- 19.12.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №51 (20 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕГӘ КӨН ЮК?
Безнең Буа шәһәрендә бер мәдрәсә бар. Белә-белгәннән бирле ул бер ташландык хәлдә иде, ремонт та күргәне булмады. Моннан биш ел тирәсе элек бирегә Рәшит хәзрәт Маликов исемле егетне җитәкче итеп кайтарып куйдылар. Ул бик тырышып эшләде, мәдрәсәне яхшыртты, иганәчеләр табып, идәненә матур келәмнәр җәйдерде, китапханә ясатты. Районыбызда техникум да, медицина училищесы да бар. Анда укучылар өчен дип, махсус пансионат булдырды. Яшьләр шул пансионатта торып, көндез техникумда укыды, кич белән мәдрәсәдә белем алды. Рәшит хәзрәт җитәкче булып килгәнче, мәдрәсә җир белән күк арасында эленеп тора иде, ул аны «җиргә утыртты». Җиргә утыртуы – документ эшләрен башкарып чыкты. Быел яңа мәдрәсә дә салдыра башлады, беренче катын ясап бетерделәр инде. Бу эшләрне башкарганда ул мөфтияттән акча сорамады, үз тырышлыгы белән, иганәчеләр ярдәме белән башкарып чыкты. Менә шулай биш ел тирәсе матур гына эшләгән иде.
Бездә Илмир Хәсәнов исемле мөхтәсиб бар. Халык арасында күптәннән сүз таралган иде: янәсе, ул Рәшит хәзрәткә бер-ике елдан бирле теш кайрап йөри… Быел морадына иреште: Рәшит хәзрәт Маликовны эштән чыгарып, мәдрәсәнең директоры булды. Хәзер Хәсәнов Буаның Госман мәчетендә имам да, район буенча мөхтәсиб тә, мәдрәсәне дә җитәкли, хаҗлар буенча да ул шөгыльләнә, үзенең шәхси бизнесы да бар: бөтен әйберне бер кулга җыя. Бөтен мәчетләрдә дә аның туганнары, дуслары утыра. Биш төрле вазыйфаны ничек алып барырга җыена икән? Безне – Буада яшәүче мөселманнарны бик борчыган ике сорау бар: Рәшит Маликовны ни сәбәпле мәдрәсәдән эшеннән чыгардылар? Ул хәзер нәрсә белән шөгыльләнәчәк?
Факия ХӘСӘНОВА,
Буа шәһәре
Соравыгызга Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәткәре Резеда Закирова җавап бирә:
– Рәшит хәзрәткә бик җитди бер проект, фәнни эш йөкләнде. Ул Татарстанда Ислам тарихы буенча дәреслек әзерли. Берьюлы шундый җитди фәнни эшне дә әзерләү һәм мәдрәсә белән дә җитәкчелек итү бик авыр. Шуңа күрә ул ректорлыгын калдырырга булды. Әмма мәдрәсәне бөтенләй үк ташлап бетермәде, хәзерге вакытта ул анда укытуын дәвам итә. Шуңа күрә уку йорты Рәшит хәзрәтсез калды, дип борчылмасыннар.
ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫННАН ЗАРЛАНУ
Безнең авыл бик кечкенә – анда нибары 12 пенсионер яши. Күптән түгел кичке якта ут сүнде. Ничек кирәк, шулай җыенып, ул төнне йокларга яттык. Икенче көнне иртә белән авыл җирлеге башлыгына шалтыраттык. «Ут бетте», – дибез. «Мин сезгә электрик түгел, электрикка шалтыратыгыз», – ди. Авыл халкыннан кабул ителгән мөрәҗәгать белән эшләми бит алар – бу мөрәҗәгатьне җирлек башлыгы ясарга тиеш. Безнең шалтыратуга җирлек башлыгының җавабы шушындый булырга тиеш идеме? Проблема бу гына түгел. Үзара салым дип, узган ел авыл халкыннан берәр мең сум акча җыйдылар. Күперебез бик начар хәлдә иде, аны рәтләмичә, авылга яз-көз кереп тә булмый. Авыл халкы бик өметләнде, яңа күпер салу өчен тотарлар, дип уйладык. Күпернең ике ягына балчык сылап куйдылар да, шуның белән эшләре бетте. Быел тагын референдум ясап, кабат күпер өчен акча җыялар. Без һаман-һаман акча биреп тора алмыйбыз – күбебезнең пенсиясе сигез мең сум гына. Бер төзекләндергәч, аны озаграк торырлык итеп тә эшләп булгандыр?..
Апсабаш авылы пенсионерлары,
Биектау районы
Сезнең зарлы мөрәҗәгатегез буенча авылыгыз кергән Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Равил Рәкыйп улына шалтыраттык:
– Алар миңа: «Ут юк», – дип шалтыраткан көнне мин Казанда идем. Шуңа күрә шунда ук ачыклап булмады, соңрак ачыкладым, электрикларга хәбәр иттек, бер линия зарарланган булган, килеп ремонтладылар. Үзара салым акчасына килгәндә, Апсабаш буенча чишмәләрне төзекләндерү эше башкарылсын, дип ихтыяр белдергәннәр иде, шул эшләрне башкардык. Ә күперне үткән елны төзекләндергән идек: вак ташлар салып, торбалар куеп… Көчебездән килгәнчә башкардык без аны, әмма «капитально» ясап куяр өчен, анда зур акчалар кирәк. Быел җәй яңгырлар күп яуганга, күпернең кырыйлары яңадан җимерелә башлады. Көн үзәгендә тора торган мәсьәлә икәнен аңлыйм, иң мөһиме – аның торбалары бар, плитәләрен дә кайтартып куйдык. 2018нче елда үзара салым акчасына бу күперне төзекләндерергә дигән карар чыгардык. Үзара салым акчасын беркемнән дә мәҗбүри җыйганыбыз юк, биргәннәр үзләре бирә, бирмәгәннәрнең – шәһәрдәге балалары. Бу авылда минем әнием дә яшәп ята, шуңа күрә дә Апсабашка битараф түгелмен. Минем туган авылым ул. Әмма күперне эшләп чыгарга бик күп чыгымнар – 500 мең сум акча кирәк, ә үзара салымнан күп дигәндә илле мең сум акча җыелыр инде. Киләчәктә күпер булдыру турында хыялланабыз, без аны ел саен төзекләндереп торабыз, борчылмасыннар. Ул авылга юлны беркайчан да бетермибез, – дип җавап бирде ул.
«ТӨНЛӘ ЙОКЛАТМЫЙЛАР»
Кызыбыз Азнакай шәһәрендә яши. Шуларның өске катта яшәүче күршеләре фатирын тәүлеклек арендага бирә. Анда төннәр буе нәрсәләр булганын үзегез күз алдына китерәсездер инде… Фахишәлек, эчүчелек, тәртипсезлек, шау-шу. Закон буенча төнге 11дән иртәнге 7гә кадәр тавышланырга ярамый, тынычлык булырга тиеш. Аны белгән дә кеше юк. Участок полициясе белән дә эшләп карадык, ул да тәртип сала алмады. Сорау шундый. Закон буенча йорт хуҗасы үзенең фатирын тәүлеклек арендага бирә аламы, юкмы? Мондый закон бармы? Безгә кая барырга – бернинди тынычлык калмады, балалар да йоклый алмый.
Илгиз ШАКИРҖАНОВ,
Азнакай районы, Урманай авылы
Сезнең соравыгызга җавап табу өчен Азнакай районы прокуроры Илшат Нәҗмиевка шалтыраттык.
– Аренда түгел, торак наймы дип атала ул. Әлбәттә, фатир хуҗасы салым инспекциясенә хәбәр итә һәм аның кеременә салым салына икән, ул аны яшәү өчен бирә ала. Әмма бүтән максатларда ул бу фатирны кешегә тапшыра алмый. Бары тик яшәү өчен генә. Тәүлеклеккә бирү дөрес буламы – юкмы, аны ачыкларга, тикшерергә кирәк. Илгиз Шакирҗанов үзе минем янга килсен, проблеманы хәл итү юлларын эзләрбез, – диде прокурор.
ЯРДӘМ КУЛЫН СУЗДЫ
Миңа 78 яшь. Узган атнада Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсенә аптекага барган идем. Урамнан атлаганда аякларым тотмый башлады да, егылдым. Яныма берничә кеше чабып килде: егерме яшьлек бер кыз күтәреп торгызды, 11-12 яшьлек малай да чабып килде дә, «Әйдәгез, мин сезгә булышам», – ди. Ул малай үзе Денис Вәлитҗанов исемле, Казанда кадет мәктәбендә укый, Арчаның Чулпан станциясенә кадәр кайта икән. Бу бала мине ташламады, такси яллап, өемә кадәр кайтарып җибәрде. Миңа булышканы үзенә меңе белән кайтсын, бик зур рәхмәтләремне җиткерәм, бик кешелекле бала икән!
Мөхәйнинә ГОМӘРОВА,
Биектау районы, Яңа Бөреле авылы
ҖИТӘКЧЕНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ…
Мин «Татэнерго» системасында – авылыбызның подстанциясендә 25 ел эшләп чыктым. Мин эшли башлаган чорда ул әле яңа гына төзелгән иде. Бөтен әйберне кул белән башкарасы, ул вакытта автоматика дигәннәренең әсәре дә юк: 63әр килограммлы приводларны кул белән күтәреп куя идек. Әйе, эшебез бик авыр булды. Менә тиздән безнең бәйрәм җитә. 22нче декабрьдә электриклар көнен билгеләп узалар. Әмма шушында эшләп чыккан пенсионерларны искә алучы да юк, открытка булса да җибәрмиләр. Җитәкчелек безне санламый. Кешелексезлектер бу, кешелеклерәк булсалар, искә алырлар иде. Башка оешмалар бит пенсионерларның кадерен беләләр!
Әмма җитәкчеләрнең барысын бер калыпка саласым килми, аларның да төрлесе була. Безнең авылда Минзәлә районының ЮХИДИ башлыгы Якупов Альберт Азат улы яши. Бик акыллы, тәртипле бала ул. Эшеннән кайткач та авылны бер кат урап чыга – М-7 трассасында урнашкан бит безнең авыл. Күптән түгел бер карт кеше күпергә таянып тора икән. Килеп туктаган да хәлен сораган. «Кайтырга хәлем юк», – дигәч, машинасына утыртып, кайтарып куйган. Юлда очратса, болай гына узып китми, исәнләшә. Шундый җитәкчеләр дә бар арабызда.
Мәүлидә ГАЙСИНА,
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы
«УТНЫ СҮНДЕРӘЛӘР!»
Өйдә торбаларны җылыта торган су насосы тора. Ул электр энергиясе белән эшли. Шушы көннәрдә генә иртәнге тугыздан көндезге өчләргә кадәр утны сүндереп тора башладылар. Берничә көн инде шушы хәл. Насос эшләмәгәч, өй җылынмый, катып үлмәле суык. Бу ничек килеп чыга соң инде? Кыш уртасында хөкүмәт халыкны катырып үтермәкче микән әллә? Ни өчен утны сүндерәләр, нигә без салкын өйдә туңып утырырга тиеш?
Габделхәй АБДУЛЛИН,
Азнакай районы, Тымытык авылы.
Зарыгыз буенча Азнакай районы электр челтәрләре оешмасына шалтыраттык. Диспетчер Илнур Камалетдинов аңлатмасы:
– Безнең бу авылда пландагы эшләр бара. Ул бер ел алдан планлаштырылып куела. Подрядчылар килеп, баганаларны алмаштыралар, линияләрне яңарталар. Тымытык – зур авыл, урамнары берничә, ә линия уртак. Хәзерге вакытта бу авылда якынча 80 өйдә ут юк. Подрядчылар киләсе атналарда да эшләячәкләр әле, бүген-иртәгә генә бетми ул. Җылы көннәрдә утны сүндереп эшлибез дә, соңыннан, суыта башлагач, сүндереп тормаячакбыз.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Элемтә һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр эшли.
Безнең белән элемтәгә керү өчен Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, 89270390353 номерларына шалтырата аласыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии