Дөреслек җиңде

Барысы да коллективка яңа җитәкче итеп Марат Баһаветдинов билгеләнгәч башлана. Язманың икенче герое – унҗиде ел өлкән мастер булып эшләүче Данил Минһаҗев.

Моңарчы икенче бер оешмада тәэминатчы булып эшләгән кеше 2010 елның март аенда Түбән Кама шәһәрендәге 1нче төзәтү-дәвалау учреждениесендәге (ЛИУ-1) 128нче һөнәри училищега (ПУ-128) директор итеп билгеләнә. Әлбәттә, яңа җитәкче коллективта үзгәрешләр кертүчән була. М.Баһаветдиновның исә алдына куйган беренче максаты – өлкән мастердан котылу. Ләкин зур стажлы, тәҗрибәле, эшендә гел макталып киленгән, бик күп Мактау кәгазьләренә ия булган, өстәвенә, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында “Начальное профессиональное образование в системе ИТК (исправительные трудовые колонии) РТ” темасына методик эш яклаган өлкән мастерны тиктомалдан эштән куу мөмкин түгел. Шуңа да директор мәкерле ниятен төптән уйлап тормышка ашырырга була. Тик ул бер фактны искә алмый – Минһаҗев читтән торып юридик белем ала.

Әлбәттә, сорау туа: нигә директорлык постын Минһаҗевка тәкъдим итмәгәннәр? Иткәннәр, тик ул аннан баш тарткан. “Уртача директор булганчы, үз эшен яхшы итеп, яратып башкаручы өлкән мастер булуың хәерле”, – дип җавап бирә ул тәкъдимгә каршы. Ә менә яңа директорның бу урында үз кешесен – мәктәбен тәмамлаган Владимир Арлашкинны бик тә күрәсе килә. Мөгаен, кирәк чакта терәк була алырлык якын дустыдыр.

Өлкән мастер эшеннән кер эзләү процессы башлана. “Ничек синең хезмәт хакың директорныкыннан да югары?” – дип сорый ул аннан. Минһаҗевның: “Биш ел эшләгән саен күтәрелә. Аннан соң мин югары категорияле белгеч”, – дигән җавабы аны чыгырыннан чыгара. Категорияне ничек алуы, кем бирүе турында сораша башлый. Яшерер нәрсәсе булмаган өлкән мастер аларга туры җавап биреп бара.

Директорның эзәрлекләве дәвам итә. Эшеннән юк-бар кимчелек табып, аңа кисәтү, шелтә бирә, премиясен кисә. Хәл Минһаҗевка 50 яшь тулуны билгеләп үтәргә әзерлек башлангач тагын да кискенләшә һәм директорны хәлиткеч адым ясарга – өлкән мастерны эштән азат итәргә менә дигән сәбәп була.

Директордан ярдәм булмагач, Минһаҗев училищеның элеккеге директоры Н.Галиевтан калган әзер бланкка УФСИН начальнигы Д.Хәмадишин исеменә хат яза һәм аңа кул куйдыру өчен, ЛИУ начальнигы И.Слесаревка керә. Сүз дә юк, өлкән мастерның бу эше Баһаветдиновка ошамый. Менә бит, аны эштән азат итү өчен сәбәп тә килеп чыкты. Ә өлкән мастер монда бернинди дә криминал күрми, чөнки мөһер белән штампны кулына тоткан кеше түгел ул. Баһаветдин форсаттан файдаланып, Минһаҗевка мөһер белән штампны урынлы кулланмавы өчен шелтә белдерә. Шул ук вакытта аның премиясе, материаль ярдәм һәм башка түләүләр бирелми. Бу гына аз тоела директорга: ул өлкән мастерны хезмәт килешүен өзү турындагы документка кул куярга мәҗбүр итә. Дөрес, Минһаҗев кисәтү кәгазенә (уведомление) үзенең риза булмавы турында яза, тик директор әлеге документны шунда ук юк итә. Икенче көнне Данил Минһаҗев язма рәвештә директор карары белән риза булмавы турында хәбәр итә һәм аның җавап бирүен үтенә. 30 июньдә өлкән мастер “нейровегетатив кризис” диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Ул дәваланган көннәрдә почта аша аның хезмәт кенәгәсе килә. Баксаң, директор аны Хезмәт кодексының 79нчы маддәсе буенча (эш бирүче тарафыннан хезмәт килешүенең өзелүе) эшеннән азат иткән икән. Аптырашта калган өлкән мастер, хәлне аңлатып һәм ярдәм сорап, ЛИУ начальнигы И.Слесаревка хат яза. Тегесе, үз чиратында, Баһаветдиновны чакыртып, конфликтны тыныч юл һәм законны бозмыйча гына хәл итәргә тәкъдим итә. Ләкин уңай җавап алынмый.

Директорның бу адымын мин фашистлар кылган гамәлгә тиңлим. Баһаветдинов үз милләтеннән булган хезмәткәрен рәнҗетеп, мораль яктан басым ясап, сәламәтлеген какшатырга һәм бакыйлыкка озатырга тели дигән нәтиҗәгә килдем.

Туганнары киңәше белән өлкән мастер судка мөрәҗәгать итте һәм анда үзенең гаепсез булуын, ә директорның законны тупас бозуын раслады. Әйе, судья А.Әдһәмова рәислегендә, прокурор Р.Гәрәев, сәркатип Л.Рәфикова составында узган суд Минһаҗевны тулаем аклады һәм аны үз эшенә кире алулары, шулай ук агымдагы елның 1 июленнән 12 августына кадәр прогул ясарга мәҗбүр булган көннәре өчен 26038,22 сум күләмендә хезмәт хакы, шуңа өстәп, 2 мең сум күләмендә әхлакый зыянны каплау турында карар чыгарды.

Дөреслек җиңде, ләкин директор җиңелүен тыныч кына кабул итәрме, Минһаҗев эшеннән кимчелек-җитешсезлекләр эзләү, аны төрлечә эзәрлекләрүләр дәвам итмәсме – боларын вакыт күрсәтер.

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Түбән Кама.

Комментарии