Туган авылым Дүртөйле!

Туган авылыма якынлашам. Авыл башында элмә тактага «Мазиково – Дүртиле» дип язып куйганнар. Нигә Дүртиле?! Моннан 2-3 ел элек кенә «Дүртөйле» дигән язу торды. Матур исеме күңелләрне җылытып кала иде. Дүртөйлене Дүртилегә әйләндереп бетерергә тырышучы кем ул? Юллар идарәсе нәрсәгә нигезләнеп авыл исемен үзгәрткән? Болар барыбер дәшмәс, тиле булырга риза булырлар дип уйлыйлармы? Башкортлар Дүртөйле шәһәрен «Дүртиле» дип яза башласалар нәрсә диярләр икән? Район газетасына бер авылдашым турында язылган мәкаләне җибәрәм. Журналист кыз шалтырата. Мин аңардан авыл исемен дөрес итеп – Дүртөйле дип басуларын үтенәм. «Юк, алай үткәрмиләр, хәреф хатасы диләр», – ди әлеге кыз. «Йолдыз» газетасы – районның рәсми басмасы дип беләм. Мин аларга Апас районының рәсми порталына кереп карарга киңәш итәм. Анда бит бөтенләй сукыр булмаган кешегә күренерлек итеп «Мазиково–Дүртөйле» дип язып куелган. Галимә Фирдәвес Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» дигән китабында авылның исеме «Дүртөйле» дип күп тапкырлар күрсәтелгән. Әле соңгы вакытларда – 2013нче елда ул чактагы Татарстан прокуроры булып эшләгән якташыбыз Кәфил ага Әмиров җитәкчелегендә эшләнгән «Алар Туган ил өчен көрәштеләр» дигән китапта да авылыбыз «Дүртөйле» дип басылган. Авыл исемнәре белән уйнамыйлар. Бу дәүләт кануннарын бозу була. Авылларның исемнәре – ТАССР Верховный Советы Президиумы раслаган исемнәр. Авыл халкына каршы килеп, аның исемен беркем үзгәртә алмый. Теләсә нинди басмада, күрсәткеч такталарда аның дөрес исеме язылырга тиеш! Минем язмаларымда авылым исемен «Дүртөйле» дип куюым беркайчан да тукталмаячак. Киләчәктә дә мин бу исемне тарихта калдыру өчен тырышачакмын. Өч китап чыгарырлык материал әзер.

Соңгы вакытларда, дөресрәге 90нчы, 2000нче еллардан башлап, авыл тарихын язарга тырышучылар килеп чыга торды. Тик, әбиең сөйләгәннәр белән генә китап язмыйлар, җәмәгать! Алар нинди дә булса вәсикалар (документлар) белән дәлилләнергә тиеш. Ревизия кәгазьләре, метрикәләр белән. Көлке әлбәттә, ләкин кызганыч та, безнең авыл тарихын язып брошюралар бастырган хәбәрченең җиде бабасын тапканлыгын күрсәтер өчен тагын ике кеше исемен өстәп куюы башка сыймый. Минем ул шәҗәрәнең дөрес түгеллеген расларлык документларым бар. Бу – синең нәселеңдә булган башка кешеләрне дә дөрес юлдан җибәрмәү. Кызганыч, ул кеше вафат инде. Гаделсезлекләр дә булды, әмма ул авыл халкын брошюраларына кертеп калдырырга тырышты. Ревизия актлары, метрикәләр белән дәлилләсә, нинди әйбәт буласы иде дә бит! Авыл халкына дини хезмәтләрне намус белән үтәде. Урыны җәннәттән булсын!

Авылга нигезне дүрт илдән (ул вакытларда авылны ил дип атаганнар) килеп утырган кешеләр салган дигән фаразны кертергә тырыштылар. Шуңа «Дүртиле» дип атаганнар, янәсе! Ләкин метрикәләрдә дә авыл исеме «Дүртөйле» дип белдерелгән бит. Дөреслектә ул 1893нче елгы метрикәдә генә күрсәтелә башлый. Бу вакытларда авылга Буа районы Черки-Дүртөйле авылыннан килеп утыручылар булуы дөрес фараздыр, бәлки. Моны раслыйсы бар әле.

Дөреслектә, авылның беренче билгеле исеме – Починок Шимкус. Татарчасы – Каракүз Пүчинкәсе. Борынгы Болгарларда шәм сүзе – кара дигәнне, кус – күз дигәнне аңлата. Бу хәзер яшәүче халыкта да шулай. Әлегә анда керми торабыз. Безнең авылның урман артында ышна җирләре булган. Шунда ук Шәм күле дә бар иде. Бу турыда Фирдәвес апа Гарипова да язган иде. Хәзер инде ул җирләрдә каен урманы үсеп җитте. Безнең авыл шул урыннан күчеп килгән дигән сүз уйдырма түгелдер, минемчә. Моңа дәлил – авылыбыз аша агучы инеш-елганың да исеме Шимка – Шыкма булуы. Ул елга шул урман буендагы чишмәдән башлана. Авылның күченүе – икмәк үстерү өчен иркенрәк җирләр үзләштерү булгандыр ул. Бәлки Тәтеш өязенә баручы юл буена – цивилизациягә чыгарга тырышуы да булгандыр. Ерак урман артында авылның ышна җире булуы – аның кайчандыр анда булуына дәлил. Алай гына да түгел, урман аша авылны Шәм күле басулары белән бәйләүче юлның «Кышкы юл» дип аталуы да моңа ишарә. 19нчы гасырда авыл белән десятниклар, сотниклар идарә иткән. Мәҗит Исламов, аның уллары Байзаһит һәм Ишмий Мәҗитовлар – шулар. 1834нче елгы ревизия документларында авыл «Мазитово» дип берничә урында күрсәтелгән, аннары аны русчага җайлы итеп Мазиково дип язып куйганнар. Татар сүзенең эзе дә калмаган!

Мәҗит авылы булып калса, нинди матур булыр иде дә бит! Әйткәнемчә, аннан соң авылны Дүртөйле дип яза башлыйлар.

Иң мөһиме – авылдашларым битараф булмасын иде. Озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгәндә мин авылым өчен дә тырыштым. Минем зур таянычым, киңәшчем һәм булышчым – авылымның хөрмәтле кешесе Хәйдәр Абдулхан улы Галиев булды. Мин дип беркайчан сөйләгәнем булмады. Ә теле күп сөйләмәгән кешенең хезмәте күренми. Әмма дәүләтебез минем хезмәтемне күргән. Рәхмәт Хөкүмәтебезгә! Авылдашларым авылымның матур исемен, гүзәл табигатен, чиста һавасын саклар өчен көрәшсен иде! Аллам сакласын, Дүртөйлене «Дүртүле»гә әйләндереп куймасыннар! 

 Рәис ВАҺАПОВ,

Апас районы, Дүртөйле авылы

Комментарии