«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КӘҖӘГӘ СУБСИДИЯ КАЙЧАН БУЛА?

Кәҗәләргә субсидия бирелә, дип язган идегез. Ноябрьнең 15енә хәтле бирелә, диелгән иде. Һаман бирелмәде. 20 кәҗәбез бар. Без пенсионерлар, пенсия әз, ярдәм булса – комачауламас иде. Фураж алыр идек. Былтыр 10 мең сум алган идек. Быел ни сәбәпле бирмиләр икән?

Фәүзия ШӘЙДУЛЛИНА,

Лениногроск авылы, Куакбаш авылы

Бу сорауга ТР Авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат ХӘБИПОВ аңлатма бирде: «Дөрестән дә, кәҗәгә субсидияне сентябрь-октябрь айларында ук тапшырабыз дигән идек. Ләкин инде сентябрь дә, октябрь дә үтте – субсидия бер районда да һаман бирелмәде. Без һәр районның авыл хуҗалыгы идарәләреннән 2018нче елның 1нче ноябренә булган исәп-хисапны сораттык. Районнарга субсидия барлык документлар җыелып беткәч тә китәчәк. Кәҗә асраучылар ул акчаны шушы арада алыр дип көтелә. Быел сөт бәяләре төшә башлагач, бер сыер асраучыларга – 2, ике сыерга – 3, өч баштан күбрәк сыерга 4 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Гадәттә, башка елларда бу төр субсидия хуҗалыктагы сыерлар санына карап түгел, ә һәр сыерга 3 мең сумны тәшкил итә иде. Быел, күргәнегезчә, сыерга субсидия арттырылды, шуңа күрә кәҗә асраучыларга субсидия җитми калган иде», – диде ул.

САМОЛЕТТА БЕРҮЗЕМ ОЧТЫМ

Аэропортларга яңа исемнәр кушуның гел кирәге юктыр кебек. Бу акча эшләүнең яңа бер төре кебек тоела миңа. Әлеге яңалыкка, реформага бик күп акчалар тотылачак. Шул акчаны ятимнәргә, сугыш чоры балаларына, инвалидларга бирсәләр, түрәләргә хөрмәтебез артыр иде. Мәсәлән, Бигеш аэропортын олысы да, кечесе дә белә. Аңа нигә тагын өстәп исем бирергә? Сүз уңаеннан, 70нче еллар уртасында Казанда пединститутта укыган чагымда төнге сәгать 12дә Бигештән башкалабыз Казанга очарга туры килде. Ничек алай булгандыр: мин бердәнбер пассажир идем. Билет бәясе 6 сум тора. Студент билеты белән 3 сум түләп очтым. Салонда стюардесса да мин генә идек. Бүген бу фантастика кебек тоела.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеев районы, Ижтамак авылы

АРАКЫ САЗЛЫГЫННАН ЧЫГАРГА БУЛЫШЫГЫЗ!

Газета укучылар арасында аракыдан дәвалый торган әбиләрне белүчеләр юк микән? Киявем эчә, бармаган җир калмады инде.

Гөлсинә,

Апас районы

РЕДАКЦИЯДӘН: Әгәр Гөлсинә ханым әйткән өшкерүче әбиләрне белүчеләр булса, чәршәмбе көнне 10нан 13 сәгатькә кадәр редакциябезгә шалтыратып әйтүегезне сорыйбыз.

БАЙЛАР ҮЗ КАШЫГЫН ГЫНА КАЙГЫРТА

Быел 2018нче ел, 100 ел элек 1918нче ел булган. Халыкка элек ничек авыр булган булса, хәзер дә шулай ук авыр. Элек ачлыктан, хәерчелектән кырылганнар. Хәзер гади халык начар экология, агулы ризыклардан кырыла. Ә байлар үз кашыклары өчен эшләп тора. Җир маен һәм башка байлыкларын бушлай үз кесәләренә тыгып куйдылар. 1918нче елда да фетнәләр күп булган. Бер гасыр үтсә дә, һаман шул авыр тормыш дәвам итә. Аллаһ сакласын, сугышлар була күрмәсен инде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии