Европа цивилизациясе кая бара?

СССР таралганчы дөнья өч өлештән тора иде: көнбатыш, социалистик лагерь, дөнья илләре. Социалистик илләр юкка чыккач, башында Америка торган капиталистик илләр һәм дөнья илләре генә калды. Нишләп соң Совет цивилизациясе 74 ел гына яшәгән? Марксның «Крестьяннар илендә социализмны корып булмый», дигән сүзе бар. Русия бер феодаль ил иде. Крестьянны дәүләткә эшләтер өчен милицияләр, концлагерьлар, патша, генсек, Сталин кирәк булган. Коммунистлар социализмда кешеләрнең матди яктан тигезлеген булдырдылар, ләкин ул тигезлек – хәерчелектәге, бөтен нәрсәгә дефициттагы тигезлек иде. Шул тигезлек СССРда да, Кубада да, Кытайда да, Төньяк Кореяда да булды.
Крестьян психологиясе буенча ил башында патша яисә Сталин кебек генсек торырга тиеш – бер генә кеше. Русия халкының психологиясе хәзер дә шундыйрак, Русия белән хәзер дә 30 ел бер генә кеше идарә итә.
Идеологик яктан СССРдагы социализмны җимерергә өч нәрсә: Битлз музыкасы, джинс кием, Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ» китабы ярдәм итте. Бу китап көнбатышта миллионлаган тиражлар белән 100 телгә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таратылган иде.
Хәзерге заманга килгәндә, дөньяда иң зур һәм иң көчле цивилизация – ак тәнлеләрнең христиан цивилизациясе. Аларның бөтенесен дә Европа культурасы берләштерә. Бу цивилизацияне мин шартлы рәвештә ике өлешкә бүләр идем: көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләренә. Көнбатыш өлешенә АКШ һәм Көнбатыш Европа илләрен, ә көнчыгыш өлешенә Русияне кертер идем. Бу бүленеш Рим империясенең соңгы гасырлардагы бүленешенә охшый: Көнбатыш Рим империясе (башкаласы – Рим) һәм Көнчыгыш Рим империясе (башкаласы – Константинополь), башкача аның исеме Византия империясе булган. Ләкин һәр тарихи барышның туу, үсү һәм үлү заманы була. Менә хәзер дә христиан цивилизациясенең көнбатыш өлешенең (АКШ һәм Көнбатыш Европаның) сүнүе башлана кебегрәк. Монда ике чордан да тарихи аналогияләр китерергә була.
Борынгы Римда миллион кеше яшәгән. Читтән килгән кешеләргә Рим гражданлыгы һәм көн саен бушлай икмәк биргәннәр. Нәкъ шул кешеләр Римга каршы баш күтәреп, аны яндырып, империяне бетергән. Хәзерге Римга, Парижга, Лондонга кара тәнлеләр һәм гарәп мигрантлары рөхсәтсез килеп, хөкүмәт шунда ук аларга пособие һәм тору урыннары бирә. Аларның шактые эшләми, бер өлеше криминаль кәсеп белән шөгыльләнә. Урамдагы полиция белән бәрелешләр, автомобильләрне яндырулар да еш кына алар белән бәйле. Европа берлегенең чикләре берничек тә сакланмый. Теләсә кем көймәгә утырып Европага килә ала. Бу Көнбатыш Европаның киләчәктә юкка чыгуы галәмәтләре түгелме? Аннары борынгы Римдагы Неронның җенси әдәпсезлекләрен дә исәпкә алсак һәм хәзерге АКШта һәм Көнбатыш Европада җенесне алмаштыру операцияләренең модага кергәнен күреп, без нинди нәтиҗә ясый алабыз? Европалылар рәхәткә түзә алмыйлар. 
Америкада да охшаш процесслар бара. АКШка Көньяк Америкадан мигрантлар килә. Экономика үсми, кара тәнлеләр белән шәһәрләрдә чуалышлар бара. Американың дөньяга хәрби һәм сәяси тәэсире кими. Тимер юллары җимерелеп бара. Мексика белән чик ачык. Ил башында үлеп баручы карт утыра. Җенес алмаштыру уеннары АКШны да баскан. Америкалылар да рәхәткә түзә алмыйлар. Америкадагы белгечләр дә киләчәктә илдә гражданнар сугышы башлануын инкарь итми.
Минемчә, бу фактлар христиан цивилизациясенең көнбатыш өлеше (АКШ һәм Көнбатыш Европа) киләчәктә юкка чыгу ихтималына ишарәли. Аның урынын башка халыклар, башка дәүләтләр алыр.
Христиан цивилизациясенең көнчыгыш өлеше, ягъни Русия озаграк яшәячәк. Беркем дә Русияне сугыш ярдәмендә яулап алырга тырышмас. Русиядә халык саны үсмәү сәбәпле, аның хөкүмәте чит илләрдән (аеруча Азиядән) мигрантларны чакырачак. Шуның белән Русиянең халкы әкренләп урыслардан «урыс азиялеләр» милләтенә әйләнә башлар. Бу – яңа милләт туа дигән сүз. 
Р.Ф. МӨХӘМӘТДИНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии