Безнең булдыруыбыз шулмы?

Безнең булдыруыбыз шулмы?

(Г. Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнән соң.)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай – татар халкының гына түгел, ә барлык төрки халыкларның да даһи шагыйре. Бу – бәхәссез һәм бөтен төрки дөньясында танылган факт. Быел да Тукайның тууына 128 ел тулуын искә алырга дип төрки дөньяның күп кенә язучылары, шагыйрьләре, башка кунаклар да килде. Тукайның туган көнен үткәрү бик күркәм традициягә әйләнеп, ел саен уздыру сөенечле һәм бик кирәкле гамәлдер.

Кызганычка, горурлык хисен киметеп, күңелне төшерә торган хәлләр дә бар шул бу зур бәйрәмдә. Күңелне борчый торган әйбер – ул да булса бәйрәмнең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавы. Монда сорау туа: бәйрәмнең тиешле дәрәҗәдә булмавы аны оештырырга теләмәүдәме яки оештыра алмаудамы? Әллә монда икесе дә бармы? Бәлки, Казан шәһәре хакимиятенең бу олы бәйрәмгә битарафлыгыдыр?

Эш шунда: халык җыела һәм шунда баскан килеш, аягүрә, җил-яңгыр, кар астында бәйрәм итә. Халыкның күбесе – олы яшьтәге кешеләр, картлар, әби-бабайлар. Яшьләр, бала-чагалар да күренгәли. Сүз дә юк, яшь, таза-сау кеше 2-3 сәгать җил, яңгыр, кар астында басып тора ала, ә менә өлкәннәр һәм бала-чагаларга, сәламәтлекләре чамалы булганнарга бик авырга туры килә. Әлбәттә, кеше өши, арый, талчыга. Нәтиҗәдә халык, әкренләп, китә, тарала башлый. Бәйрәм кунагы чуваш язучысы Василий Тюргай: «Монда Тукайны бик яратканнар гына калды», – дип, бик дөрес әйтте. Кунаклар һәр елны Тукаебызны зурлап, хөрмәтләп киләләр. Ләкин халыкның шулай таралуы аларда да уңай тәэсир калдырмый торгандыр. Һәрхәлдә, аларның Казан шәһәре хакимиятенә карата хөрмәтләре кимидер.

Йөзләгән миллиардлар сарыф итеп, бөтен җир шарына шапырынып: «Без булдырабыз!» – дип, хәзерге вакытта яртылаш буш тора торган стадионнар, боз сарайлары, йөзү бассейннары, кунакханәләр, башка төрле корылмалар төзеп, зурдан кубып олимпиадалар үткәрәбез, мактанабыз, ә бөек шагыйребез бәйрәмендә, вакытлыча гына булса да, 300-400 кешегә урындыклар тезеп булмыймы? Монда йөзләгән миллиардлар кирәк түгел бит. Тезеп куйдың, бәйрәмнән соң җыеп алдың. Җил-яңгырдан саклану өчен тентлар да корып куярга була бит! Боларны эшләгәндә, халык таралмас иде, карт-коры, бала-чага, сәламәтлекләре чиклерәк кешеләр армый-талмый утырган килеш карарлар иде. Чәй-кофе, кайнар ризыклар бушка булмаса да, сатып алу мөмкин булса иде. Тукайга багышланган истәлекләр, сувенирлар, аның китапларын сату да ярар иде. Боларны эшләгәндә бәйрәм матуррак, күркәмрәк һәм бөек шагыйребезне тагын да зуррак итеп хөрмәтләүнең бер үрнәге булыр иде.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Безнең булдыруыбыз шулмы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии