АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ТАТАР ТЕЛЕН САНГА СУКМЫЙЛАР

18нче сентябрьдәге сайлауга үзебезнең 323нче сайлау участогыннан чакыру кәгазе алдым. Кәгазьнең бер ягында мәгълүмат – татарча, икенче ягында урысча булырга тиеш. Әмма минем адреска килеп ирешкән чакыруда мәгълүмат урысча ягында гына тиешенчә тутырылган. Бу гамәлне татар телен санга сукмау, татар милләтенә тискәре карау дип бәялим. Республика җитәкчеләре, Татарстанда урыслар һәм татарлар дустанә мөнәсәбәттә яши, дип белдергән вакытта, 323нче сайлау участогындагы бу гамәл тискәре фикер тудыра. Урыс милләтендәге кешегә татар телендә генә язылган кәгазь китереп тоттырсалар, ул шунда ук, Татарстанда урыс телен түбәнсетәләр, дип, Мәскәүгә зарланыр иде. Ә татарлар кемгә зарлансын? Татар милләтенә каршы даими чыгып торган законнарны хуплап барган Татарстан депутатларынамы? Әйтергә кирәк, 323нче сайлау участогында татар теленә тискәре караш үткән сайлаулар вакытында да күзәтелә иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

                                                                                               Казан шәһәре

КҮГӘРЧЕН КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

Мин яшәгән Рихард Зорге урамында күгәрченнәр белән көрәш бара. Элек күп катлы йорт салганда түбәләр, балкон, тәрәзә кәрнизләре астында кошлар өчен махсус тишекләр калдырыла иде. Хәзер менә шул тишекләрне томалап бетергәннәр. Кайбер йортларда измә сылап каплаганнар, кайсында рәшәткә куйганнар. Күгәрченнәрне кышка таба оясыз калдыруны мин вәхшилек дип саныйм. Әле бер көнне күрше хатыны кергән иде, кошларны кызганып, икәүләшеп елаштык. Нәрсә булыр инде алар белән? Кемгә кирәк булды икән ул тишекләрне томалаттыру?

ФӘРИДӘ апагыз,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына архитектор Александр ИШМОРАТОВ менә мондый аңлатма бирде: «Ул түбә астындагы тишекләр һава йөрсен өчен калдырыла, вентиляция ролен үти иде. Аны, «кошлар өчен махсус калдырылган оялар», дип, романтиклар гына уйлап чыгарды. Чынлыкта, архитекторларның, төзүчеләрнең романтика турында уйларга вакытлары юк, йорт озаграк хезмәт итсен, дип тырыша алар. Дөрестән дә, күгәрченнәр, чыпчыклар ул тишекләрне оя урынына куллана иде. Анда җылы, явым-төшем дә үтми. Тишекләрне томалау хәзер генә башланмады, күптән күзәтелә инде ул. Югары катта яшәүчеләр баш өстендә күгәрчен тыпырдавыннан, аларның туктаусыз гөрләшүеннән, ачык балконнарны нәҗес белән «бизәүләреннән» туеп, идарә итү компанияләренә мөрәҗәгать итә, алар исә тишекләргә рәшәткә куя. Гадәттә, бу эш бөтен йорт халкы белән килештерелә. Фәридә апаның кошларны кызгануын аңларга була, әлбәттә, тик бер кеше әйтә дип кенә ул тишекләрне кабат ачмаслар шул. Аның урынына йорт ишегалдында күгәрченнәр өчен җимлекләр, оялар ясап куярга мөмкин».

«ҮЛЕМНӘН АЛЫП КАЛДЫ»

Авыр хәлдә Казанның 7нче больницасының хирургия бүлегенә китерделәр. Табибә Лилия Сайделовна Фәссәхова Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм үзенең җиңел кулы белән мине үлемнән алып калды, аякка бастырды. Палатага ак канатлы фәрештәдәй килеп кереп, хасталарның хәлен белешеп йөри ул. Ике атна яттым мин анда, хәзер үз аягымда атлап йөрим, Аллаһка шөкер. Лилия Сайделовнага эшендә уңышлар телим! Минем кебек бик каты әрнеп-сыкрап барган кешеләр бик күп буладыр, шуларны аякка бастырып, үзе андый хәсрәт күрмичә, гаиләсе белән тынычлыкта, бәхет-шатлыкта яшәсен!

Рәмзия ИМАТДИНОВА,

Чүпрәле районы, Чепкас-Илмәт авылы

ТАТАРСТАН ЗАКОННАРЫН ХӨРМӘТ ИТИК!

1990нчы елның 30нчы августы – ТР Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация, ә 1992нче елның 6нчы ноябре – Татарстан Конституциясе кабул ителгән көннәр, республиканың бәйрәмнәр турындагы законы нигезендә, бәйрәм һәм ял көне дип санала. Шулай ук Ураза һәм Корбан гаетләре дә Татарстанда ял көннәре дип расланды. Ә кайбер оешма җитәкчеләре, ТР Президенты указын санга сукмыйча, бу көннәрдә хезмәткәрләренә ял бирми. Алар үзләрен Мәскәү карамагында санап, Татарстан законнарын үтәмәсәк тә ярый, дип уйлыйлар. Бу җитәкчеләр Татарстан икмәген ашап, суын эчеп, республикабызда яшәгәч, Татарстан законнарын хөрмәт итәргә тиеш түгелме соң?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТРАНСПОРТ ЯҢАРА, ДИЛӘР

2018нче елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатына Казандагы барлык троллейбусларны да яңартып бетерәчәкләр, дип сөйлиләр. Шул сүз дөресме икән?

МАРСЕЛЬ,

Биектау районы

Казан шәһәре мэриясеннән алынган җаваптан күренгәнчә, бу елның азагына кадәр башкаланың җир өсте транспорты паркы тулысынча яңарачак. 70 троллейбус һәм бер секцияле 22 трамвай вагоны сатып алынган инде. «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвов әйтүенчә, тиздән Казанда калтырап беткән бер генә трамвай яки троллейбус та калмаячак.

ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ДИМӘГЕЗ

Мөселман кардәшләремә бик күп еллар җыелып килгән борчуымны җиткерәсем килә. Мин туып үскән авылда, хатын-кызлар үзләренең ирләренә, хәләл җефетләренә, сөйгән ярларына «тормыш иптәшем», яки «иптәшем» дип әйтә иде. Хәзерге заманда да күп кенә журналистлар шул «авыру»ны йоктырды. Җәмәгать! Иптәшем дип иптәшкә, эт яки мәче сорап килгән кешегә әйтәләр. Иптәш итеп юлга чыккан кешегә дәшәләр. Заманында коммунистлар бер-берсенә «иптәшләр» («товарищи») дип эндәшәләр иде. Хәзер бик сирәк кеше «бу – ирем», «бу – хатыным» дип таныштыра. Тик андыйларның әйткәне йөрәккә сары май булып ята. Ә инде иптәшем йә тормыш иптәшем дип әйтсәләр, башка күсәк белән суккан кебек була. Кыскасы, сөекле һәм сөйкемле хатын кызларыбыз, сезнең авызыгыздан тәмле сүз ишетәсе килә. Авызыгызны тутырып, хәләл җефетем, ирем, сөйгән ярым диегез. Иптәш – иптәш кенә инде ул. Күп вакытта шундый иптәшләр була, үзең бай булып, булышып торганда гына янәшәңдә йөри. Байлыгың беткәч, яныңнан таю ягын карый!

Әнәс БАТЫРХАН,

Казан шәһәре

«СЕЗ – ЯХШЫ КҮҢЕЛЛЕ КЕШЕЛӘР»

«Безнең гәҗит»не ни өчен шулай яратам, көтеп алам икән?» – дип, гел аптырый идем. Урамда кеше белән сөйләшерлек түгел бит хәзер. Кемгә нәрсә әйтсәң, нәрсә буласын белерлек түгел. Ә мин «Безнең гәҗит»тә эшләүчеләргә тулысынча ышанам. Сездән яхшылык кына киләчәген дә беләм. Әнием вафат булганнан соң, дустым булып сезнең газетагыз калды. Коллективыгыз да шундый яхшы сезнең, күз тимәсен. Газетаны алгач, өемә яхшы күңелле кешеләр килгән кебек була, эчемә җылы керә. Рәхмәт сезгә!

Сәлимә НӘҖИПОВА

Чаллы шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыларыбыздан әнә шундый җылы шалтыратулар кабул итү безгә дә бик рәхәт. Мондый сүзләрегезне ишеткәч, файдалы һәм кызыклы язмаларны тагын да күбрәк язасы килә. Эшчәнлегебезне югары бәяләвегез өчен рәхмәт. Һәрвакыт бергә булыйк!

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии