Ипотека гына димәгән… Кооператив та бар

Ипотека гына димәгән… Кооператив та бар

Бүген Русиядә хәләл юл белән миллионлаган сум җыеп, шул акчага фатир ала алучылар сирәк. Шуңа күрә күпләр, үзе теләп, ипотека дигән богауны кияргә мәҗбүр дә инде. Тик ипотека тораклы булуның бердәнбер юлы түгел. Соңгы вакытта аеруча популярлашып киткән торак-туплам кооперативларын (ЖНК) да истән чыгармаска кирәк.

Без туплам кооперативлары турында шактый яздык инде. Шулай да «нәрсә соң ул?» дигән сораулар килеп тора, халыкның бу өлкәдә мәгълүматы җитеп бетми. Шуңа күрә берникадәр шикләнеп карыйлар. Чынлыкта, кооператив яңа нәрсә түгел бит. Советлар Союзында 1920нче елларда ук гамәлдә булган, аннары 50нче елларда яңадан күтәрелеш алган торак-төзелеш кооперативларын гына искә алыгыз. Ул заман кешеләренең күпчелеге нәкъ менә шул ысул белән фатирлы һәм дачалы булган да инде.

Кооперативлар бүген дә бар. Әйтик, Казанда – «Унистрой» төзелеш оешмасы тәкъдим иткән «Торак мөмкинлекләре» торак-туплам кооперативы. Аның эш механизмы болай: сатып алучы үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара, үзе аласы фатирның ярты бәясен (бу максатта ана капиталы да, шуның ише башка сертификатлар да кулланыла ала) кооперативның исәп-хисап счетына күчерә, ул исә шушы кергән акчага фатирны сатып алып куя. Ә сатып алучы калган сумманы ун елга бүлеп, кичектереп түли. Бернинди процентларсыз! Кооперативның ипотекадан аермасы да шунда: ул торак алу өчен кредит түгел, ә фатир бәясен аз-азлап кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Кооператив, банклар кебек, клиенттан кергән процент акчасына яшәми, шуңа күрә үз пайчыларыннан процентлар алмый. Ә ай саен түләнә торган мең сум кооперативның административ һәм хуҗалык чыгымнарын каплау өчен тотыла. Белгечләр «Торак мөмкинлекләре» кооперативы һәм ипотека ярдәмендә алынган фатирларның бәясен чагыштырып караган. Беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Ун ел түлисең килмәсә, бурычыңнан тизрәк тә котыла аласың – айга фәлән сум гына түләргә, дигән бернинди чикләү дә юк. Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә, аны иминиятләштерү дә – кооператив эше. Фатир кулланылышка тапшырылуга, син анда теркәлә аласың. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың.

Советлар Союзы заманында кооперативка кергән кеше торак алу өчен үз чиратын көтәргә тиеш булган, хәтта кайбер кооперативларда торучылар үзләре үк төзү эшләрендә дә катнашып йөргән. Хәзер дә кайбер кооперативлар чиратны еллар буена суза. Ә «Торак мөмкинлекләре» кооперативы инде әзер йортлардан фатирлар тәкъдим итә. Әйтик, «Арт-Сити», «Весна», «Царево Village» комплекслары – 2016нчы елның декабрендә, «Журавли» – 2017нче елның 1-2нче кварталында кулланылышка тапшырыла. Әлеге йортлар барысы да түбә астында, аларда эчке эшләр генә калып бара. Шуңа күрә хәзердән үк барып, үзең теләгән фатирны сайларга һәм кооперативка керергә була.

Процентларсыз, поручительләрсез, залогсыз гына торак алу ысулы ул торак-туплам кооперативы. Аның эшчәнлеге 215нче «Торак-туплам кооперативлары турында»гы Федераль закон тарафыннан саклана, шуңа күрә «кооператив ышанычлымы икән?» дигән сорау урынсыз.

Торак-туплам кооперативы турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче«МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии