Үткәне булмаганның киләчәге дә юк

Минем туган авылым Мирҗәм Арча районының иң ерак почмагында, Мари Иле чигендә урнашкан. Исеме дә дөньяның иң ямьле җире дигәнне аңлатадыр, мөгаен. Һәркемгә дә үз туган авылы иң-иң ямьле җир булып тоела инде ул.

Безнең авыл ямьле генә түгел, илебезгә өч герой үстереп бирүе белән дә данлыклы. Берсе – Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафин, икесе – Социалистик хезмәт геройлары Галимулла Әсхәдуллин һәм Дания Галимова. Алардан башка да илебезгә фидакарь хезмәт иткән авылдашларыбыз күп. Русиянең атказанган сәүдә хезмәткәре, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Нуретдин Ризванов; академик, профессор, шагыйрь, җитмеш төрле һөнәр иясе Рифат Җамал һәм башка бик күпләр алар.

Авылыбыз кечкенә генә, үзәктән дә ерак, мәктәбе дә юк, клубы да 100 еллык иске мәчеттә генә, шулай да яшьләр укырга тырыша. Югары белем алып, төрле өлкәләрдә мактаулы хезмәт куялар. Безнең авыл турында төрле газеталарда да язып чыктылар. Авылыбызга озакламый мең ел тулырга тиеш, дип язылган иде бер мәкаләдә. Моны кабер ташларындагы язмалар буенча ачыклаганнар. Шушындый авылның тарихын ачыкларга, китап бастырырга иде. Өч герой биргән авыл районда гына түгел, республикада да бердәнбердер әле ул.

Галимулла абый бик тырышып, бу хакта сөйләшүләр алып бара башлаган иде дә, аның кинәт вафат булуы белән бу эш тукталды. Югыйсә, район хакимияте дә риза, мәктәпкә материаллар тупларга да кушылган, күп кенә авылдашлар да булышырга әзерләр, дигән иде ул. Шушындый китап булса, инде бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз да куанып ятарлар иде. «Үткәне булмаганның киләчәге юк», – диләр бит.

Кадерле авылдашлар! Безнең авыл тарихка кереп калырга бик тә лаеклы. Бу зур эшкә алынып, көчебездән килгән кадәр булышыйк! Авылыбыз турында язылган китапны күрергә насыйп булсын.

МИРҖӘМЕМ

Бик күптән чыгып китсәм дә,

Якын туган авылым.

Һәр куагың күз алдымда,

Синдәдер ярты җаным.

Синдә туып, синдә үстем,

Туган авылым Мирҗәмем.

Кендек каным тамгангамы –

Иң якын газиз җирем.

Кайда гына яшәсәм дә

Сиңа тартыла күңел.

Анда минем туган нигез,

Сукмакларым истә гел.

Авырлыклар күп күрсәм дә

Балачакта, яшьлектә.

Иң күңелле вакыт булып

Саклана һаман истә.

Җәйләр буе печән җыю,

Көзләрен – бәрәңгесен…

Кышлар буе чыпта сугу.

Язларда – бәйрәм хисе!

Чөнки язларда туганмын,

Язларда уку бетә!

Язын басулар ачылгач,

Тамак кайгысы китә.

Өч герой биргән авыл ул –

Тирә-якта бер генә.

Каршында – тау, аста – елга,

Тиңнәр юк Мирҗәмемә.

Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии