Татарлык кайда?

2012 елның 21 ноябрендә кич белән 1нче каналдан А.Малаховның «» тапшыруын карадым. Нишләптер соңгы көннәрдә шул тапшыруга «гашыйк» булдым әле. Бәлкем, бүтән күңелгә ошардай телетапшыруларюктыр, белмим… Алдан сөйләшеп куелган шоуга охшамаган. Ничек булса да, сюжетта төп геройлар артистлар түгел, ә чын-чынлап үзләренең проблемаларын ничек булса да чишәргә уйлаучылар бугай һәм анда кеше язмышлары, кайгылары чагыла. Кыскасы, кыю тапшыру дияр идем. Безнең «Татарстан-Яңа гасыр» каналына да әз-мәз генә булса да кыюланырга ярар иде. 1-2 көн элек шул ук каналны карап утырам, башланган иде инде. Төп геройлар үзебезнең татар-башкорт халкына охшаган. Баксаң, катнашучылар Уфа шәһәреннән икән, бүтәнчәрәк әйтсәк, Ислам динендәге кешеләр булып чыга.

Ә 21 ноябрьдә телетапшыру Казан-Апас татарларыбыз турында барды. Сюжет кыскача шуннан гыйбарәт: яшь пар өйләнешә, тик Илсөя ханым (яшь хатын) яратмыйча кияүгә чыккан икән. 5-6 айдан аерылырга уйлый, тик балага узган, аерылмый. Бала тугач, 1-2 яшь булгач, берүзе Мисырга ял итәргә китә. Кайткач, интернет аша Франциядә яшәүче ир-ат белән таныша һәм күп тә үтми анда китеп (аерылгач), аңа кияүгә чыга. Аның сүзе буенча, алар бергәләшеп әллә ничә Европа илендә булганнар. Илсөя үзенең ярын, мәхәббәтен тапкан икән.

Чибәр ханым Илсөянең шул «бәхеттән» башы әйләнгән булса кирәк. «Ул мине беркайчан да ташламый», – дип ярсый-ярсый сүз алып барды. Яшь булуына да карамастан, шундый оста оратор. Шул вакытта баланы элекке ире тәрбияләгән. Хәзер инде француз ире белән. Казаннан фатир алып, баланы «бүлешәләр». Телеэкранда бер-берсенә пычрак әйтүләр күп булды. Илсөянең анасы инде тагын да артыграк кыланды. Анасы керүгә үк йодрыклары белән элекке киявенә ташланды. Көч-хәл белән аралап алдылар. Йә Аллам! Ни булды соң безгә, кая барабыз, кая тәгәрибез? Мин анага да, кызга да карап шаккатып, оялып, кызарып утырдым. Әйтерсең лә мин дә шул телетапшырудакатнашам. Кайда соң безнең әхлак, сабырлык? Без бит Ислам динендәге халык. Кайда соң монда Ислам принциплары? Ә инде Илсөянең аерылган иренә килсәк, ул үзен яхшырак тотты. Гаеп ике якта да бардыр инде ул…

Үзебезнең халык өчен, милләт өчен оят, хурлык. Безгә бүтәнчәрәк кирәктер, бәлкем? Бөтен дөньяга яхшы якларыбызны күрсәтсәк, әйбәтрәк булыр иде, бәлкем. Бу тапшыруны «Безнең гәҗит» журналистлары караганнар дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз? Булган телетапшыру турында уй-фикерләрегезне беләсем килә.

Сезгә иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләп, Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Редакциядән: карадык. Монда урын тар, фикерләребезне интернет сәхифәбезгә куярбыз.

Татарлык кайда? , 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии