Магнитогорск яшьләре үзләре тырмаша

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә «Ялкын» яшьләре форумы эшли. Ул узган елның март аенда Бөтендөнья яшьләре Форумының филиалы буларак барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп Рафис Сафин сайланды. Хәзер оешма « рухы» милли-мәдәни автономиясе каршында эшли.

Форум оешканнан бирле яшьләр ике тапкыр татар дискотекасы, Сабантуй бәйрәме уздырган, җәен берничә тапкыр табигатькә ял итәргә чыккан, Чиләбедә футбол һәм волейбол буенча узган ярышларда катнашып диплом алып кайткан. Чираттагы татар яшьләре дискотекасын Яңа ел алдыннан үткәрделәр.

Яшьләр һәр якшәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында җыелышып, борчыган проблемалары турында фикер алыша. Биредә үк гарәп графикасы һәм ислам нигезләре, курслары оештырыла. Яшьләр өчен һәм бию ансамбльләре дә гөрләп эшли.

Монда яшьләр үз көчләре белән тырышып-тырмашып чаралар үткәрә, чөнки аларга Удмуртия, Уфа, Оренбургтагы кебек шәһәр җитәкчелеге ягыннан ярдәм тими. Рафис Сафин фикеренчә, Диния нәзарәте матди яктан яхшы гына тәэмин ителсә дә, милли оешмаларга ярдәм итү турында уйламый икән. Шуңа күрә Магнитогорскида яшәүче яшьләргә мәдәни тамашалар оештыру бик авырга туры килә. Ә иң кызганычы шул: аларның эшен дәүләт тә, башка органнар да бәяләми, ә бәлки күрергә дә теләмидер. Әнә шул «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе генә ара-тирә ярдәм күрсәтә. «Анысы да әле автономия рәисенең үз кесәсеннән чыга», – диде Рафис Сафин. Аның әйтүенчә, яшьләр үзләреннән форум эшенә акча керткән, ул акчалар милли-мәдәни чараларны оештыруга тотылачак.

– Сер түгел, Магнитогорск – бай шәһәр. Монда яшәүче халык та акчалы, ә акчасы булган кеше нигездә саран була. Күбрәк баеган саен, саранлыгы арта. Миңа Татарстанның Мөслим районында булырга туры килә. Анда, билгеле, бездәге кебек акчалар юк. Мөслим халкының яхшы күңелле, ачык булуына таң калам. Алар булмаган акчасын да биреп җибәрергә риза. Бездә мәчеттә, шәһәр хакимиятендә дисеңме — һәркайда сараннар җыелган. Ә бит башка шәһәрләрдә мәчетләр милли оешмалар белән тыгыз мөнәсәбәттә тора, – дип фикерләре белән уртаклашты Рафис Сафин.

Тагын бер проблема — татар халкы өчен әзер китапханә бар, әмма китаплары гына юк. «Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгына китаплар сорап хат юлладык. Безгә якын арада татар телендә чыгарылган дәреслекләр, сүзлекләр бирергә вәгъдә бирделәр», – дип аңлата «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Кадрия Исхакова.

Яшьләрнең бер-берсенә карата ихтирамы, исламны хөрмәт итүе, язмышы өчен җан атуы да игътибарымны җәлеп итте, күңелне тибрәндереп җибәрде. Алар татарлар тормышында зур роль уйнаячак теләсә кайсы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмгә килергә әзер, бу яшьләр эшләү теләге белән янып яши. Ходай аларны ярдәменнән генә аермасын.

Эльвира ШАКИРОВА,

–Магнитогорск–.

Кайтаваз

“Мөгез”лектә түгел хикмәт

Эльвира Фатыйхованың “Татфак “мөгезе” (23 декабрь, №51) дигән язмасын укыгач, күңелдә ике төрле хис калды: автор безне тәнкыйтьләгәнме, әллә инде хуплап язганмы? Студентларымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Шуңа да алар адресына юнәлгән фикерне үземнең эшчәнлегемә бәя буларак кабул итәм. Аларны яклаудан да курыкмыйм. Хәер, Эльвира язса да, язмаса да укучыларны факультетыбызда узган “Шигъри атлы Шигърият” атналыгы белән таныштыру теләге бар иде.

Бүген татар әдәбиятында (беренче чиратта, шигърияттә) яшьләр ташкыны турында горурланып сөйли башладык. Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Булат Ибраһимов, Айдар Җамалиев, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резедә Гобәева… Исемлекне шактый дәвам итеп булыр иде. Үзләрен “яңа буын” дип атаган бу яшьләр шигърияттә әлегә ат уйнатмый уйнатуын, ләкин дәреслекләрдә һаман да яшь шагыйрьләр дип аталган Р.Зәйдулла һәм Г.Моратлардан соң барлыкка килгән бушлыкны нәкъ менә алар тутырды. Шул ук вакытта киң җәмәгатьчелек бу егет һәм кызларның шагыйрь-шагыйрә булып КДУда, татар әдәбиятына иң күренекле шәхесләрне биргән татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыган чорда җитешүләре хакында белми диярлек. Нигәдер алар үзләре дә кулларына диплом алып чыккач, бу хакта искә төшерергә яратмый. Әллә “йолдызлык” чире шунда, белмим, ләкин укып чыккач та туган факультетына чын күңелдән ярдәм итәргә ашыгып торган егет һәм кызлар бик аз кала. Бу очракта искәрмә итеп Ленар Шәехне әйтер идем. Бүген элеккеге шәкертебез әдәбият үрләрен дә яулады, дәрәҗәле эшкә дә урнашты, әмма масаймады, һәрчак татфак белән кала бирә. “Яңа буын”ның (үзләрен шулай атауларын кабул итеп бетермим анысы, “яшь буын” дип аталсалар дөресрәк булыр төсле) “туу”ында һәм “аякка басу”ында да Ленарның роле әйтеп бетергесез.

Ә бар да 2007 елның сентябрендә башланды. Нәкъ менә Ленар Шәеховның (ул чакта әле гап-гади студент) тырышлыгы белән факультетыбызда кайчандыр бик файдалы эшләп тә, үзгәртеп кору елларыннан соңгы мәхшәрләр вакытында сүнеп-сүрелеп калган “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен торгызу эшләре башланып китә. Ленарыбызга ярдәм кулын ул чактагы Язучылар берлеге башлыгы урынбасары Галимҗан Гыйльманов суза. Башлап түгәрәккә биш-алты гына кеше җыела, ә инде берничә елдан ул университет күләмендә нәтиҗәле эшләүче зур бер оешма булып танылу ала. Бирегә татфак студентлары гына түгел, шул ук журналистика, биология, тарих, ВМК кебек факультетлардан вәкилләр йөри. “Әллүки”гә хәтта беренче карашка шигърият белән һич тә бәйләп булмаган юрфак белән экономфак студентлары да килә башлый. КДУның 11нче катына башка уку йортларыннан булачак педагоглар, агроном-икътисадчылар, техник ияләре дә җыела. “Әллүки” белән бергә әлеге дә баягы шул “яңа буын”чылар республика күләмендә таныла башлый. Шушы 9 ел вакыт эчендә “әллүкиче”ләрне Казанда һәм төрле шәһәр-районнарда узучы әдәби-мәдәни чараларга катнашырга чакыралар, башкалабызда оештырылган барлык диярлек иҗат кичәләрендә безнекеләр көтелгән кунакка әверелә. Шул ук егетләр һәм кызлар университетта бердәнбер татар газетасы – “Тәрәзә”не чыгара башлый, беренче иҗади тәҗрибәләре дә әлеге мең тиражлык матбугат чарасы битләрендә дөнья күрә. Кыскасы, “яңа буын”чылар үзләре дә, аларның фанатлары да “Әллүки”дә танылу алуларын, канат чыгаруларын һәрчак истә тотсыннар иде.

Берләшмә оешып бер-ике ел узгач та, “Әллүки” шигырь җене кагылган студентлар арасында “Шигъри Сабантуй” бәйгесен оештыра башлый. Беренче ике елда башкала студентлары гына катнашкан конкурс соңрак Идел-Урал буе төбәге статусын ала, аның беренче җиңүчесе дә Башкортстаннан килгән Алинә Хөсәенова була. Эльвира үз язмасында ялгыша: конкурс безнең университетка гына түгел, республикабызның башка уку йортлары өчен дә үрнәк булган, тел шартлатырлык дәрәҗәгә ирешкән бәйгегә, чын-чынлап Сабан туена әверелде. Әйе, соңгы ике-өч ел эчендә дәрәҗәсе төште, мин моны таныйм. Шәхсән үзем моның сәбәбен аның алыштыргысыз оештыручысы һәм рухи әйдәманы Ленар Шәехның укуын тәмамлавы, җитәкчелекне башкалар кулына тапшыруы белән аңлатам. Ничектер Язучылар берлеге белән дә элемтә югалды, Г.Гыйльманов та безнекеләргә суынды. Димәк ки, Э.Фатыйхова белән бер генә нәрсәдә килешәм: “андый кичәләрне зуррак масштабта уздыру кирәк”. Ләкин… Ярдәм булса, рәхим итегез, без сезгә шундый кичә оештырган булыр идек. Факультет казнасыннан көчкә чыгарылган бер мең сумга әллә ни майтарып булмый шул. Ярый әле шул ук Ленарыбыз тырышлыгы белән китап нәшриятыннан олуг бүләкләр (ә студентка, җитмәсә, иҗади кешегә том-том китаплардан да зуррак бүләк булу мөмкин микән?) алдык. Күптәнге дустыбыз “Сәләт” тә ярдәменнән ташламады безне. Бик зур рәхмәт аларга.

Гомумән алганда, шигъри атнабыз вакыйгаларга бик бай булды. Факультетыбызга “Казан утлары” журналы вәкилләре килү зур бер бәйрәмгә әверелде. Рәдиф Гаташның йөрәк түреннән агылган шигърият авазларын ишеткәч тә тәннәрем чымырдап куйды. Ә инде икенче көнне шигырь тәнкыйте кичәсе (“Тәнкыйть – кирәкле шәйдер”) гаять каршылыклы фикерләргә килеп чыгуга сәбәпче булды. Остаханә форматында оештырылган чарага экспертлар булып Тәлгать Галиуллин белән Ренат Харис чакырылган иде. Шунысы шатландырды, безнең студентлар олуг галим һәм шагыйрьнең кубызына биергә ашыкмады: үз фикерләре белән шул ук “яңа буын”чыларның шигырьләрен анализлауга корылган чыгышларында остазларны да бәреп салды. Әлбәттә, чакырылган кунакларның тәнкыйди фикерләре яшь шагыйрь-шагыйрәләргә иҗади үсештә файда буласына шигем юк. Өченче көн исә сәнгатьле уку конкурсы белән бәйле иде. Шушындый чара уздыру теләге күптән бар иде үземдә. Чөнки, кызганычка, сәнгатьле, зәвыклы итеп укый белү культурасы бөтенләй юк. Үз шигырьләрен дә укый, халыкка җиткерә белми яшьләребез, һаман кемгәдер иярү, үз стиле-интонациясе булмау күңелләрне сыкрата. Бу чара да яхшы гына килеп чыкты дип уйлыйм. Шул ук көнне кичен студентларыбызның тулай торагында менә дигән итеп яшь шагыйрьләр белән кичә оештырдык, дискәтүккә дә вакыт калды. “Шигъри Сабантуй” турында әйттем бугай инде. Җомга көнне исә атналыкка нәтиҗәләр ясадык.

Кызганыч, масштаблылык ягыннан кимчелекләр булмады түгел. Эльвира бүген шагыйрьләр сәгатьләп арта дип белдерсә дә, шигърияткә мәхәббәт бары тик шул өлкәдә кайнаучылар өчен генә кирәк. Хәер, аларының да күпчелеге кушканны үтәү белән генә чикләнә. Хәтта шул ук факультетта укытучы мөгаллимнәребезгә дә кирәкмәде әлеге чара: әллә махсус чакырганны көттеләр, әллә дөнья мәшәкате муеннан…

Айгөл Закирова турындагы фикерең белән дә килешмим, Эльвира. “Күпме татфак студентының борынына чиртте бит беренче курс кызы”, – дип язасың син. Конкурс-бәйгеләр шуның өчен дә оештырылмыймы соң инде? Татфак уздыра икән, татфаклылар гына җиңә дигән сүз булырга да тиеш түгел. Бездә Башкортстаннан килүчеләр дә җиңде, Алабуга, студентлары да призлы урыннар яулады, юрфак егете дә беренче урынга чыкты. Шагыйрьлек нинди факультетта укуыңнан гына торадыр дип уйламыйм. Айгөл, чыннан да, булдырды, сәләте һәм каләме бар! Йолдызланып кына китмәсен. Бәлки журфакка кереп ялгышкандыр да…

Бер нәрсәне генә аңламадым: “мөгез” дигән сүзне нинди мәгънәдә кулланды икән Эльвира? Декабрь аенда Сабантуй уздыру мөгезме? Әллә соң шушындый зур атналык уздырып та, чараларга йөргән студентларның азлыгы мөгез булып күрендеме икән? Әллә соң автор “мөгез” сүзе астында безне яклау-мактау-күтәрү мәгънәләрен күз алдында тотамы? Аннары, Эльвира, “татар филологиясе бүлеге” түгел. Без тулы хокуклы бер факультет. Менә шулай тәкрарлый-тәкрарлый, мескенләнә, зарлана торгач, болай да бүлек дәрәҗәсенә төшеп барабыз инде.

Язасы сүзләрем күп тә, болай да озынга китте. Шагыйрь түгел шул мин, фикеремне кыска гына итеп белдерә алмыйм. Ләкин шигырьне барыбер яратам.

Радик САБИРОВ

Комментарии