- 19.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2015нче елның карлы, матур 4нче декабрь иртәсендә Зур Кукмара авылының «Ялкын» спорт сараенда авылыбызның легендар шәхесе, көрәшче, 14 ел рәттән Кукмара районының баш батыры калып, спорт мастеры исеменә ия булып «Ватаным Татарстан», Муса Җәлил призына лаек булган, Казанның Идел буе Сабан туе батыры дәрәҗәсенә ирешкән Русия чемпионы Нурсил Галиев призына 28нче тапкыр татарча көрәш үткәрелде. Нурсил Галиевка «Казанның 1000 еллыгы» медале тапшырылып, Хезмәт ветераны таныклыгы да бирелде.
Районыбызның һәр авылыннан килгән көрәшчеләр: 26 кгнан алып 75 кг һәм аннан да югары авырлыктагы үлчәү категорияләрендә бил алышты. Көрәш кискен, кызу темпта, кичке 5ләргә кадәр барып, үз авырлыгында батырлар билгеләнеп, аларга Мактау кәгазьләре, медальләр, бүләкләр тапшырылды. Аны бу призны үзе оештыручы Нурсил Галиев тапшырды, тәбрикләде, зур уңышлар теләде.
Нурсил Галиев бүгенге көндә Зур Кукмарада кече кызы Гөлшат, оныгы Сиринә белән матур гына гомер итәләр. Кызганыч, хатыны Сания яман авырудан вафат булды. Кызы Гөлшат яңа гына салынган мәдәният йортында методист, бик тә матур, моңлы итеп җырлый, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннар яулый.
Барлык авылдашлар исеменнән Нурсил Галиевка, аның балаларына сәламәтлек, имин тормыш, киләчәктә дә зур уңышлар теләп,
Нурислам ГАЛИЕВ,
матбугат ветераны.
Кукмара районы.
Комментарии