Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БАЛА АТА-АНАГА АРКАЛАНА

16нчы июнь көнне ТНВ телеканалындагы «Таяну ноктасы»нда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә укытучы белән укучының сугышканы турында сүз барды. Мин мәктәпне тәмамлаганга 62 ел инде. Ул вакытта 7 класс кына укый идек. Ул чорда да класста 20 бүлемнән торган эчке тәртип кагыйдәләре бар иде. Аны көн саен мәҗбүри рәвештә безгә өйрәтәләр иде. Без укытучылардан куркып, аларны хөрмәт итеп яшәдек. Ул вакытта да безгә укытучылар кул күтәрә, ләкин безне тәртипкә өйрәтү өчен шулай эшлиләр иде. Минем фикеремчә, бу низагның төп сәбәбе – ата-аналарның, кем гаепле булуга да карамастан, балаларын яклап торуы, мәктәптә тәрбия чараларының аз үткәрелүе. Ата-ана белән мәктәп бер сүздә булсыннар иде. Бала әти-әнисенә аркалана. Шул сәбәпле килешмәүчелек килеп чыга да инде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ҮРДӘКЛӘРНЕ УРАМДА ЙӨРТЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Безнең авылда инде ике елдан артык шундый әйбер хөкем сөрә: ни үрдәкләрне, ни каз бәбкәләрен урамга чыгарып булмый. Чыгарасың икән, алар кемнең капка төбенә бара, шул кеше чыбык йә таяк ала да, минем тирәгә килмәсен, дип, куып җибәрә. Куркытып кына калмыйлар, сугалар да. Йә имгәтәләр, йә үтерәләр. Хәзер бәбкә алырга да куркып яшибез. Бу хәл дөресме инде? Кем хаклы бу очракта, сугучымы, әллә кош хуҗасымы?

Исемем редакция өчен генә,

Әлки районы, Чиябаш авылы

Әлеге уңайдан Чиябаш авылы җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллинга шалтыратып, укучыбызны борчыган проблема турында җиткердек.

– Башта бер гәҗиткә, авылда буа юк, дип шалтыраттылар, хәзер бәбкә асрау мөмкинлеге юк, дип шалтыратканнар… Бу кеше сезгә эше юклыктан гына шалтыраткандыр инде. Каз бәбкәләре бездә күп түгел, берничә кешедә генә, алар йөреп торалар, аларга тигән кеше дә, бу проблема белән безгә мөрәҗәгать иткәннәр дә юк. Булса, әйтерләр иде. Без полиция хезмәткәрләрен чакырткан булыр идек. Минем кешедән, менә фәләннең бәбкәсен үтергәннәр икән, дигән андый-мондый сүз ишеткәнем юк. Әгәр дә шушындый хәл булса, үземә мөрәҗәгать итсеннәр яки участковыйга хәбәр бирсеннәр.

ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ ҖИР БИРМИ

80 яшемә кадәр шушы авылда яшәдем. Оныгыма биредә өй салдырып чыгару өчен җир сорап, гариза язган идек. Башта, була, дигәннәр иде. Тик соңрак җирлек башлыгы: «Җирләрне мин бүлеп бирмим, бу – район аша эшләнә торган эш», – дип сөйләде. Мине алдап кына әйтүе булдымы икән, әллә чынлап та хәзер авыл кешесенә җир аукцион аша сатып кына биреләме?

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

Соравыгызга җавап табу өчен, районыгызның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Гусев Николай Валентин улына шалтыраттык.

– Документларны күрмәгән килеш, ул кеше үзе безгә мөрәҗәгать итми торып, бернинди җавап та бирә алмыйм. Чөнки сезгә ялгыш җавап бирүем бар. Укучыгыз документлары белән безгә шәхсән мөрәҗәгать итсен, – диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии