- 20.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган атнада Татарстанны «саттым» бит әле. Төгәлрәге, Казан мэрын «сатып җибәрдем». Яхшы кулларга сатканмындырмы, начармы, төгәл генә әйтә алмыйм. Алай да, соңыннан бик үкендем үзе. Ни өчен дигәндә…
Беренчедән, башкалабыз мэры Илсур Метшин турында чит-ят кешеләргә үз фикеремне белдергәндә, мин бу эшләрнең «сату-алу» булуын белмәдем. Бары азактан, алар кулыма акча тоттыргач кына нәрсәләр эшләп ташлавымны аңлап алдым. Сүз иреге булган җәмгыятьтә яшибез, имеш. Теләсә кайчан үз сүзеңне курыкмыйча әйтә аласың, янәсе. Их, авызымны уйлап ачкан булсаммы…
Икенчедән, мэрның бәясе бик арзан булды. Аны нибары берничә ипилек яки, кайберәүләр телендә әйткәндә, бер яртылык итеп бәяләделәр…
КЫЗЫКЛЫ ЧАКЫРУ
Статистик күрсәткечләр турында укыганыгыз, ишеткәнегез бар инде. Узган атнада гына халык арасында булган сораштыруда, ягъни социологик тикшерүдә катнашырга тәкъдим иттеләр. Андый тикшерүләр уздыруның берничә төре бар. Мин катнашканы фокус-группа дип атала иде. Сораулар тулы анкетага җавап биргәч, төркемдә булган кешеләр белән үзара әңгәмә уздырыла һәм теге яки бу сорауга карата һәркемнең фикере ачыклана.
Новосибирск шәһәреннән килгән бер төркем социологлар, шулай итеп, Казан халкының яшәү шартларын, мэрның эш һәм шәхес сыйфатларын тикшерергә алынган. Һәр көнне билгеле бер яшьтәге аудитория җыела һәм һәрбер төркем анкета тутыра, алар белән әңгәмә уздырыла икән. Сүз уңаеннан, бу сораштыру 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Вишневский урамында урнашкан китапханәгә кичке сәгать 6да җыелыштык. Безнең төркемдә 25-35 яшьлек хатын-кызлар буласын алдан ук белә идем. Ә бирегә безне очраклылык белән җыйдылар. Миңа, мәсәлән, урамда мөрәҗәгать итеп, нинди өлкәдә эшләвем һәм яшем белән кызыксынгач, шундый сораштыруда катнашу мөмкинлеге барлыгын белдерделәр һәм фәлән вакытка китапханәгә килергә куштылар. Социологик тикшерүләрдә моңарчы катнашып караганым юк иде, шуңа күрә ике дә уйламыйча ризалаштым.
ЮЛДАН БАШЛАНА…
Ишек төбендә безне яшь, матур егет каршы алды һәм уку залларының берсенә озатып куйды. Анкета тоттырдылар. Кеше җыелып беткәнче, без шул анкеталарны тутырып куярга тиеш идек. Сорауларның барысы да Казан шәһәрендәге проблемалар (шул исәптән, сүз иреге мәсьәләсе дә) һәм мэрның шәхси сыйфатларына бәйле. Әйтик, бер сорауда калабыздагы иң кискен торучы проблемаларын исемлектә саналганнар арасыннан сайлап алырга кирәк иде. Юлларның начар булуын, җәмәгать транспортлары белән булган проблемаларны сайладым. Калганнары истә калмаган. Шулар белән беррәттән, сәламәтлек саклау оешмаларындагы тәртипсезлек, балалар бакчалары җитешмәү, шәһәрдәге коррупция, юллардагы «бөкеләр», милләтара низаг, милләтчеләрнең пикет-митингларга йөрүе, шәһәр мэрының гади халыктан ерак булуы, аны ишетмәве, тагын әллә нинди проблемалар буенча аерым сораулар бар иде. Аларга аерым тукталып тормыйм, ләкин уртак әңгәмә барышында, Казан халкының нинди авыр хәлдә яшәвен аңладым һәм безнең мэрдан да булдыксызрак кеше юк икән дигән фикердә калдым. Баксаң, бездә проблемасыз бер генә өлкә дә юк икән бит.
Инде кайчаннан бирле ремонт ясауларына карамастан, юлларның коточкыч хәлдә, ватык, чокыр-чакырлы булуы – аерым тема! Трамвай рельсларының биеклеге аркасында, кайбер чит ил машиналары, борылышта шул рельслар өстенә эләгеп, хәтта асылынып кала. Яңгыр яуса, зур-зур машиналар да йөзтүбән капланып, суда йөзеп йөри, ә «Ока» кебек кечкенә машиналар, маршрут автобуслары судан йөзеп үткәндә, дулкын белән юл читенә бәреп чыгарыла. Бу һич арттырып сөйләвем түгел, ышанмасагыз, әле күптән түгел генә яуган яңгырлардан соң төшерелгән видеоларны интернеттан карагыз. Кыш көне кар яуса, бөтенләй авыр хәлгә калабыз. Менә шуларның барысы турында иң беренче сөйләштек. Бер кызның белеме нәкъ менә юл төзелеше буенча икән. Ул безгә Европада асфальтның 50 сантиметрлы калынлыкта булуы, ә бездә нибары15 сантиметргына салуларын яхшылап аңлатты.
КАЗАНДА ЯШӘМӘС ИДЕМ?!
Сүз үзеннән-үзе җәмәгать транспортларына барып тоташты. Аларның кайберләре 50шәр минут килми тору җитмәгән, йөртүчеләрнең бөтен салонны төтенгә батырып тәмәке тартуы, кондукторларның дорфалыгы, маршрут автобусларының үзара узышып, аннары кисәк кенә туктап, кешеләрнең кабыргасын, кулын сындыруы турында чиратлап зарланыша башлаган идек, бер кыз барыбызны да бүлдереп туктатты да, үзенең Казан АТПларының берсендә эшләү тарихын сөйләде.
– Кондукторларның кайберләре, 3-4 сәгать йоклап, көчкә аяк өстендә йөри. Йөрмәсләр иде, аларны алыштырырга, яхшылап, сменалап бүлеп эшләргә кеше юк. Йөртүчеләрнең куышуыннан зарланасыз. Аларның кайсында хәтта машина йөртү таныклыгы да юк. Бер көнгә килеп, шабашка эшләп китүче азәрбайҗаннар, таҗиклар бик күп. Әйе, автобуслар тузган. Аларны ремонтларга акча, запас частьләр юк. Ах, андагы хәлләрне күрсәгез, сез беркайчан да маршруткага утырмас идегез… – дип уфтанды ул.
Арада бер-ике әни кеше бар иде һәм балалар бакчасы мәсьәләсенә кагылгач, электрон чиратларның тагын бер «показуха» икәнлеге, баланы бакчага бары тик ришвәт белән генә урнаштырып булуы турында үз мисалларында тәфсилләп аңлаттылар.
Зур күпчелекнең Казанда яшәргә теләмәве, аны биредә яки гаиләсе, яки эш урыны гына тотып торуы ачыкланды. Бер кыз читкә китмәвенең сәбәбе дип тел белмәвен генә атады, ләкин ул да инде тел курсларына йөри башлаган икән. Ни өчен яшьләр читкә китә соравына җавап буларак, Казандагы коррупциянең гадәти хәл саналуы, туган-тумачалык белән генә эшкә урнашып булуы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлау өчен дә күп җирдә «төртүнең» мәҗбүрилеге һәм башкалар аталды.
«ТЫРЫША, БУЛДЫРА АЛМЫЙ»
Казандагы проблемаларны саный китсәм, алар һәр почмакта тулып ята: газетада урын җитмәс. Шулай да, берсенә игътибар итми булдыра алмыйм. Казанда барган төзелешләрнең сыйфатсызлыгына зур басым ясады тикшерүдә катнашкан кызлар. Йортлардагы капиталь ремонтлар, сипләнгән юллар, Универсиада корылмалары, әле күптән түгел генә ачылган «развязкалар», гомумән, бар җирдә дә инде хәзер үк байтак хилафлыклар табарга мөмкин. Бу инде булсын дип түгел, ә акчасы тизрәк алынсын дип эшләнгәнгә шулайдыр. Әңгәмәдә катнашкан 9 кызның бары тик берсе генә мэрны чагыштырмача уңай: «тырыша, ләкин бик үк булдыра алмый», дип бәяләде. Аны ничек сурәтли алыр идегез соравына да әллә ни уңай җаваплар яңгырамады. Хәйләкәр, шома, үз-үзен бик яратучы, горур, мин-минлекле, телгә оста – эшкә юк кебек фикерләр ишеттем.
Социологларның соңгы соравы: Путинга мөнәсәбәтегез ничек?
– Соңгы сайлаулар узгач булган шау-шудан соң Путинга мәхәббәт аңлата алмыйм, гафу итегез, – дидем мин. – Аның сәясәте чорында милли мәктәпләр ябылды, хәтта Русия халыклары съездында булырга да туры килгән иде, алар барысы да шуңа бик борчыла. (Бу сүзләремнән соң миңа күпләр «очып кунды».) Ул үз-үзен якласын өчен хезмәт хакларын күтәреп, исем алыштырган булып, зурлап узындырган полициянең чын йөзе ачылды. Путин вакытында түгел, Медведевта иде ул димәгез, икесе бергә, рольләрне алыштыра-алыштыра бөтенебезне уч төбендә биетә. Халык митингларга рәхәт тормыштан чыкмый, пикет-митинглар саны сизелерлек артты. Бердәм дәүләт имтиханы дигән могҗизаны да күрдек, мәктәпләрдә түләп уку турында сүз таралды… Шуңа күрә аны күрсәгез, Татарстаннан сәлам әйтерсез, – дип тәмамладым.
СӘЯСӘТНЕҢ ТАГЫН БЕР УЕНЫ
Соңгы сорау башымдагы шик-шөбһәләргә нокта куйды. Мэр янына Путин каян килеп кысылырга мөмкин? Гомумән, Казанга килеп фәнни тикшерү уздыру кемгә кирәк дип уйлыйсыз? Гадәттә, социологик тикшерүләр кемнеңдер заказы белән башкарыла. Әгәр алар сату-алу темасына багышлана икән, ниндидер компания шундый сораштыру-тикшерү уздырырга заказ бирергә мөмкин. Ә менә сәяси темаларга сораштырулар уздыру кемгә кызык? Әйе, хөкүмәткә.
Новосибирск шәһәреннән ары килеп, безнең шәһәр мэрына булган дәгъваларны тыңлап утыру кемгә кирәк дип уйлыйсыз?! Мэр үзе шәһәр халкының үзе турында ни уйлавын белергә теләгән дияр идем, Универсиада алдыннан аның бу эш белән шөгыльләнергә вакыты бар микән? Безнең фикер аңа кирәктер дип тә уйламыйм, чөнки ул аны болай да бик яхшы белә. «Эфир» телеканалыннан чыгыш ясаган булып, яңгыр яки кар явып узса да, Казан халкы алдында аклануы тәмам туйдырды. Ә бәлки, ул безнең хөкүмәт башлыкларын да туйдыргандыр һәм аны алыштырганчы халык фикерен белешергә кирәк дип тапканнардыр? Белмим, алай дип уйламыйм…
Соңгы арада Казанга теш кайраучылар бик күп. Бу сораштыру да мэрдан туйганчы зарландыру өчен түгел, ә аны җитәкче буларак бәяләп, башка бер вазифага билгеләү өчен башкарылмый микән?! Әйтик, хәзерге Президент урынына. Аны исә Мәскәүгә берәр министр итеп билгеләрләр. Бәлки, киресенчә булып, Метшинны үзләренә алырга маташалардыр! Уйлый башласаң, баш ярылырга мөмкин монда. «Сораштыру нәтиҗәләре белән кайда таныша алачакбыз?» – дигән соравыма да: «Кызганычка каршы, беркайдан да белә алмаячаксыз, бу безнең үзәк өчен генә башкарыла», – дигән социологка һәм аның «фән өчен генә тырышам» диюенә ничек ышанмак кирәк?!
Илдинә ЯДКӘРОВА.
Казанга бәйле кызыклы фактлар:
- «Миллениум» күпере Казандагы иң зур һәм биек күпер санала. Аның биеклеге –42 метр, киңлеге 17 метрдан артык.
- Казанда Универсиада вакытында 64 объект файдаланылачак. Шуларның 36сын Универсиада өчен махсус төзиләр.
- Универсиада авылы бөтен Универсиадалар тарихында иң яхшысы булачак һәм 14500 кеше сыйдырачак.
- Казан Кремле мәйданы – 13 гектардан аз гына артык. Мәскәү һәм Түбән Новгород Кремльләреннән соң ул өченче урында тора.
- Казан метросында 7 станция бар. Ул Русиядәге иң кыска метро. Шул ук вакытта иң кыйммәткә төшкәне дә.
- Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында 3 тиен яши. Алар кулдан көнбагыш, арахис чикләвеге һәм башка сый-нигъмәтләрне яратып ашый.
- Казанда төзелүче өр-яңа стадион 45 мең кешене сыйдырачак.
- Казан федераль университетында бүген 50 мең студент укый.
- Илсур Метшин Казан белән идарә итә башлаганга быел 7 ел тулды.
- Казан мэрына хәзер 43 яшь.
- Казанда фатир бәяләре уртача алганда бер квадрат метрга 32 мең сум тәшкил итә.
- Явыз Иван Казанны яулап алганда аңа нибары 22 яшь булган.
- Казаннан Мәскәүгә кадәр 800 чакрым. Анда барып җитү өчен очкычта 1 сәгать 20 минут, поездда 12 сәгать, теплоходта 5 көн вакыт кирәк.
Казан мэрын «саттым» ,
Комментарии