АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АКЧАНЫ БИРЕРЛӘРМЕ?

«Татфондбанк»та 470 мең сум акчабыз калды, ала алмый калдык. Яңалыкларны укып, карап барырга тырышабыз инде үзе, гади халыкны тынычландырган булалар. Акчагызны ала алачаксыз, диләр. Аларга да ышанып бетмибез инде хәзер. Сез яңалыклардан һәрчак хәбәрдар бит, әйтегез әле: «Татфондбанк» турында уңай хәбәр бармы?

Рәис ГОМӘРОВ,

Арча районы

14нче декабрьдән 17сенә кадәр эшен туктатып торганнан соң, дүшәмбедән «Татфондбанк» яңадан үз ишекләрен ачты. Тик бу әле якын көннәрдә үк бөтен кешегә дә саклык кенәгәсендә йә исәп-хисап счетларында калган акчаларын бирәчәкләр дигән сүз түгел. «Банк бүлекчәләрендә кредитларны түләргә, кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгыннан салган акчаларны алу турында һәм башка мәсьәләләрдә консультацияләр алу мөмкин булачак», – диелә матбугат хезмәте мәгълүматында. Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина матбугат очрашуында: «Яңа елга кадәр гражданнар иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын ала алачак», – дип белдерде. Газетабызның бу саны типографиягә тапшырылганда, банкның язмышы ничек булып бетәчәге билгеле түгел иде әле.

КАЗАН МАТУР, ДИБЕЗ…

Узган атнада Аккош күленә чаңгыда йөрергә чыктым. Без Казанны бик мактыйбыз, матур шәһәр, дибез. Ә Аккош күле янындагы элекке «Нарат» рестораны һаман да янган хәрабә рәвешендә утыра икән. Мин аны сүтеп атканнар, дип уйлаган идем. Аждаһа кебек ул, шәһәрне ямьсезләп тора. Бөтен кешенең күңелен кайтара торган күренеш!

РӘШИТ,

Казан шәһәре

ХӘЗРӘТ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕМ КИЛӘ

Югалган Сөләйман хәзрәтне эзләү эше барамы, әллә инде аның турында оныттылармы? Шуны беләсебез килә.

Исемем редакция өчен генә

Петровский бистәсе имам-хатыйбы, «Нурулла» мәчетенең икенче имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов 7нче февральдә көпә-көндез югалган иде. Хәзрәтнең хатыны Рәбига ханым һәм аның балалары, ярдәм сорап, кая гына мөрәҗәгать итмәделәр, хат һәм видеоязма рәвешендә Русия Президенты В.Путинга да мөрәҗәгать юлладылар. Тик ун ай үтсә дә, алар һаман билгесезлектә яши. «Русия Президентына юллаган хатыбызга җавап алдык, анда: «Бу мәсьәләдә эш Татарстан тикшерү комитетына йөкләнде», – дип язылган. Ә Тикшерү комитетыннан, әтинең югалуы мәсьәләсендә ачылган җинаять эше туктатылды, дигән хат килде. Аннан аңлашылганча, тикшерүне дәвам итү өчен югалуда гаепләрлек кеше кирәк, ә ул юк», – дип сөйләгән Сөләйман хәзрәтнең кызы Зөлфия «Ирек мәйданы» газетасына.

Редакциядән. Исемен күрсәтмәүне үтенгән әлеге укучыбыз соравын хат белән юллаган. Анда сораулар байтак әле, хатның башына ук «1001 сорау» дип куелган. Калган сорауларына җавапларны киләсе саннарыбызда биреп барачакбыз.

БӨТЕН ИР ДӘ ЮНЬСЕЗ ТҮГЕЛ!

Газетаның 41нче санында (12нче октябрь, 2016 ел) бер әбинең «Хыянәт итмәгән ир юк ул» дигән сүзләре басылган иде. Мин дә шулай дип уйлый идем. Кызымны да: «Менә күрдеңме, ирләрнең барысы да шундый ул», – дип тәрбияләдем. Үзем гомер буе ятим бала үстердем, инде кызыма да шундый язмыш язган микәнни, дип уйлый идем. Ә газетаның 48нче санында (30нчы ноябрь, 2016) әлеге язмага кайтаваз басылды («Каш төзәтәм дип…»). Марс Яһудин атлы кеше, бик ачуланып язса да, дөресен язган, ирләрне яклаган. Аның мәкаләсен укыгач: «Карале, чыннан да, бөтен ирләр дә юньсез түгелдер, араларында юньлеләре дә бардыр», – дигән өмет уты уянды. Күзләремне ачканга, Марс әфәндегә бик рәхмәтле мин!

Сәлимә НӘҖИПОВА,

Чаллы шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии