- 20.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №28 (20 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Роспотребнадзор» тикшерүләреннән соң, Казандагы рәсмиләштергән 3 пляжда су коену тыелган иде. Суы пычрак чөнки! Ләкин Русия кешеләрен берни дә куркытмый, ахры. Яңа көн туу белән шәһәр халкы су янына агыла. Шулар белән беррәттән мин дә «Су коену тыела!» дип зур итеп «тамга салынган» җирләрне карап кайттым.
Язылса-язылмаса да, кешеләр шунда су коенырга, кызынырга йөри. Тыюлы җирләрнең өчесендә дә халык. Тимер юл вокзалы артындагы «Локомотив», «Кырлай» паркы янындагы «Нижнее заречье» һәм Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомолец» пляжлары. Соңгысына барып җитә алмасам да, ул беренчеләреннән әллә ни аерылмыйдыр, мөгаен. Ә аларында булып кайту күңелдә «онытылмаслык хисләр» калдырды.
Башта «Локомотив» пляжын искәрдем. Сәгать әле 11 генә булса да, алма төшәрлек тә урын юк иде. Кем балаларын алып килгән, кем гаиләсе белән бергә. Олысы да, кечесе дә шушында. Кояш астында күмер кебек каралып беткән бабайлар, нидер бүлешә алмыйча, бик каты бәхәс алып бара. Балалар су буенда чапырдый. Яшьләр тирәнгәрәк кереп, бер-берсен суга ыргытып уйный. «Купаться запрещено!» дигән билгегә беркем дә игътибар итми. Билге дигәне дә күптән инде күгәреп беткән, әйтерсең лә, былтырдан бирле яңартылмаган. Бәлки, кешеләр шуңа үртәлеп тә су коенадыр. «Без бары тик кояшта кызынырга гына килдек бит. Суга әле кергән дә юк», – диде миңа бер егет белән кыз. Соңыннан кире борылып карасам, инде суда йөзеп йөриләр. Балаларны әле аңларга була. Алар кечкенә, барысын да аңлап бетермәскә мөмкиннәр. Ә бит шулар янында олылар да коена. «Су пычрак икәнен беләбез инде. Нишләтәсең? Чистасы аның кайда гына бар икән? Өйгә кайткач, барыбер сабынлап юынабыз бит», – дигән җаваплар гына ишеттем мин шушы кешеләрдән. Ярый әле, пляжда душ ише әйберләр урнаштырылган. (Су коену тыелган җирдә анысы каян килгәндер тагын?!) Иделдән җыеп чыккан бөтен пычракны су белән коеп төшерергә була. Тик анысы да шул ук Иделдән алынадыр.
«Локомотив»тан җирәнеп «Кырлай» артына юл тоттым. Шунысы кызык, су коенучылар белән янәшәдә балыкчылар да утыра. Андагы тынсызлыкка балык күптән качкандыр инде. «Нижнее заречье»дагы пляжның үзенчәлеге шунда – андагы ком сукалаган басу төсле. «Локомотив»та ул сарырак, чит илләрдәге кебек. Ә монда ниндидер көрән. Ләкин ял итүчеләр санын ачыклап җиңүчеләрне билгеләсәләр, монысы алтын медальне алыр иде, мөгаен. Кызынып ятучылар гына түгел, су коенучылар да күп. Суга керергә ярамаганлыкны күрсәтүче билгеләр монда да бар. Игътибары гына минималь дәрәҗәдә. «Шәһәрнең үзәгендә урнашкач, шушында киләбез ял итәргә. Ерак йөрисе түгел бит. Кояшта янып бетмәс өчен, су да кереп алабыз азрак», – дип сөйли бер гаилә башлыгы – «Пычрак булса була инде. Кайткач барыбер юынабыз». Ә кайберләре бөтенләй ишетмәгәнгә салыша. «Су пычрак булуы турында беренче тапкыр ишетәм», – дигән җавапларны күп тыңладым. Шунысы сөендерә, былтыргы кебек, Ленин дамбасындагы күпердән Казансуга сикерүчеләр күренми.
Татарлар турында, үз кулы белән тотып карамаса, ышанмый ул, дигән сүзләр ишеткәнем бар иде. Татарга гына түгел, бөтен кешегә дә туры килә, ахры, алар. Пляжлардагы хәлне күреп кайткач, су коену теләген күңелдә ераккарак алып куярга туры килде.
Интернеттагы форумнарның берсендә кызыклы әйберләр укып алдым. Менә нәрсә дип язалар анда:
– Урамда 30 градус кызу булганда, халыкны суның бернинди пычраклыгы да куркытмый.
– Казансуга барып, пычрак суларда мутацияләнгән 3 күзле балыкларны тотып кайтырга кирәк.
– Юк, килеп чыкмас. Аларны инде 5 башлы селәүчәннәр ашаган.
– Шулар белән бергә, безнең казанлылар да йөзеп йөри.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии