Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

РАЙОННАРЫ КҮРШЕ, ТӘРТИПЛӘРЕ – ТӨРЛЕ

Азнакай районының Социаль яклау бүлегенә карата үземнең дә, сезнең газета укучыларының да зарлары бик күп. Кешегә ярдәм итәр урынга анда эшләүчеләр, киресенчә, батырып утыралар, кызыксындырган сорауларга җавап бирмиләр. Чиратны көйләү өчен терминал куйганнар, тик янында аңлатучы бер кеше юк. Олы яшьтәге карт-карчыклар килә, алар ул системаны ничек аңласын? Бүлмәләргә кереп сораша башласаң, ачуланалар, «Нигә талонсыз кердегез?» – диләр. Стендларда кирәкле мәгълүмат юк. Килсәң, ярты көнең бетә.

Прописканы алыштыру мәсьәләсендә Бөгелмәдәге Социаль яклау бүлегенә йөрергә туры килде. Шаклар катып кайттым: татарчасы да, русчасы да аңлатып язылган, терминал янында белгеч кыз басып тора: «Апа, кайсы кабинетка килдегез? Нинди мәсьәлә буенча? Менә сезгә талон, шушында керерсез», – дип җитәкләп диярлек йөртәләр. Ярты сәгатьтә бөтен әйберне эшләп җибәрделәр.

Рузилә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Азнакай районы, Тымытык авылы

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин аңлатуынча, регламент буенча терминаллар янында махсус белгеч торуы каралмаган. Һәр районның социаль бүлекчәсе бу мәсьәләдә үзенең мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. «Министрлыкта без барлык бүлекчәләрне дә Интернет аша турыдан-туры режимда видеодан күзәтә алабыз. Аннан Азнакайда мәгълүмат такталарының барлыгын күрдек. Укучыгыз моның киресен исбатлый ала икән, фотога төшереп, безгә җибәрсен. Тикшерү уздырырбыз, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак, хәтта эштән алынулары да ихтимал. Әлбәттә, бөтен документлар да мәгълүмат такталарына сыя алмый, шуңа күрә аларны министрлык сайтында табып була. Халык үзенең сорауларын шулай ук безнең Интернет кабул итү бүлмәсендә дә калдыра ала», – ди Рафаил Гыйниятуллин.

Ә БЕЗДӘ НИЧЕК?!

Дагыстанда нәшер ителүче «Ас-Салам» газетасының 5нче июль санында «Особые условия для школьников-мусульман» дип исемләнгән язма басылып чыкты. Анда китерелгән мәгълүматлар Бөекбританиянең дәүләт мәктәпләренә дә кагыла. Һәр мәктәптә өлкән класс укучылары өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре булдырылган. Анда укырга кергәндә, ата-аналарның теләкләрен искә дә алып, мәктәп ашханәләрендә хәләл ризыклардан ашамлыклар да әзерлиләр икән. Менә, ичмасам, Бөекбританиядә мөселманнарга караш! Ә Русиядә хәтта укучыларга мәктәпләрдә башларына яулык бәйләргә дә рөхсәт итмиләр! Татарстаныбызда бу мәсьәләләр кайчан хәл ителер микән?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-

ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ПРОФЕССОР ЯЛГЫША

Узган саннарның берсендә профессор Рифат Җамал, Хрущев-Сталиннарны күтәрмәкче булып, саллы гына мәкаләсен бастырды. («Уйлап карасаң…», «Безнең гәҗит», №27, 6нчы июль, 2016). Мин андый карашта түгел. Сталин бит ул дөньяда Гитлердан соң икенче урында тора. Генералиссимусның кара табы әле дә безгә кагыла. Ә Хрущев зинданнарны ачты, «халык дошманнарын» аклады. Төрле фикерләр булырга мөмкин, ләкин иптәш профессор арттырып җибәрде, минемчә.

Шул ук санда Вәфирә Гыйзәтуллина турында «Русиянең атказанган артисты», дип язгансыз. Ә чынлыкта ул аннан бөтен халык алдында ваз кичте, моны истә тотсак иде.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРЕВ,

Казан

ДЕПУТАТЛАР ШУНДЫЙ ДА БУЛА ИКӘН

Минзәлә районы Тупач авылында Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов бик матур Сабан туе уздырды һәм шул ук көнне авылда Мәдәният йорты ачылышында катнашты. Милли бәйрәмебезне үткәрүне ул үз өстенә алды, бик күңелле булды. Ничә төрле ансамбльне алып килделәр – биючеләр, җырчылар, Казаннан да артистлар бар иде. Халыкка бушлай пылау ашаттылар, балаларга туңдырма өләштеләр, кызыклы бәйгеләрдә уйнаттылар. Бөтен халык шаккатты инде аңа. Рәхмәт әйтәсем килә. Чын депутат шундый булырга тиеш, минемчә.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

ЯШЬЛЕГЕМ ҖЫРЛАРЫ

1970нче еллар башында халыкта бик матур җыр йөрде. Аның авторын да белмим, сүзләре дә онытылды диярлек, хәзер ишеткәнем юк. Шуны белүче юк микән?

«Сау булыгыз, кыр казлары,

Җырыбыз бездә кала.

Ул да бит безнең арада

Канат очырган бала

Беләбез, диңгезләр кичеп,

Җырыбыз бездә кала», дигән сүзләр бар анда.

Васил ШАҺИӘХМӘТОВ,

Кайбыч районы, Иске Чәчкап авылы

***

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии