Мондый «хөрмәт» килешми

Телевизорыбызны «зомбиящик» дип санасак та, ул бар, ул түрдә, сөйли, көйли, күрсәтә. Әле шушы көннәрдә генә, 2нче октябрьдә ОТР каналының иртәнге тапшыруында тарихи вакыйгаларны билгеләп үттеләр. Шулардан Казанның алынуын, Казан ханлыгының 1552нче елның 2нче октябрендә дәүләт буларак юк ителүен исебезгә төшерделәр. Шушы ук көнне иртәнге тапшыруында ТНВ каналы да аны сүзгә-сүз диярлек кабатлады: Казан 1552нче елның 2нче октябрендә алынган.
Шулаен шулай да, менә нәрсә борчый. Тарихыбызда теркәлгән, уку әсбапларында да язылганча, Казан 1552нче елның 15нче октябрендә басып алына. Аңлыйм, ОТР каналы өчен тарихи вакыйганы, Казанның җиңелүен 13 көнгә алгарак күчерү әллә ни әһәмияткә дә ия түгелдер. Белмәүләре дә ихтимал. ТНВбызга нигә кирәк булды икән, дигән сорау туа. Шулай ук Диния нәзарәтенең дә Казанны яклап шәһит булганнарның рухларына багышлап дога кылуны ай елына күчерүләре алар эше. Дөнья киң, дөнья зур, тарихи вакыйгаларның даталарын бутамас өчен милади ел хисабы кабул ителгән дә инде, минемчә. Әле искә алынган хезмәткәрләр дә, әйтик, галәмнең бар булуына 7432 ел исәбеннән түгел, милади буенча 2023 ел икәнлегеннән туган көннәрен билгеләп үтәләр ич. Бихисап тарихи вакыйгалардан бары тик Казан тарихына шундый «хөрмәт» килешми, җәмәгать.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре 

Комментарии