- 20.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №2 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мәгариф өлкәсеннән милли-төбәк компонентын юкка чыгаручы 309нчы федераль закон татар белән рус арасында кайнар бәхәсләр тудырды. 14 гыйнварда Казан дәүләт университеты китапханәсендә Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге үткәргән «Татарстан – 2009» симпозиумы иң киеренке темага — милли мәсьәләләргә багышланган иде.
Биредә татар-рус каршылыгы турында ачыктан-ачык сөйләшенде. Татарлар башка халыклар белән, башлыча, руслар белән бер хокукка ия булырга тиешлеген сөйләсә, руслар да моңа каршы аңлатмалар белән үзләренең хәлен яхшылардан булмауны, рус мәктәпләре санаулы булуын искә төшерде. Чыгышлардан соң, урыннардан торып куллар белән ишарәләп белдерелгән каршы фикерләр һәрдаим яңгырап торды. Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: «Безне русларның татар телен өйрәнүләре бик аз кызыксындыра. Менә татарлар үз телләрен өйрәнә алырмы — безне борчыган мәсьәлә әнә шул», — дип белдерде.
Русиядә бүгенге рус булмаган халыкларга кагылган иң киеренке мәсьәләгә төпченеп анализ бирүче Фәндәс әфәнде Русиянең милли мәгариф өлкәсендә алып барыла торган сәясәтендә 2 куркыныч фактор күрә. Ул да булса телле диктат һәм шуңа бәйле үсеш алучы каршылыклар. «Кызганыч, рус булмаган халыкларның телләренә карата киң масштаблы басым бара. Бу 309 законнан башлангыч алды, — дип белдерде ул. — Әлеге закон нигезендә булдырылган яңа стандартлар безнең мәнфәгатьләргә ни дәрәҗәдә туры килә? Нинди генә ялтыравык астында күрсәтелүче вариантлар китерелмәсен, берсе дә кабул итәрлек түгел».
ДҮРТ СЫЙНЫФЛЫК — ЯЛТЫРАВЫКЛЫ ХӘЙЛӘ!
Без бу закон хакында күп нәрсә белсәк тә, аның башлангычы, мәгънәсе, максаты һәм иң мөһиме: негатив нәтиҗәләргә китерәчәге җәмәгатьчелек фикереннән яшерелеп килә.
— 1-4 сыйныфларга кадәр туган тел укытылса да, моның белән килешү Русия җәмгыятен тулы сыйфатлы булмаган икенче сортлы милләтләр категориясенә тиңли, — ди Фәндәс Сафиуллин. — Шулай ук 4 сыйныфлык стандартларда үз туган мәдәниятеңне, тарих, әдәбият, традиция һәм йолаларны укыту каралмаган. Алар бөтенләй юкка чыгарыла.
Әлеге ялтыравыклы 4 сыйныфлык вариант безнең мәгариф министрына һәм башка чиновникларга бик ошады. Ләкин алар закон көченә ия түгел. Ничек кенә матур күренмәсеннәр, законга каршы киләләр. Чөнки базалы 309нчы закон бернинди вариантларны да кабул итми, милли компонентны 100% юкка чыгара. Мәгариф министрлыгы яки хөкүмәт булдырган вариант 309нчы законны бетерү көченә ия түгел. Чөнки федераль законда төрле вариантлар нигезендә үзгәрешләр кертү каралмаган. Төрле документлар, вариантлар тәкъдим итү бер хәйлә булып тора. Игътибарны читкә этәрер өчен бер фокус кына ул. Һәм теләсә кайсы вакытта прокурорның протестыннан соң әлеге вариантлар алып ташланырга мөмкин. Чөнки 309нчы федераль закон яшәгәндә, милли мәгариф бернинди конституцион юл белән дә саклана алмый.
ДҮРТ СЫЙНЫФЛЫК — КЕМ ИДЕЯСЕ?
Фәндәс Сафиуллин залда утыручылар игътибарын тагын да җәлеп итәрлек тарихи вакыйгаларга басым ясап, аннан сабак алырга өндәде. Мәсәлән, аның фикеренчә, 4 класслык укыту системасы идеясе яулап алынган халыклар өчен безнең илдә булдырылган ташлама түгел. Аңа сокланырга кирәкми. Беренче тапкыр 4 класслык укытуга рөхсәт бирү – фашистик Германиядә башлана. Гитлерның көнчыгыш җирләрне колонияләштерүгә юнәлгән генераль планында икенче сортлы халыкларга милли мәгарифен башлангыч сыйныф белән чикләү таләп итү каралган була. План «Ost» («Көнчыгыш») дип аталган. Аның фрагментлары, үзгәрешләр, өстәмәләр һәм сылтамалардан кала, тулы тексты сакланмаган. Әлеге план СССР белән сугыш башланганда булдырыла һәм 1941 елның 15 июлендә раслана. Аның төп авторларының берсе рейхсфюрер СС Гиммлер була. Аңа кадәр ул 1940 елның 25 маенда Гитлер өчен көнчыгыш җирләрен яулау өчен мөрәҗәгать яза. Анда бик кызыклы сүзләр әйтелә: «Көнчыгыш җирләрендә яшәүче немец булмаган халыкларда югары сыйныфлар булырга тиеш түгел. Ә 4 класслы халык мәктәбе булу да бик җитеп тора». Ягъни Русиянең бүгенге милли мәгариф өлкәсендәге сәясәте нәкъ менә фашистик Германия алып барганга туры килә.
Гитлер яза: «Аларга (немец булмаган халыкларга) мәктәпләрне калдырырга кирәк. Ләкин аларда юл-транспорт билгеләрен өйрәнүдән кала бернинди укыту да каралырга тиеш түгел. Әгәр немец булмаган халыклар бераз укый һәм язарга өйрәнсә, бик җитә калачак».
ТАТАРДАН ЭТ ЯСАМАКЧЫЛАР?
– Бу хаталы юлны безгә дә кабатларга кирәкми бит инде! Русия – күпмилләтле дәүләт. Конституция һәм башка бик күп законнар нигезендә безнең миллилек сакланырга тиеш. Шул ук вакытта бу хокукларны кире кагучы законнар да чыгарыла. Һәм ике каршылыклы мәсьәләдән нинди юл белән чыгарга, безгә ничек яшәргә кирәк? — дип мөрәҗәгать итте Фәндәс әфәнде. – Сүз уңаеннан, совет физиологы Иван Павлов этләргә ике каршылыклы рефлекстан торган сынау үткәргән. Татлы ризыкка һәм кабынып китү вакытында электр тогы дөпелдәтер өчен ике рефлекс булдырганнар. Кыңгырау чылтырый, этләр аш ризыгына йөгерә, аннан ток суга. Этләр шундук качарга дип урын эзли. Әгәр сигналларны якынайтсак, нишләрләр, дип уйлый физиологлар. Этләрдә стресс, борчылу башланган. Аннан берләштерергә уйлаганнар. Нәтиҗәдә, нервылары какшап, этләр акылдан шашкан. Бу сынау бер тапкыр гына үткәрелгән. Без, татарлар, гел шундый каршылыклы факторлар эчендә яшибез. Безне акылдан шаштырырга телиләрме? Әллә бу сәясәтне алып баручылар үзләре үк акылларында түгелме?
«ДУРЬ И БРЕД» ЯКИ ГИТЛЕР СӘЯСӘТЕ…
«Моннан тагын бер сорау калкып чыга. Бу илдә кем идарә итә? Безнең хәзерге һәм аңа кадәрге Президентның милли сәясәткә карата позициясе ачык булуын күрсәтә. 2002 елның 30 августында Путин: «Полная дурь и бред, если кто-то запрещает многонациональной стране изучать родной язык или препятсвовать этому. Россия – это сосредоточение культурно-языкогого богатства, которого в мире нигде нет». Медведев та соңгы ике рәсми мөрәҗәгатендә моны раслады, — ди Фәндәс Сафиуллин. — Ничек килеп чыга соң? Шушы «дурь и бред» дәүләт статусын алдымы? Милли 4 класслы мәктәпләрме? Президент, хакимият, Дума түгел. Кемнеңдер «дурь и бред»ы идарә итә түгелме? Кая аның башлангычы? Эзләнә торгач, таптым. Алар күп һәм тамырлары тирән». Фәндәс Сафиуллин 100 ел элек мәгариф министрының сүзләрен дә китерде, фикерләрнең бүген дә ачык чагылуын, 2005 елда «Русская доктрина» китабының грек утрауларының берсендә презентациясе булуын искә алды. Бу болай гына Русиядән читтә узмаган, бигрәк тә 500 данә белән генә нәшер ителү күп сораулар тудыра. Бәлкем, Русиядә презентацияләнсә бәхәсләр чыгарыр дип курыкканнардыр, ләкин соңыннан бу китап хуплаулар да тапты. Иң кызыгы шул: биредә 309нчы законның асылын белдерүче доктрина ята. Менә сиңа рус доктринасы, менә милли дәүләт сәясәте.
— 309нчы закон — антихалыклар законы. Менә Ерак Көнчыгыштан алып Уралга кадәр мәктәпләр кытай телендә генә укытылса, руска ярдәмгә кем килер? Шуңа да бу татарның гына проблемасы түгел, русныкы да, — ди җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин. Шуңа да карамастан ахырдан рус милләте вәкилләре төрле каршылыклы фикерләр белдереп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуны хуп күрде.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии