- 20.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
НИНДИ АДРЕСКА ҖИБӘРИК?
Фәрит Мөхәммәтшинга хат язган идем. Шуны нинди адреска җибәрергә икән?
Тәнзилә ШАКИРОВА,
Азнакай шәһәре
Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләрне бу адреска җибәрәсе: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1нче йорт.
Электрон адреслар: letter@gossov.tatarstan.rugossov@gossov.tatarstan.ru.
Факс: (843) 292-14-02.
Хатта тулы исем-фамилиягезне һәм адресыгызны күрсәтергә онытмагыз.
Икенче бер укучыбыз – Мамадыш районы, Тулбай авылыннан Миңнегаилә САФИНА, КПРФ партиясенең республикадагы җитәкчесе Хафиз Миргалимовка ничек хат язып була, дип сорады. Кәгазь хатны җибәрү адресы шул ук: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1нче йорт.
Электрон адрес: gosstr@gossov.tatarstan.ru.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-64-26.
ХӨКҮМӘТНЕҢ БЕЗГӘ БУРЫЧЫ БАР
Безнең хөкүмәт байларга амнистия ясады бит. Чит ил банкларына чыгарган законсыз акчаларын Русиягә кайтарсалар, алар карак булып саналмый, хөкүмәт аларны гафу итә янәсе. Чынлыкта бу акчалар – халыкны ваучерлар белән алдап, банкларны «яндырып» урланган акча инде. Банкларда гади халыкның гына акчасы «янды», байлар ул вакытта акчаларын югалтмады. «Янган» акчаларны хөкүмәт безгә әз-әзләп кире кайтарырга тиеш иде. Менә шушы байларның акчаларын безгә, ачлы-туклы көн күрүче өлкәннәргә түләсәләр ярап куяр иде. Нишләп депутатлар бу хакта бер дә сүз кузгатмый торганнардыр…
ФӘЙМӘ,
Казан шәһәре
ГАЗНЫ КЕМ КЕРТӘ?
Биектау районының Дачный бистәсендә йорт салып чыктык. Йортыбыз газ үткәргеченнән 200 метрда гына урнашкан. Исәпләп караган идек, газ кертү өчен ярты миллион сум тирәсе акча кирәк булып чыкты. Без аны үз хисабыбызга кертергә тиешме, әллә берәр программа буенча кертеп буламы икән?
Резидә ГЫЙМАДИЕВА,
Биектау районы, Дачный бистәсе
Сорауга җавап алу өчен, Биектау районының эксплуатация-газ хезмәте идарәсе җитәкчесе Рөстәм ШӘЙМУЛЛИН белән элемтәгә кердек. Ул болай дип аңлатты: «Башта авыл җирлеге башлыгы исеменә «безнең йортка газ үткәрергә кирәк» дигән эчтәлектә гариза язасы. Аның үрнәген авыл җирлегендә аңлатырга тиешләр. Авыл җирлегеннән алынган рөхсәт кәгазен «Газпром»га яки газлаштыру фондына җибәрәсе. Әгәр газлаштыру фонды программасына эләксәләр (аның критерийларын «Газпром» билгели), газ кертүнең чыгымнарын «Газпром» каплый. Әгәр эләгә алмасалар, йорт хуҗалары газны үз акчаларына кертергә тиеш булып чыга. Турыдан-туры «Газпром»га барсалар, кире борачаклар гына, шуңа күрә эшне авыл җирлегеннән башларга кирәк».
ПЕСНӘКЛӘР КАЯ КИТКӘН?
Без бик күп еллардан бирле кошларны ашатабыз. Ел саен 25 килолы капчык белән тары ярмасы һәм 1,5-2 кило тирәсе туңмай ала торган идек. Шуны кушып бирсәң, песнәкләр дә, чыпчыклар да бик яратып ашый. Көнбагыш та биргәли идек. Бабай тәрәзә каршына бик зур итеп җимлек ясап куйган иде. Узган ел алганның туңмае ашалып бетмәде, 7-8 кило тарысы да калды. Шуңа күрә узган көздә бабайга: «Башта булганын ашатып бетерик әле, ярма алмый торыйк», – дидем. Кар төшкәч, кошларга азык табу кыенлашкач, җимлеккә салып куйган идем ул ярманы, әлегә хәтле тора – ашамадылар. Карабодай да, чистартылган көнбагыш та салып карадым – ашамыйлар. Кошлар бөтенләй күренми. Ни хикмәттер бу? Әллә нигә бер чыпчык һәм берәр песнәк кенә килеп китә. Бәлки, башка районнарда яшәүче газета укучылар да быел кошларның сирәк күренүенә игътибар иткәндер.
Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,
Чаллы шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии