«ВАМИН» ДА – БУЛДЫМЫ ҖӘННӘТ?!

Язуыбызның сәбәбе – газетагыз битләрендә Лилия Заһидуллинаның “Кризисмы, коллыкмы?” язмасы белән риза булмавыбыз. Уйлавыбызча, журналист аны бастырганчы безгә күрсәтергә, ризалыгыбызны белдергән имзалар алырга тиеш булгандыр. Автор күп санлы фикерләренә мөһерне безнең фамилияләр белән суккан.

Без элек «Кызыл Шәрык» оешмасында Кыр Шунталысы авылында сыер савучы булып эшләдек. канәгатьләндермәү сәбәпле, “Вамин” оешмасы җитәкчеләренә эш сорап мөрәҗәгать иттек. Рәхмәт аларга, ярдәм кулы суздылар – Алексеевск сөт комплексында эш белән тәэмин иттеләр. Авылдан яңа, җылы автобус йөртә, юлы оешма хисабына. Элек чиләкләр белән сөт ташыганда: “Эх, бу сөтләр үзләре урыннарына барып җитсә иде, кайдадыр шундый сөтүткәргеч торбалар бар икән бит”, – дип хыяллана идек. Зур-зур капчыкларны күтәргәндә: “Кызлар, бүген телевизордан шундый җайланма күрсәттеләр – сыерларга фуражны трактор сибә”, – дип сөйләшкән тормыш монда икән. Сыерлар җиленен юып, аппаратка тоташтырабыз. Сөт торбалар буйлап зур суыткычка барып төшә. Барлык төр азыкны да техника ярдәмендә тараталар. Комплекста ашханә эшли, бәяләре чагыштырмача арзан. Теләгән кеше исәбенә май, сыр, колбаса, балык, майонез ала. Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, без монда элек 2-3 ай эчендә эшләп алмаган хезмәт хакын алдык.

Язуыбызның сәбәбе – газетагыз битләрендә Лилия Заһидуллинаның “Кризисмы, коллыкмы?” язмасы белән риза булмавыбыз. Уйлавыбызча, журналист аны бастырганчы безгә күрсәтергә, ризалыгыбызны белдергән имзалар алырга тиеш булгандыр. Автор күп санлы фикерләренә мөһерне безнең фамилияләр белән суккан.

Д.ӘМИНОВА, С.СИРАЕВА,

В.СЕЛЕТАЕВА, Л.БАЙКОВА

“БГ”ның 30 сентябрь санында чыккан язмама ике айдан соң менә шундый кайтаваз килде. Авторлары – “Вамин”да эшләп, өч айга якын хезмәт хакы ала алмыйча интеккән сыер савучылар. Бүген ничектер, мин язган чорда акчасызлыктан тәмам кайгыга баткан иде алар. Беренче сменада эшләүче ун ханымның бер-берсен уздырып зарланганын хәтерлим әле, иң активларының исем-фамилиясен язмада да атадым. Алексеевск юлын таптавымның файдасы тиде – аларга мәкалә басылып чыккан атнада ук хезмәт хакы түләнде. Күңелнең бер чите белән горурланып кына куйган идем һәм менә сиңа мә! Шактый оста язылган, хыялларына кадәр матур итеп сурәтләнгән, “Вамин”ны җәннәткә тиңләгән хат килеп төште. “Кызыл Шәрык” – начар, “Вамин” – тәти, янәсе…

Хөрмәтлеләр! Беренчедән, нигә кайтавазны нәкъ ике ай ярым вакыт үткәч, эш онытылгач язарга булдыгыз? Газета озак барып җиттеме, әллә эштә андый-мондый үзгәрешләр булдымы? Түзгән-түзгән тагын өч ай көтәргә идегез… Икенчедән, текстны укыгач, “Ясная Поляна” ААҖ агрофирмасының генераль директоры урынбасары Рафис Хәмәдиев сүзләре искә төште. Ул да миңа нәкъ шушы җөмләләрне китерә-китерә, “Вамин”ның плюсларын, уңайлыкларын үтереп мактаган иде. Ә аның сезнең белән бер төсле уйлап, арада шулкадәр гармония булуына ышана алмыйм, гафу итегез. “Дуслыгыгызны” үз күзләрем белән күреп кайттым чөнки. Шуңа күрә, хат астында кырык кешенең кулы торса да, аны сыер савучылар үз теләге белән рәхәт тормыштан язганга ышануы кыен.

“Кризисмы, коллыкмы?” язмасына килгәндә, конкрет кайсы өлеше минем арттыру, кайсы урыны белән килешмәвегезне күрсәтергә иде. Сезнең фамилияләр белән мөһер сугылучы күп санлы фикеремнең ник берсен дә атамадыгыз? Әле яла ягу түгел, дәлил булмау сәбәпле, шактый мәгълүматны язмыйча да калдырдым. Хәер, һәр сүзне раслатып, мәгълүмат биргән дистәләгән кешедән имза җыеп йөрергә мөмкинлегем дә юк. Алгы планда – оперативлык, ә журналистның дәлиле – диктофон. Кыскасы, тагын хезмәт хакы түләнми башласа, шалтыратыгыз.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии