тораклары булырга тиеш, инвалид балага 22 квадрат метр тиеш дип карала иде. Нинди акыллы башлар чыгара соң бу законны, нинди хәл икән бу? Инде депутатларга да әйтеп карадык, берни дә үзгәрмәде.

Кәүсәрия МИҢНЕГАЛИЕВА

Кукмара шәһәре

Редакциядән: Кәүсәрия апа, сезнең бу зарыгызны Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакировка җиткердек, ул бу мәсьәлә буенча тикшерәчәк. Балаларга субсидия чынлап та тиеш булса, якын арада түли башларлар.

ПЕНСИОНЕРЛАР БЕРКЕМГӘ ДӘ КИРӘКМИ

Без – нефтьчеләр, туксанынчы елларда Әлмәтнең Нефтьче бистәсендә коттеджларда яши башладык. Бистәне Тихоновка авылы белән куштылар. Утыз елдан артык биредә яшибез. Без беркемгә дә кирәкми. Су торбалары искергән, ике-өч метр саен тишелә, чакыргач, «Водоканал»дан киләләр-килүен, тик тишек торбаларга агач чөй кагып кына китәләр. Алар китеп ике-өч көн үтүгә, икенче җирдән тагын су бәреп чыга, тагын тишелә. Үзәкләштерелгән канализация дигәннәре бөтенләй юк. Һәр йортның үз чокыры бар, юынтык сулар шунда ага. Бу сулар күбрәк җир астына китә. Без җир астына киткән шул юынтык сулар өстендә утырабыз. Хәзер куркып яшибез: кайчан җир убар да, туфрак астында калырбыз дип. Суыртырга машина яллар идең, алар бер килүләренә ун мең ярым сум акча сорый…

Безнең ирләребез иң авыр, кул көче белән эшли торган чакта нефть чыгардылар. Тозлы сулар, нефтьләр белән коендылар, җир астыннан фонтан кебек бәреп чыккан газларны иснәделәр. Сәламәтлекләре юк, санаторийга барыйм әле дип, юллама сорасаң, мең төрле сәбәп табалар, бирмиләр. Ел саен баргач: «Чиратта ике мең кеше, каян сезгә юллама табыйк без!» – дип кенә җибәрәләр. Шулай итеп безнең хәлне дә белүче юк. Гомер буе эшләттеләр дә, хәзер кирәкмибез…

Әнисә СӘЛӘХИЕВА

Әлмәт районы, Тихоновка авылы

Редакциядән: Сезнең зарыгыз буенча авылыгыз кергән Әлмәт районы Түбән Мактама җирлек башлыгы Михайлов Владимир Николаевичка шалтыраттык.

– Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен акча кирәк. Тихоновкада үзәкләштерелгән канализация бар, анда бар урам да тоташтырылмаган. Бу кыйммәтле эш, проекты – 1 миллион сум булса, монтаж эшләре якынча 25 миллион сум. Вишневая, Луговая кебек урамнарда яшәүчеләр мәсәлән үз акчаларына эшләтте бу эшне. Ә кайбер урамнарда, әйтик Южная, Елховаяда канализация уздыру мөмкин түгел диярлек, урамы шундый җирдә урнашкан. Ничек кенә булмасын, бу – акча. Тик хөкүмәтебезнең «үзәкләштерелгән канализация» дигән программасы юк, бу эшкә дәүләттән акчалар бирелми. Ә үзара салым акчасына ясатыр идек – Тихоновкада халык үзара салым җыешуга каршы чыкты. Алар акчаны кемдер китереп биргәнен көтә. Тик алай булмый шул… – диде ул әлеге уңайдан.

ХӘЕРЧЕНЕҢ АКЧАСЫН АЛАМА ТОВАР БЕТЕРӘ

Ел катастрофа белән башланды минем өчен. Тамак төбе авырткач, медицина хезмәткәре киңәше белән «Хлорофиллипт-спрей» сатып алдым. Тамакка сиптергәннән соң, авыз куышлыгында микроблар күп дип, ике ел элек үстерелгән (наращивание ясатылган) тешләр өстенә дә бер-өч тапкыр сиптергән идем, ярты сәгатьтән соң, шул үстерелгән тешләрем пычкы белән кискән кебек кителеп төште. Шушы спрейны сиптергәч төште бит бу, дип, теге медицина хезмәткәренә шалтыраттым. «Ничә сумлыгын алдың?» – ди. «250 сумлыгын», – минәйтәм. «Аның бит анысы әйбәт түгел, 300 сумлыгын алырга кирәк иде», – ди. Нинди аермасы бар икән, әйеме? Тешне кисә торган сиптергеч тамак төбен дә яндырырга сәләтледер, дип, аны башка сиптермәдем. Хәзер яңа тешләр куйдырырга кирәк. Тешне озак итеп куйдыртасың бит ул. Газета укучыларыбызга да әйтәсем килә – интегеп куйдырган тешләрегезне саклагыз, минем кебек булмагыз. Алда тешем юк хәзер – төбе генә бар. Куйдырасы була инде…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АТА БУЛЫП ЧЫКМАДЫ…

Ирләр дә ялгыша бу тормышта. Колхозларның гөрләп торган чагы. Үзебезнең борчак җирен урып бетергәч, авылдан ерак түгел Полянка дигән урыс авылына картымны булышырга җибәрделәр. Шунда торып бер атна эшләп кайтты. Капка төбенә трактор туктагач, йөгереп каршы чыктым. Ашарга алып йөри торган сумкасын суза: сумкасы селкенә. Карасам, күзләрен мөлдерәтеп, алма бөртеге кебек эт баласы утыра. «Атамы?» – дим. «Ата, ата. Хуҗасы да карап бирде, үзем дә карап алдым», – ди. Алып кердем, ашады-эчте дә, тәгәрәп йоклап та китте. Уянгач карасам, ата дигәнебез әнкә булып чыкты. «Әй, картым, әнкә бит бу. Әзрәк үскәч, бөтен дусларын җыя башлар инде, күршеләр белән ачуланышып бетәрбез», – дим. «Син нәрсә беләсең соң? Син бит бер нәрсә дә белмисең. Үсә-үсә чыга ул аның кирәкле әгъзалары», – ди. Әллә чынлап та шулай микән дип, озак вакытлар асрадык. Тик бер нәрсәсе дә үсмәде. Кыскасы, ирләр сүзенә генә ышанмагыз, ирләр дә ялгыша.

Флера СӘЙФЕТДИНОВА

Спас районы, Янбакты авылы

КЕШЕ КӨЛКЕСЕНӘ ҮЗЕГЕЗ КАЛМАГЫЗ

3нче гыйнвар көнне «Мәйдан» телеканалыннан Данир Сабировның концертын карадым. Концерты яхшы булды анысы – кешене көлдерә белә. Ләкин пародияләре урынлы булсын иде. Хәния Фәрхинең рәсемен куеп пародияләр ясады – көлделәр. Җентекләп язып тормыйм, ул концертны караучылар тагын булгандыр. Йөрәгем әрнеде. Халык артистын болай мыскыл итәргә Данирның хакы юк!

Сания САФИНА

Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии