- 20.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әниемнең бертуган энесе Якупов Гайфулла Якуп улы 1915нче елда Буа районы Килдураз авылында туа. Әтисе 1915нче елда сугышта хәбәрсез югала. Абыйсы да 1941-1945нче елдагы Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Апасы Ленинградта блокадада кала.
Гайфулла абый үскәч, Ленинградта эшли. 1940нчы елны әнисе янына кайта. Кайтканда бик матур алсу төсле, үзеннән чыккан бизәкле чуклы шәл алып кайта. Өйләнсә, кәләшкә бүләккә! 1941нче елны сугыш чыга. Абый сугышка китә. 1942нче елны һәлак була.
Үземә кофта тектерәсем килеп, әнидән шул шәлне сорадым. «Шундый яхшы әйбергә кайчы куеп кисмәкче буласыңмы? Аның гөнаһысын кая куярсың?» – диде әни.
2018нче елларда Килдураз авылы клубында музей ачтылар. Өстәге катта – Килдураз авылының үз улы, күренекле рәссам Шамил Нигъмәт музее. Аста – авыл тарихына багышланган музей. Гайфулла абыйның шәлен, фронттан язган хатлары белән бергә, «Тапшырылмаган бүләк» дип язып, Килдураз авылы клубындагы музейга тапшырдым.
СУФИЯ апагыз,
Буа районы
Комментарии