- 20.01.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №02 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Чаллы татар драмтеатрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың юбилее уңаеннан кичә үтте. Кичәне Факил Сафин җитәкчелегендәге Чаллы бүлеге оештырды. Чаллыга шулай ук Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм бер төркем язучы килгән иде: Марсель Галиев, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б.
Зур язучылар белән очрашу һәрвакыт тирән эз калдыра, тормышыңа, иҗатыңа ниндидер яңа төсмерләр өсти, планканы күтәрә. Алар үзара сөйләшкәндә генә түгел, сәхнәдә дә үзләрен иркен тота, бер-берсеннән көлеп, юмор катнаштырып сөйлиләр. Бу уңайдан Газинур Морат әйтеп куйды: «Рухы таза кеше белән генә шаярып сөйләшеп була ул, Ркаил белән була». Алар тәэсирендә мин дә ниндидер җиңел сүзләр ычкындырдым бугай, ярый, рухы таза кешеләр бит, кирегә алмаслар.
Кичә бик күңелле үтте, зал шыгрым тулы иде. Монда китапханәчеләр, татар теле укытучылары чакырылган, диделәр. Кичә барышын сөйләп тормыйм, әйтәсе килгәнем бу түгел иде. Кичәгә кадәр без, дүртәр кешелек төркемнәргә бүленеп, шәһәр мәктәпләренә таралдык. Анда безне укучылар белән очрашулар көтә иде.
Мин очрашуларга күп йөрим. Түбәндә сөйләнәчәк хәлләр бөтен мәктәпләрдә дә бертөрлерәк икәнен белгәнлектән, безнең төркем (Рүзәл Мөхәммәтшин, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәкит Аллабирде һәм мин) нинди мәктәптә булганлыгын әйтеп тормасам да ярыйдыр.
Башта залда бөтен сыйныфлар белән гомуми очрашу каралган иде. Мин белергә теләдем: «Нинди телдә сөйлибез соң, укучыларның барысы да татарча аңлыймы?» Директор әйтте: «Татар телендәдер инде, сез бит татар язучылары. Монда татар авылларыннан килгән укучылар күп. Ә шәһәр мәктәпләреннән бишенче сыйныфка гына килгәннәре татарча белми инде яки бик начар беләләр». Шулай да без очрашуны татар телендә үткәрдек. Минем уемча, ким дигәндә залның яртысы нәрсә турында сүз барганын да, өстәл артында кемнәр утырганын да аңламый калды. Кемнәр белән очрашу буласын без кергәнче рус телендә әйткән булсалар гына инде. Безнең алда инде мәктәп директоры да рус телендә бер сүз дә әйтмәде. Азакка таба арткы рәтләр шаулаша башлады, Рәкит Аллабирде аларга кисәтү ясап алды.
Берәүнең дә бакчасына таш ыргытырга җыенмыйм, уйланам гына, үз-үзем белән сөйләшәм, үземә-үзем сораулар бирәм. Әлеге безне аңламаган балалар бу очрашудан нинди фикерләр, нинди хисләр белән чыкты икән? Татар теленә карата кызыксыну тудымы берәрсендә?.. Җәмәгать, без үзебезне-үзебез алдамыйбызмы ул? Мәктәп директоры бит: «Татарчаны күпләре аңламый» дигәнне сиздерде. Ә без барыбер: «Бөтен укучы да татарча аңлый» дигән гипотезадан чыгып үткәрдек чараны. Чөнки безнең шулай уйлыйсы килә. Шулай булмаганда, күзне йомабыз, башны комга тыгабыз.
Гомуми чарадан соң иң актив, татарчаны иң яхшы белгән укучыларны китапханәгә җыйдылар. Барысы да авылдан килгән балалар булып чыкты, күбесе Актаныш районыннан. Ачыктан-ачык сөйләшү булды.
– Әдәби китаплар укыйсызмы? – дип кызыксынабыз.
Күбесе болай дип җавап бирде:
– Китап укырга вакыт юк, дәресләргә, имтиханнарга әзерлек...
Бер кыз ачыграк итеп аңлатты:
– Мин психология белән кызыксынам. Китап укысак та, без рус телендә укыйбыз, русча безгә аңлаешлырак.
– Ә нигә татар китапларын укымыйсыз соң? – дип сорыйбыз.
Бик төпле фикер йөртүче бер кызның җавабы:
– Сез бик озын язасыз. Шул ук фикерне кыскарак та аңлатып була бит. Безнең тормышны, проблемаларыбызны белмисез, аңламыйсыз, сез бит инде башка буын кешеләре.
Бөтен мәктәптән татарча китап укыйм дип әйтүче бер генә бала да табылмады. Берничә кыз газеталарга мәкаләләр, шигырьләр яза икән. Берсе: «Көмеш кыңгырау»да шигырем чыкты», – дип, горурлык белән әйтеп алды. Ләкин алары да татарча китап укымыйлар.
Яшүсмерләр өчен озын-озын повестьлар, хикәяләр чыга. Татар авылында туып-үскән балалар да укымагач, аларны кем өчен язабыз икән соң без? Әйтәбез: «Татар теленең хәле мөшкел, болай барса, озакламый безнең китапларны укучы калмаячак». Бу бит гомуми алганда гына шулай икән, өлкән яшьтәгеләр исәбенә генә укучылар бар икән әле. Мәктәп балалары арасында алар өчен язылган озын повестьларны укучы калмаган икән бит инде!..
Менә шундый хәлләр. Уйланырга урын бар монда.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
Чаллы шәһәре
Комментарии