- 20.03.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ХАЛЫКНЫ ТАЛАП ТА КАРЫЙЛАР!
Күп фатирлы йортта яшим. Соңгы айларда кайнар су өчен күп түлибез: түләү кәгазенә арттырылган күрсәткечләр язалар.
Дус кызым ике ел инде Аксубайда яши. Миңа акча гына калдыра да, газына-суына үзем түлим. Фатирлары буш торгач, кайнар су агызып утыручы юк бит инде анда, ә кеше яшәмәсә дә, бу фатирга су өчен түләү шактый арттырылган күрсәткечләр буенча килә.
«Ни хәл бу?» – дип, очына чыгарга уйладык. Торак коммуналь хуҗалыкның исәпләү-касса үзәгенә (РКЦ) барсак: «Без гаепле түгел, сезнең мәгълүматларны идарә компаниясе җибәрә, шулардан чыгып исәплибез», – ди. Идарә компаниясенә барасың – ул «РКЦ»га сылтый. Очына чыгып булмый башлагач, торак инспекциясенә киттек. Анда аңлатуларынча, идарә компанияләренең шундый гадәте бар икән: коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең бурычларын бөтен йортта яшәүчеләргә бүлгәләп чыгалар, ди. «Счетчикларыгызда нинди күрсәткеч бар, шуның белән түләгез», – диделәр. Түләрсең! Аннан соң фәлән мең бурычың җыелды, дип, кайнар су бирми башларлар.
Кыскасы, очына чыгып булырлык әйбер түгел. Идарә компаниясенә кабат бардык, тыңлап та тормыйлар: «Йә кулыңа килгән квитанция белән түлә, йә гел түләмә», – диләр. Беренчесен сайласаң да, икенчесенә тукталсаң да, файдага түгел. Халыкны талауның соң чигенә җитү шушыдыр!
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА
Алабуга шәһәре
ТАНА ӨЧЕН АКЧА БАРМЫ?
Авылда сыер асраган кешеләргә субсидия бирәләр. Бер сыер булса – ике мең, хуҗалыкта ике сыер икән – өчәр мең бирелә. Мәсәлән бездә ике сыер, өченчегә – ике яшьлек буаз тана. Җәйгә бозаулый, димәк, быел сыерга әйләнә дигән сүз бит инде. Тананы өченче сыер итеп кертә алабызмы, юкмы?
Наҗия ЛАТЫЙПОВА
Мамадыш районы, Алгай авылы
Соравыгызга җавапны районыгызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәис Гасимов бирә:
– Юк, тананы сыер исемлегенә кертә алмыйбыз. Аның законы бар. Әгәр мал – тана икән, аны сыер дип язып булмый. Авыл советында сыерлар исәбе елга ике мәртәбә: 1нче гыйнварга һәм 1нче июльгә алына. Беренче июльгә кадәр танасы бозауласа, ул вакытта аны сыерлар исемлегенә кертеп, акча бирәчәкләр. Авыл советы бу мәгълүматларны җәй көне тагын бер җыеп алачак, – дип аңлатты ул.
ПЕНСИЯ ТУРЫНДА
Белүемчә, аз пенсия алучыларның пенсиясе яшәү минимумына тутырып бетерелергә тиешле. Мин – хезмәт ветераны. Миңа юл субсидиясен аерым бирергә тиешләрме, әллә ул да шул яшәү минимумы күләменә җиткерелгән пенсиягә кертеләме икән? Икенче соравым: элек утка-суга түләгән акчаның яртысын субсидия итеп кайтаралар иде, хәзер аны да бетерделәр. Ни өчен икән?
Әһлиулла ГАЛӘВИЕВ
Әтнә районы, Кече Әтнә авылы
Соравыгызның беренче өлешенә Пенсия фондының районыгыздагы бүлекчәсе белгече Лилия Мәхмүтова җавап бирде. Аның әйтүенчә, юл акчалары да исәпләнеп, пенсиягә кертеп бирелә. Аерым түләнми. Ә утка-суга түләнгән акчагызның яртысы кайтарылмау мәсьәләсе буенча районыгызның социаль яклау үзәгенә чыктык. Гөлнара Насыйбуллина аңлатмасы:
– Хөкүмәт «норма» дигән сүз кертте. Тарифлар буенча Комитет тарафыннан кертелде ул карар: бер өйдә ничә кеше яши, шуларның санына карап, газга, утка, суга нормалар чыгарылды. Әйтик, өйдә бер кеше генә торса, бер төрле, өч кеше торса ул норма – башка. Кара исәп белән генә аңлатканда, норма буенча 360 куб метр газ каралган, ди. Утка да бар. Мәсәлән, 120 киловатт булсын. Әгәр кеше газны, утны шушыннан артыграк куллана икән, артыгын тотканы өчен түләгән акчасын бирмиләр, бу кешегә бары тик нормада каралганының яртысын гына түлиләр. Калганын пенсионер үз кесәсеннән бирә. Кимрәк тотса, ул очракта, күпме тоткан, шунысының яртысы бирелә, – дип аңлатты ул.
ОТПУСК АКЧАЛАРЫН ТҮЛӘМИ
Буадагы «ИП Газизов» оешмасында автобус йөртүче булып эшлим. Мәктәп автобусын йөртәм. Хезмәт вакытыбыз ун ай ярым тирәсенә сузыла, соңыннан, каникуллар булу сәбәпле, ай ярым эшсез утырабыз. Ай ярым – отпуск кебек саналса да, отпуск акчалары түләнми. Сорый башласак: «Ничек отпуск акчасы бирим мин сиңа ун ай эшләгән өчен!» – ди. Безгә бу акчалар тиешме?
Исемем редакция өчен генә
Буа шәһәре
Буа районы прокуроры Марс Фаткуллин белән элемтәгә чыктык.
– Отпуск акчалары түләнү-түләнмәү эшчеләрнең кулында нинди килешү булуга карый. Хезмәт килешүеме (трудовой договор), подряд килешүеме? Хезмәт килешүе булганда, отпуск акчалары түләнергә тиеш. Ә подряд килешүе булса, (кешеләр аны билгеле бер эшне башкарып чыгу өчен төзи), ул килешүдә «билгеле бер чорда күрсәткән хезмәтләр өчен генә түләнә» диелергә мөмкин. Андый очракта, отпуск акчалары түләнми. Без сездән килгән бу зар буенча тикшерү уздырырбыз, – дип җавап бирде ул.
КОМ САТАЛАР
Алты ел элек авылыбызның чәчүлек җирендә ком карьеры ачтылар. Шуннан алты ел инде бертуктаусыз ком саталар. Басуыбыз гыйбрәт куркыныч хәлгә кереп бара. Кайда монда экология?! Халык бик борчыла.
Исемем редакция өчен генә
Актаныш районы, Күҗәкә авылы
Әлеге уңайдан Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Илмир Габидуллинга шалтыраттык:
– Бу мәсьәлә буенча тикшерү булды, прокурор урынбасары (хәзер ул башка районга китте) уздырган иде ул тикшерүне. Күҗәкәдәге әлеге җирләр – халыкның пай җирләре иде, аны «Гранит» ҖЧҖсе үзенә сатып алды. Бу җирләр башта авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен каралган җирләр категориясендә тора иде. Министрлар Кабинеты аша категориясен үзгәрттеләр. Хәзерге вакытта «Гранит» ҖЧҖсенең шәхси милке санала, бу җирләрдән, чынлап та, ком алына һәм районда юллар төзелүдә кулланыла. Документларын тикшерделәр, закон бозулар табылмады, – дип җавап бирде ул.
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии